«Милләт каршында аның йөзе ак»: Татар җәмәгатьчелеге Әхтәм Зариповны соңгы юлга озатты
19 июнь кичендә татарның күренекле шәхесе, гомере буе татар әдәбиятын һәм мәдәниятен пропагандалаган, татар артистларын кинотасмалар аша тарихка кертеп калдырган Әхтәм Зариповның вафаты турында хәбәр килде. Бүген татар җәмәгатьчелеге аны соңгы юлга озатты.
Артист, язучы, режиссер, эш, талант – хушлашу мәрасимендә бу сүзләр еш кабатланды. Әхтәм Зарипов шундый күпкырлы шәхес булган. Хушлашу мәрасименә, беренчеләрдән булып, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла килгән иде.
«Күпкырлы талант бер урында утыра алмый»
Рабит абый Батулла Әхтәм Зарипов белән бергә укыган, алар – «щепкинчылар». Беренче күрешү хатирәләрен яңартып алды.
«Щепкинчылар» сәнгатькә 63 ел хезмәт итте. Без кими барабыз инде. 1956 елда без аның белән Чаллыда пристаньда очраштык. Бер мәктәптән 3 кеше – Наил Дунаев, мин, Хәмзә Арсланов укырга кабул ителдек тә Мәскәүгә китеп барабыз. Ап-актан киенгән, эшләпәле бер кеше безнең белән исәнләште. Бу – Минзәлә театры артисты Әхтәм Зарипов иде. 1 ел артист булып эшләгән. Гастрольләрдә йөреп, кабул итү комиссияләренә килеп җитә алмаган. Безнең белән ияреп китәргә, тегендә баргач укырга керергә уйлый. Нинди тәвәккәл кеше булган. Бергә пароходта киттек. Профессор аны кабул итте, ләкин училищеда стипендия беткән иде. Аны ГИТИС стипендиясенә бирделәр, ул ГИТИС акчасына укып чыкты. Үҗәтлеге нәтиҗәсендә ул кабул ителде һәм әйбәт укыды. Ул өлгергән ир кеше иде, без ул вакытта 17 яшьлек малай-шалайлар идек әле. Бик күп укый иде, бөтен классиканы укып чыкты.
Ул бик характерлы, комик артист иде. Аның рольләре күп булмады, ләкин эпизод рольләрендә ул үзен мәңгеләштерде. Ул әле артист кына түгел, сценарист та, язучы да. режиссер да. Күпкырлы талант бер урында утыра алмый.
Кинәт кенә язучы булып китте. Романнар яза башлады. Романнары әйбәт. Талант йоклап яткан. Ул театр белгечләре дә яза алмаган иҗат портретлары язды. Күпкырлы талант тик ята алмый. Паралич суккач та, кул, аяк йөрмәгәндә дә акылы саф, сүзе, фикере ачык булды. Ул үлгәнче язды. Шундый талантлы шәхес. Авыр туфрагы җиңел булсын. Милләт каршында аның йөзе ак.
Кеше мәрхүм булгач кадере турында әйтәбез. Татар халкы аны тиешенчә кадерли алдымы икән?
Күп кешегә игътибар җитми. Ул эшли иде, тик исемнәргә, бүләкләргә исе китмәде. Талантлы кеше бүләк өчен эшләми – халык өчен эшли. Халык аның хезмәтен кабул итте. Бу – иң зур бүләк, – диде Рабит абый.
«Ул минем өлкән фикердәшем иде»
Ләбиб абый шунда ук аның турында: «Ул эш аты иде», – диде.
Артист, сценарист, режиссер булу өстенә ул әле язучы да иде. Язучылык сәләте ачылып китеп, бик күп хезмәтләр, әсәрләр язды. Романнар, повестьлар, шәхесләр турында истәлекләр язды. Авыру булуына карамастан, роман язуын дәвам итте. Романын язып бетерә алмады. Мин «Безнең мирас» журналында эшли башлагач, бик тагын да ешрак очраша башладык. Ул безнең актив авторга әйләнде. Мин аның бик эрудицияле һәм энциклопедик белемле булуын аңладым. Аның хәтере бик яхшы иде. Ул олпат артистларның барысы белән дә аралашкан, барысын да хәтерли.
Ул һәрвакыт театр турында уйлады. Бүгенге көндәге һәр спектакль турында хәбәрдар иде. Күбесенә барырга тырышты, сәламәтлек сәбәпле, кайберләренә бара алмады. Яңалыкка омтылу нияте белән эшләнгән эксперименталь спектакльләр куелганда да борчыла иде. Үз карашы, фикере булды, янып яшәде.
Язучылар берлеге юбилееннан (авт. – 22 майда булды) мин аны үзем кайтардым, бүлмәсенә кадәр кертеп куйдым. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, миңа шундый шәхесләр, остазлар белән аралашу мөмкинлеге бирә. Ул минем өлкән фикердәшем иде. Язганда туктап калсак, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек.
Аның балаларына – улына, аеруча кызы Зөлфиягә чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Алар ахыргача янында булдылар. Авырганда даими карадылар. Рәхмәт сезгә, – диде Ләбиб Лерон.
Әхтәм Зарипов бер улын җирләгән әти булган. «Улы вафатыннан соң әрнеде, янды. «Яраткан улым», – дип сөйли иде», – диде Ләбиб абый.
Ул арада мәрхүмнең җәсәде салынган машина мәчет янына килде. «Мәрҗани» мәчетендә ремонт эшләре барганга, хушлашу ишегалдында, капка артында түгел, ә урам якта булды. Мәрасимне Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт алып барды. Беренче чиратта сүз мәрхүмнең курсташлары Рабит Батулла, Әзһәр Шакиров һәм Равил Шәрәфиевкә бирелде.
Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров:
Ул бик тырыш кеше иде. Аның турында күп сөйләп була. Гомер буе эшләде дә эшләде. Ул – кеше өчен туган кеше. Бөтен хезмәтен милләтенә биреп, үзенең кем икәнен күрсәтергә тырыша. Татар кешесенә эшләү хас. Ул эшләүне иң зур максат итеп куйды. Без аны һәрвакыт зурлап искә алырбыз, – диде ул.
Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев:
Әхтәм белән бергә театр училищесын тәмамладык, барыбыз да артист булып театрга эшкә алындык. Әхтәм яшь булса да, театрга килеп керү белән, картларны уйный башлады. Рольләрен шәп уйный иде. Аннан кинәт кенә театрны ташлады да режиссурага күчте, үсеп китте. Бик күп эшләде. Бергә дә эшләдек. Мәрҗани мәчете янында әйтә алам: ул телевизион спектакльдә миннән хәтта Мәрҗанине уйнатты. Ул язучы да булды, бик күп нәрсәләр белән шөгыльләнде. Барысын да сөйләү бик озынга китә. Кыскасы, ул төрле яктан талантлы, булдыклы һәм тырыш кеше иде. Урыны җәннәттә булсын, – диде.
Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла:
Театрга бер килеп эләккән кеше мәңгегә шунда кала. Сәләте бармы, юкмы, ул театрга ябышып ята. Театрдан үз гаризасы белән киткән кеше бер Әхтәм Зарипов кына. Таланты чиктән ашкан артист иде. Кая китте? Радиога, телевидениегә, әдәбиятка китте. Менә шушы 4 мәйданда үзенең эшен эшләде. Урыны җәннәттә булсын, – диде.
«Бик тынгысыз, талантлы, татар җанлы кеше иде»
«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов бергә эшләгән елларны искә алды.
Әхтәм абый белән бергә эшләгәндә, мин яшь журналист идем. Әхтәм абый безнең телекомпанияне дер селкетә иде. Бер кешегә дә тынгылык бирмәде. Бервакыт килде дә: «Тукай турында спектакль төшерәм, менә сиңа бер роль, уйнарсың», – диде. Мин инде репетицияләр булыр дип уйлаган идем. Иртән керә дә: «Бүген төшерәбез. Син әзерме?» – ди. Мин әле рольне өйрәнмәдем, дим. «Өйрәнерсең, әле 3 сәгать бар», – диде. Анда шигырь дә бар иде.
«Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас,
Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас.
Кичә якты вә милли бер күңелдән
Бүген тычкан утыдай нур табылмас...»
Бу шигырь әле дә истә, чөнки мин аны 3 сәгатьтә өйрәндем. Кичен спектакль төшердек. Ул гел шулай иде. Һәрвакыт: «Егетләр, эшлибез, эшлибез», – дип торды. Вакыты юк иде. Бик тынгысыз, талантлы, татар җанлы кеше иде. Урыны оҗмахта булсын, – диде ул.
