Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милләтләр мозаикасы: милли киемнәрдә тәңкәләр, каурый һәм солтан мөһере

Казанның «Халыклар дуслыгы йорты» оештырган «Милләтләр мозаикасы» фестивалендә төсләр һәм милләтләр палитрасыннан күзләр чагылырлык иде. «Татар-информ» хәбәрчесе төрле халыкларның милли киемнәре белән таныштыра.

news_top_970_100
Милләтләр мозаикасы: милли киемнәрдә тәңкәләр, каурый һәм солтан мөһере
Энҗе Габдуллина

 Ләйлә Фазлыева: «Эшлекле костюмга милли элемент кертүне беркем тыя алмый»

Татарстандагы милләтләрнең бердәмлеген беренче күмәк биюдән аңлап һәм тоеп булды. Мари, чуаш, удмурт, рус, татар һәм башка милләт биюләрен алар бергәләп башкардылар. Бу биюдә чыннан да халыкларның дуслыгы, көче чагыла. Татарстан Республикасының вице-премьеры Ләйлә Фазлыева да: «Милләтләр дуслыгы — республикабыз, илебез өчен иң мөһим әйберләрнең берсе. Без әлеге милләтара татулыкны саклап, киләсе буыннарга да тапшырырга тиешбез», — диде.

— Соңгы биш елда мода индустриясе этник мотивларга игътибар итә башлады. Дизайнерларның коллекцияләрендә төрле илләр, милләтләрнең образларын чагылдырган элементлар күрергә була. Заманча кешенең киемендә милли бизәкләр, орнаментлар булуы бик тә мөһим. Хәзер бигрәк тә стильләштерелгән киемнәр кияләр. Һәркем өчен милләт бик изге төшенчә. Мондый чаралар милли костюмнарны, милли бизәк, гореф-гадәтләрне популярлаштыру максатыннан үткәрелә, — диде ул.

Ләйлә Фазлыева чарага милли кием киеп килгән иде. Кызыл чапанга алтын төсендәге җеп белән милли орнамент төшерелгән, чапан исә билбау белән буып куелган. Үзенең образы турында ул: «Эшлекле стильдә бизәнү әйберләре минимум булырга тиеш. Тик эшлекле костюмга да милли элемент кертүне беркем тыя алмый», — диде.

Иске татар бистәсендәге Мәрҗани мәчете каршында зур концерт булса, Кабан күленә карап торган территориядә заманча, шул ук вакытта милли мотивлар белән эшләнелгән кием коллекцияләре халыкка тәкъдим ителде. Мисал өчен, әлеге фотоларда дизайнер Юлия Әхмәтҗанованың рус коды белән эшләнелгән коллекциясе.

Башкорт милли киеме: «Тәңкәләр кызның хәлле гаиләдән булуын аңлаткан»

«Халыклар дуслыгы йорты»нда төрле милләт вәкилләре берләшеп, үз ансамбльләрен булдыралар. Тумышлары белән Башкортстаннан булган, хәзерге көндә Казанда яшәүче саф башкортлар да «Ак тирәк» ансамбле белән чыгыш ясадылар. Үзләре бииләр дә, җырлыйлар да. Милли костюм һәм баш киемендәге тәңкәләрнең нәрсә аңлатуын алар үзләре сөйләде.

— Элек хатын-кыз озын күлмәктән булырга тиеш булган. Күлмәк өстеннән җилән кигәннәр. Аяклар күренмәскә, куллар ачык йөрмәскә тиеш. Күкрәкләргә, авырлы чакта корсакка күз тимәсен өчен, түшелдерекләр куйганнар. Кашмау — баш киеме. Элек хатын-кызлар озын толым йөрткәннәр. Шул толымнарга күз тимәсен өчен каплап куйганнар.

Түшелдерекләргә борынгы тәңкәләр, натураль коралл тегелгән, ә тукымасы — киндер. Шуңа күрә алар бик авыр. Йөртергә бик авыр булган өчен, милли киемнән алга таба түшелдерекләр төшеп кала һәм баш киемнәре яулыкка әйләнә.

Гомумән, киемдә, баш киемендә тәңкәләр бик күп. Алар кызның нинди гаиләдән булуын аңлатканнар. Мәсәлән, тәңкәләр күп һәм кыйммәтле икән, димәк, кыз кеше хәлле гаиләдән булган.

Ирләрнең баш киеме, гадәттә, кама (песец) җәнлегенең йоныннан эшләнелгән. Баш киеме түбәдә бераз калкурак булып тора — ул сикәлтәле Урал тауларын аңлата. Ирләрнең дә өстендә җилән (елән). Тездән озынрак җиләнне яшь егетләр, кияү буласы егетләр кия. Олы агайлар, бабайларныкы кыскарак була һәм алар билбау белән бәйләп куялар. Ирләрнең дә, хатын-кызларның да аягында читек. Ә бик борынгы заманнарда чабата кигәннәр, — дип аңлаттылар алар.

Көньяк Үзбәкстан милли киеме: каурый, киң чалбар һәм папаха

Хорезм бию костюмы кигән кызлар һәм папахалы егет фестивальнең башыннан азагына хәтле милли киемнәрен салмадылар. Хорезм — Үзбәкстан төбәге. Ташкентның үзеннән килеп укучы кызлар-егетләр үз гореф-гадәтләре белән кызыксынып яшиләр икән. Хорезм биюе үзбәкләрнең гадәти биюләреннән дәртлелеге белән аерылып тора.

Иң беренче күзгә ташланган деталь — ул кызларның баш киемендәге каурый. Каурый иң күзгә ташланган гына түгел, әлеге костюмның иң мөһим элементы да икән. Әлеге каурыйлар түбәтәй кебек баш киеменә кадап куелган. Шулай ук кызларның кулларында чыңгылдап торучы беләзекләр бар. Зур алкалар, ялтырап торучы муенсалар тагу да мөһим икән. Кызларның күлмәге төрле төстәге вельветтан һәм ак юка ефәктән эшләнгән.

Ир-атларның киемендә иң күзгә ташланганы, әлбәттә, папаха. Мондый папаханы, гадәттә, Үзбәкстанның көньяк өлешендә яшәүче ир-атлар кия, чөнки ул эсседән коткара икән. Үзбәк егетләренең өстендә чапан, яки башкача итеп әйтсәк, халат. Өс киеме озын һәм кыска була ала. Чапан ачылып китмәсен өчен аны билбау белән бәйләп куялар. Чапаннарның җәйгесе дә, кышкы калынрагы да була. Бию костюмындагы орнаментларны гадәти тормышта күреп булмый. Чөнки ирләр халатында бернинди дә бизәк булырга тиеш түгел икән.

Үзбәк ир-атлары киң чалбар һәм күн итек киеп йөрергә тиеш.

Чуаш милли киеме: хушпу, тухья һәм тәңкәләр

Татарстан территориясендә чуашлар элек-электән яшәгәннәр. Җирле чуаш апалары «Халыклар дуслыгы йорты»нда үзләренең «Сәлам» дигән җыр коллективын оештырып җибәргәннәр.

Хатын-кызларның бәйрәм киемендә ак төсләр өстенлек итә. Аяк-кулларны каплап торган күлмәк, ә өстеннән алъяпкыч киелә. Гадәти тормышта күлмәк шакмаклы тукымадан тегелә.

Чуаш киемендә ак, кызыл һәм сары төсләр өстенлек итә. Орнаментлар исә йорт, хуҗалык, кояш дигәнне аңлата икән.

Хатын-кызларның баш киеме хушпу дип, ә яшь кызларныкы тухья дип атала. Хушпуның түбәсе тигез, ә тухьяныкы очлырак булып тора. Хушпу һәм тухья астыннан сурбан бәйләгәннәр. Ул — салкыннан, кызудан саклый торган яулык. Баш киемендәге һәм түштәге тәңкәләр элек көмештән була һәм алар кызның байлыгын, нинди гаиләдән икәнен аңлата.

— Урак вакытларында да хатын-кызлар шундый киемнән йөргәннәр. Авырлыгына да, кызуына да карамаганнар. Әле тәңкәләр кояшта кыза да бит, — диләр «Сәлам» ансамбле солистлары.

Төркия милли киеме: «Бу күлмәкне кызлар хәзер туй көне алдыннан кияләр»

Туйшә — Казанга Төркиядән килеп укучы кызларның берсе. Аның өстендә заманында солтан кызлары кигән күлмәге.

— Әлеге костюмны Госман империясе заманында хан сараенда яшәүче хатын-кызлар — солтанның хатыннары, кызлары кигән. Хәзер бу күлмәкне кызлар туй көне алдыннан «Кына төне» үткәргәндә кияләр, — дип сөйләде Туйшә.

Төркиядәге «Кына төне» — милли туй йолаларында һәм гореф-гадәтләрендә мөһим чара. Ул кызның туган йорты белән саубуллашуы, аны кияүгә озату кичәсе буларак билгеләнеп үтелә. Бу вакыйга, гадәттә, кияү йортында уза.

Әлеге костюм күлмәктән, күлмәк өстеннән - юка тукымадан тегелгән чапаннан һәм баш киеме — түбәтәй белән фатадан тора. Төркия хатын-кызлары төрле бизәнү әйберләре тагарга яратулары белән дә билгеле. Иң мөһиме — муенса. Муенсада солтаннның мөһере төшкән ташлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100