news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Милли аяк киеме җитештерү традицион технологиясе башында торган Илдус Гайнетдинов вафат

news_top
Милли аяк киеме җитештерү традицион технологиясе башында торган Илдус Гайнетдинов вафат
фото: © ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Гамәли бизәлеш сәнгате рәссамы, дизайнер, татар милли аяк киеме һәм «күн мозаика» остасы, күннән милли эшләнмәләр җитештерүче данлыклы «Сәхтиян» оешмасын гамәлгә куйган рәссам Илдус Гайнетдинов вафат булган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Илдус Хаҗимулла улы Гайнетдиновның туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашып: «Илдус Хаҗимулла улының вафат булуы Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм аның талантын, хезмәт сөючәнлеген, халык традицияләрен саклау эшенә тугрылыгын белгән һәм кадерләгән һәркем өчен зур югалту. Аның якты истәлеге туганнары, якыннары, хезмәттәшләре һәм аның сәнгатен хөрмәт итүчеләрнең йөрәкләрендә мәңгегә сакланачак», – дип язган.

Илдус Гайнетдинов күнне сәнгатьле эшкәртү өлкәсендә тәүге профессиональ рәссамнарның берсе, аяк киемнәре һәм күн әйберләр буенча конструктор-технолог. Ул гамәлгә куйган «Сәхтиян» оешмасының соңгы казанышы - Россия Федерациясенең халык сәнгате һөнәрчелеге предприятиеләренең федераль исемлегенә кертелүе, бу әлеге исемлеккә кетелгән Татарстаннан беренче предприятие.

Илдус Гайнетдинов аяк киеме җитештерүнең традицион технологиясен торгызу башлангычында тора. Каюлы күннән хатын-кыз һәм ир-ат читекләре, туфлиләр, диван мендәрчекләре, йорт җиһазы тышлыклары, дивар паннолары, бүләк җыелмалары (читек, букча, янчык һәм портмоне) үрнәкләрен эшли.

Элек күнне тишү өчен кулланылган кылларны машина инәсе белән алыштырып, кулдан чигү технологиясен камилләштерүче авторларның берсе.

  • Илдус Хаҗимулла улы 1957 елның 5 августында Арча районы Яңасала авылында туа. 1983 елда «Күн эшләнмәләрнең инженер-конструкторы» белгечлеге буенча Мәскәү җиңел сәнәгать технология институтын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген ул 1977 елда Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсендә рәссам-модельер булып башлаган. Эшчәнлеген баш рәссам (1983–1986 еллар), баш инженер (1986–1987 еллар) булып дәвам итә һәм Арча милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе генераль директоры булып эшли (1987–1999 еллар); 1999 елдан Биектау районының Дөбъяз авылында урнашкан халык сәнгати кәсепчелеге предприятиесе статусындагы, күннән традицион технология белән кулдан эшләнмәләр җитештерүче «Экоскин» ҖЧҖ директоры. 2010 елда ул, төп эшчәнлек төрен саклап калып, «Сәхтиан» ҖЧҖ итеп үзгәртеп корыла — татар милли аяк киеме һәм «күн мозаика» халык кәсебе җитештерелә.
  • Предприятие эшләнмәләрен Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, «Казан» бию ансамбле, Россия Федерациясендә татарлар тупланып яши торган урыннардан фольклор коллективлары кия. Останың эшләре халыкара, бөтенроссия һәм төбәк күргәзмәләрендә һәм конкурсларында куелган, Татарстан һәм Санкт-Петербург музейларында саклана.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар