Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Милләт дигәндә акчаны уйламагыз!»: Бөтендөнья корылтаена чит илләрдән килерләрме?

Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышлап, июль ахыры-август башында сигезенче съезд узачак. 1500 делегат көтелә, шуларның 226 сы — чит илләрдән. Санкция шартларында кайбер милләттәшләребезнең кайта алулары икеле булуына кемнәр борчыла, кемнәр битараф — монысы Милли шура утырышында ачыкланды.

news_top_970_100
«Милләт дигәндә акчаны уйламагыз!»: Бөтендөнья корылтаена чит илләрдән килерләрме?
Салават Камалетдинов

31 июльдә делегатларны Болгарга бару, 1 августта секцияләргә бүленеп эшләү, 2 нче августта чираттагы сигезенче корылтайны үткәрү планлаштырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров сөйләде.

— Корылтай «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узачак. 1500 делегат һәм шәрәфле кунак, шул исәптән РФ нән 700 делегат һәм 250 шәрәфле кунак, чит илләрдән 226 делегат һәм 24 шәрәфле кунак, Татарстаннан 300 делегат һәм шәрәфле кунак чакырыла.

29 апрельгә кадәр төбәкләрдә делегатларны сайлау җыелышлары, конференцияләр узачак. 13 майга кадәр БТК Башкарма комитетына сайлау беркетмәләре һәм исемлек туплап җиткерелергә тиеш. Сайланган делегатлар арасында төрле юнәлештәге оешмалар — төбәк тарихын язучылар, эшмәкәрләр, татар хатын-кызлары булу шарт, 20 проценты яшьләр булуы сорала.

Устав нигезендә, беркетмәдә билгеләнгән делегатлар исемлеген үзгәртү мөмкин түгел, шул сәбәпле, үзгәреш була калса, шәрәфле кунаклар исемлегенә өстәү мөмкинлеге булачак. Дөньядагы хәлләр аркасында Казанга килә алмаучы, чит илләрдән сайланган делегатлар турында сүз бара. Алар өчен ZOOM аша катнашу мөмкинлеге карала, — диде.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтүенчә, бүгенге көндә басым зур булса да, чит илләрдәге татар оешмалары җитәкчеләренең Казанга килергә теләкләре зур.

— Туры самолет булмаса да, алар без Стамбул, Дубай аша киләчәкбез, диләр. Устав нигезендә карап бетерергә тиешбез. Әгәр басым булып, алар килә алмый икән, регламент нигезендә бүтәннәр белән алмаштыра алмыйбыз. Кайбер өлкәләрдән килсәләр дә, делегат булып түгел, ә кунак булып килә алалар. Без квота дибез бит инде. Шуны аңлап бетерергә тиешбез. Без инде аларны, туры рейслар юк, килә алмассыз дип, мәхрүм итә алмыйбыз, килерләр дип өметләнеп чакырабыз, — диде.

ТР Дәүләт Советы депутаты, Милли шура әгъзасы Ркаил Зәйдулла күңеленә бу фикер хуш килеп бетмәде кебек.

— Чит ил кунаклары дигәндә, бәлки, аларны алай төрле илләр аша мәшәкатьләп йөртмәбез, онлайн катнашырга була бит. Нигә ул кадәр зур чыгымнар? Монда бит алма төртер урын юк хәзер, нинди заман, ул вакытта әле нәрсә була?.. Онлайн мөмкинлеге бар икән, шулай катнашырга була, — диде.

Васил Шәйхразыев килешмәде.

— Онлайн мөмкинлеге болай да була, ләкин әгәр сигезенче съездга чит илләрдән милләшттәшләрне чакырмыйбыз икән, ул дөрес булмый. Алар бит инде съездга килеп, Татарстанда татарлар белән бергә очрашып, анысын да кайтып җиткерәчәкләр, — дип җавап бирде.

Милли шура әгъзасы, Галиәсгар Камал театры артисты Әзһәр Шакиров: «Монда акча турында уйламагыз, җәмәгать, милләтегезнең киләчәге турында уйлагыз. Һәм беркайда да курыкмагыз», — диде.

«Чит илдән килеп, кунак булып китеп, милләтнең киләчәге нинди була соң?» — дип Ркаил Зәйдулла һаман аптырашта сүз катты.

Әзһәр Шакиров фикеренчә, онлайнга гына калдыру дөрес түгел.

— ... [Әзһәр Шакиров бу урында Украинадагы махсус операцияне аңлаткан сүз кулланды - ред.] баруга карамастан, халыкны берләштерү идеясе булырга тиеш. Россияне бердәм милләт итеп күз алдына китерәләр икән, татар милләте берләшүе Россия өчен кирәклеген исбат итәргә кирәк. Ни өчен чит илләрдән чакырырга тәкъдим итәм, чөнки урыслар һәр бәйрәмнәренә чит илләрдән урысларны җыялар. Ни өчен? Чөнки бөтен дөньядагы урыслар берләшеп, безнең дәүләтебезгә ярдәм итәрләр диләр, нәкъ шушы фикер безнең халык исеменнән дә барырга тиеш. Чит илдән татарлар белән горурланабыз, чөнки алар телләрен, диннәрен, рухларын югалткан кешеләр түгел. Алар безгә бик кадерле, монда килеп, кем икәнлекләрен күрсәтәләр. Мөмкин булган кадәр татарларны чакырыгыз, күрсеннәр бүтән халыклар: кайда гына яшәмәсен татар халкы, ни генә булмасын, алар бүген туганнар кебек дигән фикер калырга тиеш, — дип, Әзһәр Шакиров фикерен тәфсилләбрәк аныкларга тырышты.

Васил Шәйхразыев «һәр татар кешесе алтын бәясе кебек» дип, Әзһәр Шакиров сүзен хуплады. Бердәмлекне күрсәтергә кирәк, диде.

Галим, тархичы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков та чит илләрдән кунакларның съездга бик җиңел генә кайтып төшәчәкләренә шөбһәсен белдерде.

— Билгеле, чит илләрдән татарларны чакырачакбыз, ләкин аларның шактые башка ил гражданнары, ә ул илләрнең безгә карата үз позициясе бар, шуңа килә алмаска да мөмкиннәр. Безнең яктан чакыру булачак, һичшиксез, квота дигән нәрсә бар бар, төрле якны уйларга кирәк. Съезд легитим булырга тиеш. Татарның күпчелеге Урта Азия республикаларында яши, алардан мөнәсәбәт яхшы. Аннан килә алсалар да бик яхшы булачак әле. Безгә халыкара дәрәҗәдәге статусны югалтырга ярамый, — дип ассызыклады.

Милли шурага яңа рәис һәм яңа состав сайланачак

Корылтайда Милли шураның биш еллык эшчәнлегенә йомгак ясап, яңа состав сайлау ниятләнә.

— Минем вазифа срогы тәмамлана, рәисне, урынбасарларны да сайларга кирәк булачак. Шурадагы 75 кеше калырмы, үзгәреш, алмашынулар булырмы — шул мәсьәлә кертелә, — диде Васил Шәйхразыев.

Ул съездга ветераннарны да чакыру ниятләнгәнен әйтте. «Лаеклы ветераннарны квотага кертеп, алар өчен махсус программа ясарга кирәк», — диде.

Дамир Исхаков съездда сайланачак Милли шура сыйфатына, беркетмәләренә игътибар итү мөһимлеген искәртте. «Съездны легитим рәвештә, үтә күренмәлелекне тәэмин итеп үткәрергә кирәк», — диде.

«Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына чаралар үткәрүне сорап, губернаторларга хатлар юллыйбыз»

Милли шура утырышында Васил Шәйхразыев быел Болгар җирендә Ислам динен кабул иткәнгә 1100 ел уңаеннан узачак җыенга да тукталды. 19-21 майда дин әһелләре белән «КазанСаммит», дин әһелләре форумы, 21 майда Болгарга бару ниятләнә.

— Без һәрвакыт дин аша милләтне саклап калдык. Ислам, бәлки, татарсыз яши аладыр, ә татар халкы исламсыз яши алырмы икән, дип сорау бирәбез. Нинди генә авырлыклар булса да, ислам аша милләтне, телне саклап калдык. Без һәр өлкәдә мәчетләргә керәбез. Безнең өчен һәр мөфтият кадерле. Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына чараларны автономияләр, диаспоралар аша һәр илдә, һәр төбәктә уздырабыз, дип бурыч куйдык. Кайбер җитәкчеләр үзләре сорап алды. Байкал аръягы губернаторына хат язып җибәрдем. «Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын үткәрүгә ярдәм итүегезне сорыйбыз» дип бездән төбәкләргә хатлар китә. Әгәр кирәк дип табасыз икән, вице-премьер-Милли шура рәисе буларак язып җибәрә алам. Мин язган хат губернатор өстәленә барып җитә. Соңгы елларда һәр әйткән сүз барып җитә, тормышка ашырыла, — дип ышандырды Васил Шәйхразыев.

 Сабан туйлары кайчан була?

Милли шура рәисе быел федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабан туйлары узачак көннәрне әйтте.

— 18 июньдә федераль Сабан туе Ульяновскта, 2 июльдә бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиянед Ләмбәр районында узачак, — диде һәм Ульяновск һәм Мордовия җитәкчеләре быелгы Сабан туйларының оештыру комитеты рәисләре булачагын искәртте.

Бөтенроссия авыл Сабан туе 2023 елда Әстерханда, федераль Сабан туе Кузбасста Кемерово шәһәрендә узар дип көтелә. Аларның губернаторлары, шулай ук, оештыру комитетлары җитәкчеләре булырга теләкләрен белдергән.

Милли шура утырышында катнашучылар ТНВ дагы «Татарлар» тапшыруына карата да үтенечен җиткерде.

— «Татарлар» тапшыруы 5 нче яртыда чыга, безгә эш вакытында җайсыз, соңракка күчереп булмыймы икән, дип сорадылар, — ди Мәскәү өлкәсе Фәрит Мөхтәсәров. Свердловск өлкәсеннән Фәвия Сафиуллина аның сүзен җөпләп: «Татарлар» тапшыруын яратып карыйбыз, күрсәтү вакыты җайсыз, эштән кайткач, карый торган булсын иде ул, — диде. Ульяновск вәкиле Рәмис Сафин да шушы мөмкинлекне табарга өндәде.

 «Үзебезне тәэмин итәрлек сыйфатлы мал җитештерү кирәк булачак»

Бу көннәрдә Казанда татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Россиянең 41 өлкәсеннән 500 дән артык эшмәкәр Буага сәяхәт кылды, пленар утырыш узды.

— Ковидны җиңмәсәк тә, аның белән яшәргә, үзебезне сакларга өйрәндек. Хәзер Россия күләмендә икенче зур авырлык — безгә каршы санкцияләр. Безгә тынычлык кирәк, эшмәкәрләргә мөмкинлекләр булса, тагы да ныграк эшләр идек, ләкин Россиягә басым һәркемгә кагыла.

Үзебезне тәэмин итәрлек, сыйфатлы мал җитештерергә тиеш булачакбыз. Эшмәкәрләргә, бер караганда, авыр, ләкин үз эшеңне командаң белән алып барасың, Хөкүмәт ярдәм итә икән, алга китәргә мөмкинлекләр булачак, — дип белдерде Милли шура рәисе.

Васил Шәйхразыев бөтен округларда очрашулар башлаганын искәртте.

— Татар халкының автономияләре ничек эшләгәнен бөтен халыкка күрсәтеп кайттык. Кырымга гына барып җитә алмадык, ләкин булыр әле мөмкинлек, һава юлы ачылу белән ике федераль округның очрашуын үткәрербез.

Мәскәү шәһәре Орехово-Зуево шәһәрендә «Морозов» дигән зур бинага бардык, директоры рус хатын-кызы, коллективында рус та, әрмән дә бар. Әрмән егете безгә чыгып, татарча җырлый, рус халкыннан торган оркестр безгә татар көйләреннән ясалган концерт программасы күрсәтә. Аны бер генә көндә эшләп булмый. Бу безнең татар җитәкчеләренең эшләү билгесе. Орехово Зуево коллективын Казанга алып килеп, районнарга да алып барып, зур үрнәк итеп күрсәтергә кирәк, — дип әйтте.

Чит төбәкләрдә җитәкчеләр белән сөйләшеп, уртак тел табып йөрүнең нәтиҗәсе дә бар. Васил Шәйхразыев әйтүенчә, былтыр Новосибирск өлкәсендә 800 квадрат метр мәйданлы ике катлы бинаның офисын ачып җибәргәннәр. Санкт-Петербурга 105 квадрат метрлы офис ремонттан соң ачылган, Дондагы Ростовта 100 квадрат метрлы бина ачылырга тиеш. Быел Бурятиядә татар авылында татар үзәге ачу ниятләнә. Касыйм шәһәрендә 8 июньдә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачылачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100