Миләүшә Хәбетдинова Татар бистәсендә хәмерле экскурсия турында: «Кеше җыеп, акча эшлиләр»
«Интертат» «Иске татар бистәсендә хәмерле эчемлекләр белән дегустация» темасын күзәтүне дәвам итә. Әлеге темага карата КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинованың да фикерен тәкъдим итәбез.

«Интертат» электрон газетасында «Башта мәчет, аннары... Туристларга «татар кунакчыллыгын» аракылы экскурсиядә күрсәтәләр» дигән мәкалә чыккан иде. Экскурсияләр тәкъдим ителгән сайтларның берсендә Мәрҗани мәчете төшерелгән фото белән «Иске татар бистәсендә хәмерле эчемлекләр белән дегустация» экскурсиясенә тап булуыбыз турында язган идек.
Матбугатта язганнан соң, 1 августта экскурсиянең исеме үзгәргәне билгеле булды: «татар алкоголь эчемлекләре» сүзләре «Татарстан алкоголь эчемлекләре»нә әйләнде. Әмма сайтта Мәрҗани мәчете фотосы белән беррәттән аракы фотолары калган, ягъни Иске татар бистәсендә экскурсия уздыргач, программада исерткеч эчемлекләр белән дегустация дә бар.
Татар җәмәгатьчелеге дә, бу хәлгә битараф кала алмыйча, үз фикерен җиткергән иде.
«Иске шәһәр» префектурасының концепция өстендә эшләгәннәрен күрмим»
Әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова да «Интертат» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә әлеге тема белән таныш булуын, язмалар белән танышып баруын әйтте.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
– Бу бит префектураның эше (Казан шәһәре Башкарма комитетының «Иске шәһәр» префектурасы муниципаль казна учреждениесе тарихи архитектура һәйкәлләрен торгызу һәм саклау, шулай ук Иске Татар бистәсе территориясен төзекләндерү белән шөгыльләнә. Шәһәрнең бу өлешенә туристларны җәлеп итүне үстерү префектураның өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора. – авт.иск.). Мин аларның концепция өстендә эшләгәннәрен күрмим. «Сез нәрсә эшлисез? Сезнең концепциягез бармы?» – дип сорар идем мин алардан.
Һәр җирнең, һәр әйбернең аурасы бар. Мәсәлән, «Русское подворье» дип әйтәбез икән, димәк, без аны рус тормышына карый торган әйберләр белән тулыландырабыз. Ә әлеге очракта бу – шәһәрдә татар милли мохите булган бердәнбер татар бистәсе, бүтән юк. Моңа өстәп, «Туган авылым» комплексын әйтеп буладыр…
Иске Татар бистәсе
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Иске Татар бистәсеннән кала, бер район буларак татар мохите формалашкан бернинди почмак юк. Һәм без аны шәһәр уртасында «татар» дип сакларга тиеш. Моның эчке сәбәбе нинди? Оештыручылар бу бистәне, почмакны ничек итеп туристлар белән тутырырга белмиләр. Экскурсиянең исеме дә: «Иске татар бистәсендә исерткеч эчемлекләр белән дегустация» – бу туристларны җәлеп итәр өчен махсус куелган. Экскурсия бәясенә кергән әйбер... Ләкин концептуаль яктан эклектика килеп чыга (эклектика – төрле стильләрне, идеяләрне, карашларны катнаштыру, берләштерү. – авт.иск.). Шуңа күрә дә минем дәгъвам – префектурага.
Беренче планга акча – керем куелган. Дәүләт аларга ул планны төшерә, аларның күрсәткече – кеше саны, ә аларның кызык итеп күрсәтә торган әйберләре юк. Чөнки аны булдырыр өчен, белгечләр белән эшләргә, бик күп укырга, матур итеп оештырырга кирәк. Иске Татар бистәсе якларында күп йөрим, анда ничек итеп экскурсия алып барганнарын тыңлаганым бар. Примитив мәгълүмат әйтәләр. Шул урынга туры килә торган хәрәкәтләр дә табарга була.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Биш вакыт намаз вакытында шар-шар музыка акыра»
Галимә фикеренчә, кайбер мәйданчыклар буш тора, аларны җәмгыятькә кирәкле һәм файдалы итеп кулланып булыр иде.
– Уйлап карагыз, күпме мәктәпнең мәйданчыклары буш тора, «антитеррор» дип, мәктәп эченә беркемне кертмиләр. Ә ул мәйданчыкларга күп көч салганнар! Балалар мәйданчыкларга кереп футбол уйный алмый, спорт белән шөгыльләнә алмый. Чөнки ставкаларны кыскартып бетерделәр. Хәтерләсәгез, балалар урамда спорт белән шөгыльләнсен дип, элек тренерлар – карап торучылар бар иде, мәйданчыкларда тәртип булсын дип, күз-колак була иделәр.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Ә хәзер бу әйбер бетте. Мин менә бу мәгънәсезлеккә шаккатам. Мәктәп янындагы мәйданчыкка да эләгеп булмый, балалар, мескеннәр, рәшәткә аша сикереп керергә мәҗбүрләр, чөнки футбол уйныйсылары килә. Балаларга уйнарга урын калмады. Мәктәп мәйданчыкларын яптылар, «точечная застройкалар» белән ишегалдындагы мәйданчыкларны да бетерделәр. Шәһәр эчендә концепция юк. Һәр территориянең концепциясе булырга тиеш. Эшне шуннан башларга кирәк. Иске Татар бистәсендә чикләүче чаралар булырга тиеш.
Без кирәкмәгән җирдә концерт куябыз. Мәрҗани мәчетеннән 15 метр үтүгә – концерт кую мәйданчыгы. Ерак түгел Юнысов мәйданында сквер ачтылар, бер дә анда концерт куйганнарын күргәнем юк. Зарядка ясарга, йога белән шөгыльләнергә күпме кеше килгән дип, «постановочный» чаралар уздыралар. Күптән түгел Мәрҗани мәчетеннән ерак түгел зарядка ясаганнарын, шар-шар концерт куйганнарын күрдем. Шул ук вакытта кеше намазга ашыга иде. Шуны аңларга кирәк: монда – мәчет, монда – биш вакыт намаз, аның үзенең аурасы бар. Мәчет кырые бит ул! Ерак түгел тагын бер мәчет бар. Биш вакыт намаз вакытында шар-шар музыка акыра.
Күптән түгел Кремльдә булдым. Анда джаз фестивален уздыралар, шунда ук чиркәү, мәчет урнашкан... Ә безнең Черек күл паркы сәхнәсе буш тора. Ник, ул фестивальне паркта уздырып булмый микән? Ни өчен тарихи биналар янында радиодулкыннар тудыра торган концертлар оештыралар? Аннан соң «биналар җимерелә», дибез. Әйе, чөнки радиодулкыннар кирпечләргә зыян китерә. Аннары миллионнар чыгарып, реставрация ясыйлар...
Дин әһелләренең йогынтысы юк микән? Әле генә, бюджеттан күпме акчалар тотып, Мәрҗани мәчетен ремонтладылар.
«Аракыгызга Татар бистәсеннән кала башка урын калмадымыни, дияр идем»
Миләүшә Хәбетдинова, әлеге экскурсия кысаларында татар эчемлекләрен дегустацияләп булыр иде, дип саный.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
– Халыкның зәвыгын примитивлаштырып, «ял – димәк, аракы эчәргә кирәк» диләр. Ярар, татар эчемлекләрен кертәбез, дисәләр, безнең бит төрки мәдәнияттә үзебезнең эчемлекләребез бар. Нигә әле шуның дегустациясен уздырмаска? Күпме фермерлар бар, алар шул юнәлешне үстерергә тели, ләкин мөмкинлекләре юк. Нигә әле алар белән хезмәттәшлек итмәскә?
Кремльдә «Ак чынаяк» кафесында булдым, шундый матур итеп татар мохитен тудырганнар, классик татар көйләреннән күңелгә ятышлы музыкаль фон уйнап тора, матур чәй коллекцияләрен тезеп куйганнар. Иске Татар бистәсендә дә омтылыш бар, иммерсив спектакльләр куя башлаганнар, юрта да барлыкка килде. Омтылыш бар, ләкин бу өлкәне ныгытмыйча, шырдый-бырдый концертлар куеп, дини учаклар янында бу мохитне юкка гына чыгаралар.
Дини учаклар булгач, димәк, монда мөселман контингенты йөри. Аларның күңелләрен рәнҗетеп, мондый чаралар ясыйлар. Аракы сата торган җирләр бик күп. Башка җирләрдә урын беткән микәнни? Кеше Иске Татар бистәсенә килеп, татарлыкның нәрсә икәнен аңларга тиеш. Сувенир сату нокталарында да булганым бар, алар да цивилизация ясыйбыз дип тырыша. Кул белән эшли торган кешеләр – балта осталары, чигүчеләр... Татарның нәрсә икәнен аңлап эшли торганнар кими бара. Бездә сыйфатлы әйберне дә табуы җиңел түгел. Сувенир сату «вагоничик»лары да тыкрык саен урнашкан, аның атмосферасы юк. Бу территориянең хуҗасы бар, аның концепциясе дә булырга тиеш. Концепциясе булмаганлыкан эклектика барлыкка килә. Аның бер стиле булырга тиеш. Моны тудыру өчен, территориянең хуҗалары – районны барлыкка китерүче предприятиеләр бар, алар белән бергә җыелып, бер концепциясен уйларга кирәк. Моны күзәтеп йөрүче – кагыйдәләрнең үтәлүен контрольдә тотучы бер вәкил булырга тиеш,.
Бер яктан мураллар, хәситәләр ясыйбыз, татар рухын тудырабыз, икенче яктан шундый эчтәлектәге экскурсияләр оештырып, шушы рухны юк итәбез. Руслар әйтмешли, «авось, пронесет». Бу экскурсиянең кыйммәтен исбатлый торган башка бернинди дәлил таба алмыйбыз. Экскурсия оештыручылары хәзер «Татарстанда җитештерелгән алкоголь продукциясе» дип аклана.
Бездәге алкоголь җитештерүчеләргә, аракыгызга Татар бистәсеннән кала башка урын калмадымыни, дияр идем. Татарның җанында әзрәк «рух» дигән әйбер калырга тиештер бит?
Гел акча ягыннан файда гына эзләп яшәмиләр, әзрәк рухи байлыкны, рухи кыйммәтләрне дә үстерергә кирәк. Бөтен нәрсә акчага кайтып калырга тиеш түгел.
«Русское подворье» кебек сәүдәгәр йортлары бар бит, Татарстанда җитештерелгән алкоголь продукцияләрен дегустацияләүне шунда күчерергә була. Һәр әйбернең үз урыны булырга тиеш. Үз халкыңны хөрмәт итәргә кирәк.
«Бер яктан – кеше җыймакчылар, икенче яктан – акча эшләмәкчеләр»
Галимә әйтүенчә, Иске Татар бистәсенә туристларны «хәмерле экскурсиядән» башка да җәлеп итеп була.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
– Татар бистәсенә кеше йөрми, диләр. Дуслар, тарихны әзрәк өйрәнегез, кызыклы әйберләр табылыр иде. Яшьләрне, аракы белән кызыксыналар, дип кабул итәргә кирәк түгел. Наркотик, вейблар белән көрәшәбез – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз, дип әйтәбез. Ә бу – монафыйклык. Бер яктан, кеше җыймакчылар, икенче яктан – акча эшләмәкчеләр. Менә шуннан «шабаш» экскурсияләр килеп чыга.
Китапны кулга алып, шәһәр тарихын өйрәнергә кирәк. Интернет челтәрендә дә бик күп материал бар. Мәсәлән, журналист Рәдиф Кашапов һәр урамның тарихы турында «Реальное время» порталына үз колонкасында яза, шуннан кереп укырга була.
Элекке кеше: «Чүплеккә йортны салмыйлар, чирле буласың», – дигән. Халык үзен шулай сакларга теләгән. Халык дәүләтчелеген югалтып та, үзендә көч тапкан. Бу урында фольклорчы-галим Нәкый Исәнбәтнең сүзләрен искә төшерәсе килә.
Нәкый Исәнбәт: «Халык, аеклык чарасы итеп, чәй эчүне алга сөргән»
«Татарның бит әле тагы шундый бер яхшы гореф-гадәте дә булган: тәүлеккә 3 мәртәбә табын янына җыелып чәй эчү. Монда бу күркәм йоланы халыкка кертү һәм алкогольле эчемлекләрне табыннан шул чәй белән кысрыклап чыгару өчен көрәш моменты безнең өчен мөһим. Бу көрәш, бездә кайберәүләр уйлаганча, җиңел һәм юк бер вак эш кенә түгел, сәяси һәм иҗтимагый төс алган көрәш. Чөнки бит империалист патша хөкүмәтенә, чит илләрне һаман да күбрәк һәм тизрәк басып алу өчен, дөнья тутырып казарма белән төрмә салырга, корал коярга кирәк. Ә бу эшләр хисапсыз күп акча сораган. Хөкүмәткә, үзенең тулмас казнасын тутыру өчен, имана-салымнар җыю гына җитмәгән, халыкны тагын да ныграк талау һәм үзенә дә сиздермичә генә талау өчен, аны миенә хәтле агуларга кирәк булган. Моңа иң кулай, иң шәп чара итеп, хәйләкәр патша хөкүмәте кабак ачкан.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Ләкин халык нигездә айнык һәм сәламәт булырга, кырылып бетмәскә, яшәргә тырышкан. Патша хөкүмәтенең бу мәкерле «алкоголь культурасы»на каршы халык, аеклык чарасы итеп, чәй эчүне алга сөргән. Чәйне дә шулай табын яме, мәҗлес йоласы итеп үзләштерү, аны халыклаштыру, әлбәттә, үзеннән-үзе генә килеп чыкмаган, аның өчен шактый гына озак һәм даулы көрәшләр дәвам иткән.
ХVIII-XIX йөз әдәбиятыбызга карасак, бу көрәшкә күп кенә шагыйрьләр катнашканнар, аңа уңай һәм каршы яктан торып шигырьләр, бәетләр һәм хәтта мөнәҗәтләр дә язганнар. Ахырында чәй аракыны җиңеп чыккан, ул татар җәмәгатьчелегендә төп бер азык һәм табын хөрмәт-сые булып киткән. Азык-теләк, чәй-шикәр кибетләренә аракы кертелмәгән, керсә, чыгартып ташланган. «Кәҗүнкә» татар авылларыннан куылган. Казанда да аны «Эт тыкрыгы» кебек урыннарга куып керткәннәр. Шул көрәшләр нәтиҗәсендә, безнең халыкта бу «яшел аждаһа»га каршы «иртә чәй», «төшке чәй», «кичке чәй» дигән күркәм йола ясалып өлгергән. Татар тәүлегенә 3 мәртәбә матур итеп «табын корган». Ул чәй агызмаган, ә «чәй ясаган». Чыганак: «Тукайның әлегәчә игълан ителмәгән бер шигыре // Казан утлары. – 1969. – № 4. – 128-132 б».

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Булган законнарны эшләтергә кирәк», яки Ни өчен татар хуҗа булудан туктады?
– Бер яктан сарык чалабыз – Корбан бәйрәме уздырабыз, икенче яктан, мондый «хәмерле экскурсияләр» килеп чыга, – дип дәвам итте Миләүшә Хәбетдинова. – Иске Татар бистәсе зонасында концертлар, алкоголь эчемлекләр кергән экскурсияләр булырга тиеш түгел. Чөнки бу – бер-берсенә тәңгәл килми торган әйбер. Иске Татар бистәсенең статусы турында сүз барганда, монда Шәрык дөньясы күзалланырга тиеш.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Татар тумыштан хуҗа булып туган, һәр әйберен хәстәрләгән. Башка милләт мәдәниятенә күченүнең нәтиҗәсе – татарларның хуҗа булудан туктавы. Татар хәзер хуҗа булып яшәми башлады. Мине бу вазгыять борчый. Кеше әхлак-тәрбияне туган телдән, әдәбияттан үткән буыннарның мисалын өйрәнә-өйрәнә сеңдерә. Ә без хәзер мәктәпләрдә «роботлар» үстерәбез, балалар белән тормыш кагыйдәләре турында сөйләшергә вакыт юк. Һәм без аннары «яшьләр мондый, яшьләр тегенди» дип шаулыйбыз.
Зарядканы уздыру өчен безнең Мәрҗани мәчете яны кирәк микән? Ник аны Кабан күле буенда, Юнысов мәйданында, паркта уздырып булмый – алар буш тора бит. Шуннан чыгып, ни дәрәҗәдә безнең халык үзебезнең территориядә хуҗа түгел дип әйтә алабыз. Ни дәрәҗәдә без үзебезнең холкыбызны югалтканбыз, без үзебезне, җиребезне хөрмәт итмибез.
Үзеңнең җиреңдә тәртип урнаштыру – башка милләтне рәнҗетү дигән сүз түгел. Ә без һаман артка чигенәбез дә чигенәбез... Без телне, әдәбиятны гына түгел, холкыбызны да югалтабыз. Шуннан соң хуҗасызлык хөкем сөрәчәк. Кая гына барма, бөтен төп урыннарда – татар фамилияле кешеләр. Ләкин аларны проблемалар борчымый. Татар җанлы кеше булса, холкында «хуҗа» булу уяныр, ул борчылыр иде.
«Хәрби операция бара бит, 1 елдан соң Мәрҗани мәчетенә ремонтка акчаны тагын кайдан алабыз, дуслар?» – дип, татар кешесе алдын-артын карап эшләр иде. Татар фамилияле кешеләр «татар хуҗасы» исеменә туры килмиләр, кызганыч. 50 яшьлек буын дәүләт урыннарыннан китә калса, 40 яшьлек буында битарафлык күрәм мин. 20-30 яшьлекләрне әйтәсе дә юк. Булган законнарны эшләтергә кирәк, – диде Миләүшә Хәбетдинова.
«Интертат» «хәмерле экскурсия» темасын күзәтүне дәвам итәчәк.