news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Зарипова үзен инвалид калдырган кызларның язмышы турында сөйләде

news_top
Миләүшә Зарипова үзен инвалид калдырган кызларның язмышы турында сөйләде
Фото: Миләүшә Зарипованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә Зарипова социаль челтәрдәге сәхифәсендә студент вакытта үзен өченче каттан кызлар этеп төшерүе турында сөйләгән иде.

Миләүшә Зарипова үзен 3нче каттан этеп төшереп гарип иткән кызлар турында: «Көнләштеләр»

Блогерны карап баручылар ул явыз кызларның тормышы белән кызыксынган иде. «Алар җәзасын алганмы? Бу адымнары өчен җавап тотканмы? Хәзер ничек яшиләр икән?» – дигән сораулар юллаганнар.

Миләүшә Зарипова үзенең тормышын җимерүчеләрне күптән гафу итүен дә язды. Хәзер ул үзен инвалид калдырган кызларның язмышын бәян итте.

«Ул кызларның берсе юк инде, авырып вафат булган. Икенчесенең тормышы юньле тугел, 3 тапкыр ирдән аерылган, икенчеме, өченчеме ире аны кредитка батырган. 1 бала үстерә. Авыр тормышта яшиләр. Менә шундый мәгълүмат җиткерделәр миңа алар турында», – дип сөйләде блогер.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 июнь 2024
    Исемсез
    Ул бит узен авариядан сон инвалид калды диеп сойлэгэн иде
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар