Милли китапханә быел иң күп укылган татар әдәби китаплары исемлеге төзегән
Милли китапханә татар телендә матур әдәбият китапларыннан иң күп укылган 25 автордан торган исемлек төзегән. Исемлек 2026 елның гыйнвар-октябрь айларында Милли китапханәдә иң күп укылган китаплардан төзелгән. Исемлек Тукайдан һәм Әмирхан Еникидан башланган.
Игътибар итсәгез, исемлектә хәзерге заман авторлары өстенлек итә: 25 китапның 21е – соңгы дистә елларда иҗат ителгән заманча әсәрләр. Моны укучылар үз замандашларының тормышын, бүгенге көн проблемаларын яктырткан китапларга күбрәк тартыла дип аңларга буладыр. Шуңа да карамастан, классиканың тотрыклы урыны бар: исемлекнең иң югары баскычларын классиклар били (1 нче урында – Габдулла Тукай, 2 нче урында – Әмирхан Еники). Шулай ук Гадел Кутуй (15) һәм Фатих Әмирхан (19) әсәрләре дә укучылар тарафыннан даими сорала.
Әлеге исемлекне «Хатын-кызлар феномены» дип бәяләргә була. Чөнки авторларның күпчелеге хатын-кызлар (25 китапның 19ы).
Төп тематиканы карасак, иң популяр китапларның үзәгендә – гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, авыл тормышы һәм гыйбрәтле язмышлар. Бу китапханәләргә йөрүче һәм татарча китап укучы аудиториянең күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итүе белән бәйледер мөгаен.
Исемлек Тукайның шигырьләреннән кала тулысынча диярлек прозадан тора.
- Габдулла Тукай «Сайланма әсәрләр»
- Әмирхан Еники «Матурлык»
- Нәбирә Гыйматдинова «Гөлханым турында хикяәт»
- Дания Нәгыйм «Бөртекләп җыелган гомер»
- Галия Сафиуллина «Җырланмаган бәхет җыры»
- Зифа Кадыйрова «Язмышыңа язылганны»
- Әлфия Габдуллина «Кискен борылыш»
- Лилия Закирова «Язылмаган китап»
- Миңзифа Әхмәтшина «Шәүлегән»
- Мәдинә Маликова «Тылсым»
- Рифә Рахман «Татар кызы»
- Галия Сафиуллина «Заһидә»
- Алинә Хәбибуллина «Чәчләреңдә шомырт исе»
- Гүзәл Галләмова «Түз, йөрәк!»
- Гадел Кутуй «Тапшыырлмаган хатлар»
- Рәмзия Габделхакова «Канатсыз очыш»
- Айгөл Әхмәтгалиева «Кичке таң»
- Кәрим Кара «Ак күгәрчен, күк күгәрчен»
- Фатыйх Әмирхан «Хәят»
- Халисә Мөдәррисова «Сүзләр, йөзләр, эзләр»
- Равилә Шәйдуллина-Мурат «Тау башында бүре бар»
- Гөлсинә Галимуллина «Мәңгелек ярату»
- Зинаида Захарова «Бәхетем син минем»
- Марсель Гыйльфанов «Ялгыз тупыл сагышы»
- Динә Латыйпова «Мәк чәчәге»