news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Милләтләр театрында Илгиз Зәйниев инсценировкасы буенча спектакль чыга

news_top
Милләтләр театрында Илгиз Зәйниев инсценировкасы буенча спектакль чыга
Фото: © Солтан Исхаков/архив

Мәскәүнең Милләтләр театры (Театр наций) Михаил Шолоховның «Тихий Дон» романы буенча спектакль чыгара - инсценировканы татар драматургы һәм Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев ясаган.

«Режиссер Мурат Абулкатинов белән өч ел эшләдек», – ди Илгиз Зәйниев. Спектакльнең куючы режиссеры Мурат Абулкатинов булса, куелышның сәнгать җитәкчесе – кытай режиссеры Моу Сэнь.

Премьера 27- 30 октябрь көннәрендә көтелә.

Спектакль 2 антракт белән 5 сәгать бара, диелгән театр сайтында. 800ләп персонаж булган роман өчен 5 сәгать күп тә түгелдер.

  • Михаил Шолохов – Иван Бунин һәм Борис Пастернактан соң Нобель премиясе алган өченче рус язучысы. «Тихий Дон» – Дон казаклары турында дүрт томнан торган роман-эпопея.
  • Илгиз Зәйниев өчен Милләтләр театры сәхнәсе ят түгел, биредә куелган «Хуҗа Насретдин» курчак спектакле Илгиз Зәйниев пьесасы буенча эшләнгән иде. Ул әле дә театр репертуарында.
  • Милләтләр театрының сәнгать җитәкчесе – Евгений Миронов.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар