Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милләт, киләчәк хакына: «Кызыл Ай» җәмгыятендә шәфкать туташы булган кызларыбыз

ХХ йөз башында татар хатын-кызлары хәрәкәтенең аяз күгендә кабатланмас йолдыз булып балкыган, халкыбызның данын тарих мәйданында, ерак илләрдә шаулаткан кызларыбыз бар.

news_top_970_100
Милләт, киләчәк хакына: «Кызыл Ай» җәмгыятендә шәфкать туташы булган кызларыбыз

Аларның исемнәрен олы хөрмәт белән атап үтәм: Чистайда туып үскән Өммегөлсем Камалова, Петербургтан Рокыя Юнусова, Ташкенттан Мәрьям Якупова, Ростовтан Мәрьям Поташева. Дүртесе дә Петербургтагы Хатын-кызлар югары курслары студентлары. Дүртесе дә Балкан сугышы вакытында төрек кардәшләребезгә үзләре теләп ярдәмгә баралар һәм «Һиляле Әхмәр» («Кызыл Ай») хәрби лазаретларында шәфкать туташлары булып эшлиләр.

Кызларның берсе — Гөлсем Камалова. Ул 1889 елда Чистайның Россия күләмендә мәшһүр ишаны, күренекле мәгърифәтче һәм II гильдия сәүдәгәр Мөхәммәтзакир Габделваһаб улы Камалов гаиләсендә туа. Закир Камалов 1882 елда үз акчасына Чистайда зур гына мәдрәсә сала һәм шул мәдрәсәнең 46 ел буе мөдәррисе булып хезмәт итә. Тырыш хезмәте өчен зур көмеш медаль белән бүләкләнсә дә, гомеренең соңгы елларында ачыктан-ачык татар халкы мәнфәгатьләре өчен көрәшкәне өчен хакимият тарафыннан эзәрлекләнүләргә дучар булган галим. Бу мәдрәсәдә укып белем алган Риза Фәхретдин, Фатих Кәрими, Гаяз Исхакый һ.б. исемнәрен генә атау да мәдрәсәнең тоткан юлын ачык аңлата төсле.

Гаиләдә туган 7 кызның һәм уллары Ибраһимның (ир баланың берсе сабый чакта үлә) искиткеч яхшы тәрбия һәм гыйлем алып үскәнлекләрен әйтеп китәм. Гаиләнең горурлыгы һәм әтисенең иң якын ярдәмчесе булган Ибраһимның (1876 елда туа) сеңелләре тормышына да уңай йогынтысы көчле була. Ул үзе башлангыч белемне әтисе мәдрәсәсендә алгач, 1902-1903 елларда Шәрык дөньясының иң мәшһүр уку йортларыннан саналган Әл-Әзһәр (Каһирә) универсиртетында укый. Әле 1899 елда ук аның фарсы телен өйрәнүчеләргә методик кулланмасы Казанда басылып чыга. Чистаңда аларның гарәп, фарсы, төрек, татар, рус һәм Көнбатыш классиклары әсәрләреннән торган бай китапханәләре була. Каһирәдә ул булачак дин галиме, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, публицист Муса Бигиев белән бергә укый. Алар дуслашалар һәм бу дуслыкның матур дәвамы булып Муса белән Ибраһимның сеңлесе Әсма-Галиянең 1905 елда никахлашып гаилә коруларын искә төшерик.

Сеңелләре Шәмсениса, Хәтимә, Гөлсемнәрне Ибраһим өйдә үзе укыта. Алар янына киләчәктә татар мәгарифенең гүзәл энҗеләре булачак Фатыйма-Фәридә Ваһапова-Нәүрузова, Мәрвәрит һәм Илһамия Туктаровалар кушылып белем алалар, гимназиягә хәзерләнәләр.

Гаиләдә төпчек кыз булган Гөлсем 1908 елда шул белемнәре нигезендә Казанның Котова (№ 3) гимназиясендә экстерн рәвештә уңышлы гына имтиханнар тапшырып, өлгергәнлек аттестаты ала. Нәкъ менә шушы чорда ягъни 1907 елда Петербургта хатын-кызлар өчен махсус Югары педагогия курслары ачылган була. Курслар институт программасы белән эшли һәм башлангыч мәктәпләр өчен укытучылар әзерли. Гөлсем Камалова үзенә физика-математика бүлеген сайлый. Кайсы елда кергәне төгәл билгеле түгел, әмма Төркиягә барганда (1912 елда) инде 4 курска күчкәнен исәпләсәк, ул укырга 1908 елда кергәндер, дип фаразларга мөмкинлек бар.

Петербургта бу чорда укучылар арасында татар яшьләре аз булмый һәм аларның илдә барган вакыйгаларда катнашулары да, иҗтимагый көрәшләргә тартылулары да мәгълүм. Казан губерна жандармерия идарәсе башлыгы Калининның Петербург охранкасына җибәргән донесениесендә мондый юллар бар. «Петербургта укучы мөселман яшьләре түгәрәкләргә оешалар икән… Барысы да мәгърифәтчелек аркылы мөселман яшьләрен милли азатлык рухында тәрбияләргә хыялланалар…»

Яшьтән үк татарның затлы зыялылары Хөсәен Ямашев, Гаяз Исхакый, Фоат Туктаровлар белән аралашып, азатлык идеяләрен тыңлап үскән Гөлсемнең бу алдынгы, милли җанлы яшьләр белән бер сафта булуы һич тә шик тудырмый. Яшьлеккә хас дәрт белән Төркиягә барулары да кардәш халыкка файдалы хезмәт итү теләгеннән чыккан хәл бит. Алай гына да түгел, Балкан сугышы вакытында рус матбугатында мөселманнарны кимсетү-хурлауларга каршы «День» газетасында басылган 45 мөселман яшьләре протестында Гөлсемнең дә имзасы бар. Текстның тәрҗемәсен Ф.Кәрими «Вакыт» газетасында бастырып чыгара.

Югарыда исемнәре аталган кызлар барысы да бер курста укучылар. Юлда барганда бер пароходта алар «Вакыт» газетасының нашире һәм мөхәррире Фатих Кәрими белән очрашалар. Бу очрашу аларның бәхетенә булган дип уйлыйм. Чөнки Ф.Кәрими Төркиядә аларга ярдәм итеп, безнеңчә әйтсәк, «күз-колак» булып йөрүне үз өстенә ала, Россия илчелегенә алып барып килүләрен дә рәсмиләштерә. Әлегә төрек телен камил белмәгән кызларны княгиня Елизавета Николаевна Оболенская эшләгән хастаханәгә билгелиләр. Татарның иң затлы зыялыларыннан булган Ф.Кәриминең кызларга күрсәткән хөрмәтле мөнәсәбәте Ислам дөньясында хатын-кызның нинди югарылыкта булырга тиешлеге үрнәген күрсәтү дә әле ул.

Кызларыбыз да сынатмый. «Истанбул мәктүпләре» дигән хезмәтендә Ф.Кәрими болай дип яза: «Хастаханә һәйәтләре вә табиблар безнең Русия мөселманнарыннан гаять разый вә мәмнүннәр. Аларның армый-талмый яхшы эшләүләренә исләре китәләр. Безнекеләр үз мәсърафлары (чыгымнары) илә килеп шулкадәр тырышып хезмәт итәләр»

Эшләгән өчен хезмәт хакы да алмыйча үз хисапларына яшәүләренә ис китәрлек. Чын мәгънәсендә олы йөрәклелек, шәфкатьлелекнең гүзәл чагылышы бит бу.

Кызлар шәфкать туташы булып эшләү белән генә чикләнмиләр, Төркиянең җәмәгать тормышында актив катнашалар һәм хәтта хатын-кызлар хәрәкәтен оештыруда башлап йөрүчеләр булалар. Фронтка ярдәм максатында хатыннар арасында иганә җыюга өндәп «Мөдәфәгаи миллия» («Милләтне саклау») оешмасына мөрәҗәгать белән чыгалар. Үзләрен сугыш мәйданына якын кыр лазаретларына җибәрүләрен сорыйлар. Аларның һәр чыгышы, һәр адымы төрекләр арасында соклану, яклау, хуплау белән каршылана. Төрле җәмгыятьләр аларны чакыралар, чыгыш ясауларын үтенәләр. Мисал өчен, 12 ноябрьдә «Шәкертләр җәмгыяте» чакыруы буенча оештырылган очрашуда «Петербургтан килгән Кәбир Бәкер, Шәриф Әхмәтҗан, Фатих Рәхимов һәм „Төрек йурды“ мөдире Йосыф әфәнде Акчура катнашты», — дип яза Ф.Кәрими.

Гөлсем биредә чыгыш ясап, Россиядәге уку тәртипләре, «мәгариф юлындагы хәрәкәт хакында мәгълүмат бирә». Гөлсем үзе төрек хатыннары җәмгыяте «Тәгаләи нисван»га баргач алган тәэсирләре хакында «Болар хакында һәммәсен язсам, диңгезләр кара, җир йөзе кәгазь булса да җитмәс… Ишектән без барып кергәч, һәммәсе аякка калыктылар вә алкышлап безне каршыладылар…» — дип яза..

1913 елның ноябрендә Истанбул университетында уздырылган җыенда 6 мең төрек хатын-кызлары алдында ясаган чыгышы, сөйләгән сүзләре бүгенге көндә дә кыйммәтле.

«Мин бу мөнбәргә сезгә вәгазь әйтү, акыл өйрәтү өчен менмәдем, — ди ул. — Бәлки сезгә Русиядәге миллионнарча туташ вә сеңелләребезнең сәламен ирештерү, мондагы хәсрәтләр өчен аларның да күзләре яшьле, калебләре канлы буларак, сезнең кайгыларыгызны уртаклашуларын белдерер өчен чыктым.

…Ханымнар! Бүген гайрәт вә тырышлык күрсәтә торган көнебездер. Тарихларда күренәдер ки — Ватан вә милләтнең хәле мөшкеллеккә төшкәч, аларны күп мәртәбәләр хамиятле ханымнар вә галиҗәнаб аналар коткарганнар. Без дә алардан үрнәк алыйк, гыйбрәтләник! Кулдан килгәнне эшлик вә киләчәк нәселләрнең ләгънәтләреннән котылыйк!»

Кайтыр көннәре якынлашкач, Ф.Кәрими кызларны мәчеткә алып барырга рөхсәт ала. Мәчеткә төрек солтаны җомга намазына йөри икән. Кызларны хөрмәтләп, солтан кулын күтәреп сәламли. Баш вәзир Мәхмүд Шәүкәт барысы белән кул биреп күрешә һәм «Мөселман хатын-кызларының зур калебле, галиҗәнаб икәнлеген сез гамәлдә күрсәттегез», — дип күп рәхмәтләр әйтә. Кызлар үзләре хакында иң матур тәэсирләр, гүзәл истәлекләр калдырып Төркия белән саубуллашалар. Тик Россиягә кайткач, аларны курслардан чыгаралар.

1913 елда Гөлсем Акчурин Абдулла Тимербулат улына кияүгә чыга һәм Гурьевкага килен булып төшә. Замандашлары аларның туйлары хакында газеталарда матур истәлекләр язып калдырганнар. Абдулла атаклы фабрикантлар нәселеннән. Яшьтән үк яхшы белем алу өстенә, сукно эшләп чыгару серләрен җентекләп өйрәнгән, максатчан егет була. Яшьләр бәхетле булганнар дип уйлыйк, чөнки аларның гаилә күген капларлык бер генә истәлек тә очратканым булмады. 1914 елны уллары Яхъя, 1915 елда кызлары Сафура туа. Октябрьдән соң ерак Петропавловск шәһәрендә 1920 елда тагын бер кызлары Шифа туа.

НЭП заманында алар Мәскәүдә, соңрак Ленинградта яшиләр. 30нчы еллар башында Абдулла репрессияләнә һәм ерак Себердә 1933 елда үлә. Кабере билгесез. Ире үлгәч, Гөлсем төрле эшләрдә эшли, балаларына белем алырга булыша. 1940 еллар ахырында Казанга кайтып, Бауман урамыңдагы бер йортта яши.

Олы уллары Яхъяның да реперссия корбаны булганын кичерергә тулы килгән әле аңа. Сафурасы шәфкать туташы буларак Бөек Ватан сугышында катнашып, Берлинга кадәр барып җитә. Казанга кайткач, медицина институтын тәмамлый һәм Лениногорск шәһәренең хастаханәсендә баш табиб булып эшләп, 1998 елда вафат була.

Шифа исемле кызлары сугыш вакытында Ленинградта кала һәм блокада кичерә, һөнәре буенча төзүче-инженер. Оренбург, Свердловск, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә эшли.

1957 елда халкыбызның сөекле, талантлы кызы Өммегөлсем Камалова-Акчурина мәңгелеккә күчә. Рухы шат булсын. Кабере татар зиратында.

Мәрьям Исмәгыйль кызы Якупова (1887-1971) Ташкент шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Шәһәрдәге татар мәктәбендә һәм рус кызлары гимназиясендә белем алгач, Петербургта ачылган Хатын-кызлар югары медицина курсларында укый. Истамбулдан Ташкентка кайта.

Ташкент акушерлык техникумында (1920-1927) һәм Үзбәк хатын-кызлары институтында укыта (1923 елдан). Шәһәр поликлиникасында табибә булып эшли. Гомере буена җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

1915 елда «Ил» газетасында басылып чыккан «Милли гимназия кирәк» дигән мәкаләсе бүген дә кыйммәтен югалтмаган дияргә була. «Минем сөекле, якын, милли матур телем ватылган, пычратылган — дип яза ул. — Минем телемнең кай җире җитмәгән? Аның нинди зур гаебе бар, нигә шулкадәр үз телемезне яхшылап өйрәнмибез? Нигә без төрле фәннәр белән үз телемез аркылы танышмыйбыз? «Китап юк» дию, миңа калса җавап түгел, гыйлем дөньяда бер генә. Шул бер гыйлемне төрле халык үз телендә өйрәнә. Без дә, теләсәк, чит телләрдән аламыз да, үз телемезгә гыйлемне, фәннәрне әйләндерәмез… — ди ул. Мәкаләнең эчтәлеген тулысы белән телебезне саклауга кадерен белүгә багышланган.

Рокыя Мөхәммәтзариф кызы Юнысова Петербургта ахун гаиләсендә туа (яшәгән елларын төгәл генә белә алмадым). Шәһәрнең кызлар гимназиясендә, Психоневрология институтының педагогия бүлегендә (1910-1914) белем ала. Истанбулдан кайткач, Бакудагы кызлар гимназиясендә, Троицкидагы Яушевларның югары белемле укытучылар хәзерли торган мәктәбендә (дарельмөгаллиматта) рус теле укыта, уку-укыту бүлеге мөдире була.

Бу уку йортын үз акчасына Мөхәммәтшәрип Яушев хатыны Гайния Яушева ача. Максаты мәктәпләрдә укытыр өчен югары белемле укытучылар хәзерләү була. Дарельмөгаллиматта эшләр өчен укытучыларны да үзе сайлый. Мисал өчен, Кадыйр Рәсүлов, Шаһиәхмәт Рахманкулов, Закир Бакировлар, Төркиядә белем алган педагоглар, Газиз Әдһәмов белән хатыны Хәҗәр — Германиядә укып кайткан белгечләр. Дини белемне безгә билгеле булган Мөхлисә ханым Буби бирә.

Мәктәптә Ташкент, Уфа, Оренбург, Петропавловск һ.б. өлкәләрдән килеп укыйлар. Бу иң алдынгылардан саналган уку йорты 1919 елга кадәр эшли һәм соңрак аның бинасында педагогия техникумы ачыла.

Кызганыч, Мәрьям Паташованың биографиясен җентекләп өйрәнә алмадык. Бары тик Ростов-Дон шәһәрендә туганы гына мәгълүм.

Ни генә булмасын, кызларыбызның милләтебезгә каһарманнарча күрсәткән хезмәте бүген дә күпләребезгә үрнәк әле.

1 ТР МА, 199 ф., 1 язма, 948 эш, 85 б.

2 Вакыт. – 1912. – 1 февраль.

3 Мирас. – 2001. – № 3. – 103 б.

4 Мирас. – 2001. – № 7. – 84 б.

5 Мирас. – 2001. – № 10. – 86 б.

6 Шура. – 1913. – № 7. – 203-204 б.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100