Әхтәм Зариповны 2018 елда Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алалар. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал сүзләренчә, 83 яшьтә анда алыну өчен, зур талант иясе булырга кирәк.
Татар мәдәнияте зур югалту кичерә. Талантлы кеше бар яктан да талантлы була, дигән сүзләр Әхтәм абыйга туры килә. Ул – артист та, режиссер да, язучы да. Гадәттә, берлеккә кандидат булса, беренче сорауларның берсе – ничә яшь. Гадәттә 60тан узса, олы яшьтә икән, шәрәфле әгъза итеп алыйк, дигән сүзләр була. Мин яшен түгел, талантын карау яклы үзем. Әхтәм абый әдәбиятка соңга калып килде дип әйтә алмыйм. Андый кешеләр, күрсәтмәсә дә, яшьтән яза. 83 яшьтә Язучылар берлегенә кабул итү өчен зур талант булу кирәк. Ул оптимист кеше иде. «Өмет булсын юлдашың» китабының исеме үк әйтеп тора. Берлекнең 90 еллык юбилее булды. Шөкер, ул катнашты, күрештек. Бу – зур югалту. Авыр туфрагы җиңел булсын, – дип сөйләде.
«Әхтәмнең тормышта калдырган эзе гаҗәп зур»
«Татарстан» телерадиокомпаниясенең директор урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтов мәрхүмне иң озак белүчеләрдән булуын әйтте.
Мин – аны иң озак белүчеләр рәтендә. Мин шуның белән бәхетле. Бер-беребезне еллар буе якын күрдек. Мин радиода 1961 елдан бирле, Әхтәм шул елларда килде. Җиңел сөякле. Йөгереп эшләде. Ул киләчәк өчен эшләгән икән. Телевидениеда эшләгән вакытта да: «Вакыт бар бит әле монда, акчасын аннары табарбыз, мин артистлар белән сөйләшермен», – ди иде. Бу – машинага бензин салырга да акча булмаган вакыт. Шул шартларда да спектакльләр эшләп калдырган. Зур романнарны радиоспектакль итеп калдырды. Алар хәзер дә тапшырыла. Без үлгәч тә булачак. Әхтәмнең тормышта калдырган эзе гаҗәп зур. Киләчәк буын тыңларлык, карарлык эшләре калды. Ул киләчәк гасырлар өчен эшләде. Эшкә җиңел алына, эшли иде. Дан һәм дәрәҗә. Урыны җәннәттә булсын, – диде ул.
Әсхәт абыйның да акча темасына бәйле истәлеге бар икән.
Элек спектакльләрне сәхнәдән түгел, ә телестудиядә яздыралар иде. Анда декорацияне кора идек. Мин ярдәм итеп йөргәндә, миңа: «Оптимист син, Әсхәт», – дип әйтә иде. Ул үзе дә оптимист булды. Спектакль өчен шулкадәр, дип, алдан сөйләшеп куя идек. Аннан: «Әхтәм абый, син әйткән акча булмады бит», – ди идем. «Ий, Әсхәт, гафу ит, кискәннәр», – дип әйтә иде. Бик таләпчән иде. Текстны белсәң, кушканын үтәсәң, рәхмәтле булды. Бәйрәмнәрдә гел шалтырата иде. Авыр туфрагы җиңел булсын, – диде.
«Әти, хуш!»
Соңыннан сүз Әхтәм Зариповның кызы, Тинчурин театры артисты Зөлфия Зариповага бирелде. Ул әтисе янына кызыл чәчәкләр салды да күз яшьләре аша хушлашты.
«Рәхмәт барыгызга да. Сүзсез хушлашу булмас өчен... Әти, хуш! Кичер безне», – диде.
2018 елда Әхтәм Зариповның беренче кичәсе 82 яшендә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында узган булган.
Мәрхүмнең якыннары, дуслары, хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!
- Әхтәм Исмәгъҗан улы Зарипов – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, актер, режиссер. 1935 елның 15 июлендә Башкортстанның Илеш районындагы Таҗи авылында туган. 1961-1972 елларда – Г.Камал исемендәге театрда артист. 1972 елдан – Казан телевидениесендә режиссер.1987-1992 елларда Казан телевидениесендә баш режиссер.