news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Интертат» язганнан соң, Татар бистәсендәге хәмерле экскурсиянең исеме үзгәрде

10 июльдә «Интертат» электрон газетасында «Башта мәчет, аннары... Туристларга «татар кунакчыллыгын» аракылы экскурсиядә күрсәтәләр» дигән мәкалә чыккан иде. Әлеге теманы дәвам итеп, экскурсиянең исемен үзгәрткәннәре билгеле булды.

news_top
«Интертат» язганнан соң, Татар бистәсендәге хәмерле экскурсиянең исеме үзгәрде
https://www.sputnik8.com/ru сайтыннан скриншот

«Интертат» хәбәрчесе экскурсияләр тәкъдим ителгән сайтларның берсендә Мәрҗани мәчете төшерелгән фото белән «Иске татар бистәсендә исерткеч эчемлекләр белән дегустация» экскурсиясенә тап булуыбыз турында язган иде.

Әлеге экскурсия турында мәгълүмат үзен «бөтен дөнья буенча экскурсияләр агрегаторы» дип таныткан «Sputnik8.com» сайтында урнаштырылган.

Интернет аша экскурсияләр эзләгәндә, әлеге сайт иң беренче чиратта чыга. Similarweb сервисы үлчәгән күрсәткечләр буенча, сайтка, экскурсияләр эзләп, ай саен 5 миллионнан артык кеше керә. Димәк, Иске Татар бистәсендәге «исерткеч» экскурсияне дә бик күп кеше күрә, дигән сүз.

«Оештыручылар туристларга «традицияләрне якыннан белү» һәм «онытылмас тәэсирләр» вәгъдә итә. Әмма «ислам дине», «татар сәүдәгәрләре», «татар кунакчыллыгы» кебек төшенчәләр белән беррәттән экскурсиядә исерткеч эчемлекләрне дә кабып карау тәкъдим ителә. Акка кара белән «татар алкоголь эчемлекләре» дип язылган. Экскурсияне «Казань Волга» гидлар командасы оештыра», – дип язган идек.

Фото: © https://www.sputnik8.com/ru сайтыннан скриншот

Әлеге язма чыккач, «Интертат» редакциясе Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьтә түбәндәге сораулар бирелде:

  1. Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты Казан буенча программалары коммерция агрегаторларында (мәсәлән, Sputnik8) урнаштырылган экскурсоводларның һәм гидларның документларын (аккредитация, килешүләр, иминият полислары һ.б.) тикшерәме?
  2. Мондый турларны Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары белән алдан килештерү яки алга таба мониторинглау механизмы бармы?
  3. Казан һәм республика территориясендә экскурсияләрне законлы рәвештә уздыру өчен, гидта нинди документлар булырга тиеш?
  4. Программада дини мирас объектлары (мәчетләр, соборлар) кергән һәм исерткеч эчемлекләр дегустациясе булган экскурсия тасвирламалары контентын контрольдә тоту алып барыламы?
  5. Сез мондый программаларны мәдәни мирасны бозу мөмкинлеге дип карамыйсызмы?

  6. Татарстанда расланган стандартлар яки «милли» (татар) алкогольле эчемлекләр реестры бармы? Әгәр андый исемлек юк икән һәм туристларга тәкъдим ителә торган эчемлекләр бары тик республика территориясендә генә җитештерелә торган продукциягә генә (ягъни Татарстанныкына) карый икән, Комитет агрегаторлар адресына реклама текстларын дөресрәк формалаштырырга (мәсәлән, «татар алкоголь эчемлекләрен» «Татарстан җитештерүчеләре эчемлекләренә» алыштырырга) планлаштырамы?

  7. Татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында дөрес булмаган мәгълүмат таратучы гидларга яки компанияләргә карата нинди чаралар (кисәтү, штраф, эшчәнлекне туктатып тору) карала?

Мәкаләне беркетеп, әлеге сорауларны Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетына юллаганнан соң, «Интертат» редакциясенә җавап хаты килде. Озак та үтми экскурсиянең исеме үзгәргәне дә билгеле булды. Хәзер экскурсия «Татарстан продукциясе дегустациясе белән Иске татар бистәсе» дип атала. Әмма рәсемнәрдә Мәрҗани мәчете белән беррәттән исерткеч эчемлекләр фотолары һаман да тора.

Уң якта исерткеч эчемлекләр фотосы

Фото: сайттан скриншот

https://www.sputnik8.com/ru/kazan/activities/

Туристлык буенча Дәүләт комитеты экскурсияләрнең эчтәлеге өчен җавап бирми

Туристлык буенча дәүләт комитетының җавап хатын тәкъдим итәбез. Хаттан аңлашылганча, дәүләт комитеты экскурсияләрнең эчтәлеге, исемнәре өчен җавап тотмый:

Фото: җавап хатыннан скриншот

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты мәсьәләләре» 2014 елның 12 апрелендәге 234 нче карары нигезендә Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең тармакара компетенциядәге башкарма органы булып тора, ул Туризм өлкәсендә дәүләт идарәсе, шул исәптән Туристлык индустриясе өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру функцияләрен башкара.

Экскурсоводларның (гидларның), гид-тәрҗемәчеләрнең (алга таба – экскурсоводларның) эшчәнлегенә карата дәүләт комитеты түбәндәге мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен тикшереп торырга вәкаләтле:

1. Гамәлдәге аттестациянең булуы, ул экскурсоводларның бердәм федераль реестрында язылу белән раслана.

2. Билгеләнгән үрнәктәге экскурсоводның күкрәгендә идентификация карточкасы булу.

3. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «экскурсовод (гид) һәм тәрҗемәче-гид хезмәтләрен күрсәтү Кагыйдәләрен раслау турында» 31.05.2022 № 992 карары белән расланган экскурсия хезмәтләрен күрсәтү тәртибен үтәү.

Туристлык эшчәнлеге өлкәсендәге законнарны бозган очракта, административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексы белән билгеләнгән административ җаваплылык каралган, ул гражданнарга 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, ә кабаттан законнарны бозган очракта – 10 меңнән 15 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Шул ук вакытта вакытта Дәүләт комитеты вәкаләтләренә туроператорлар һәм экскурсоводлар тарафыннан эшләнә торган экскурсия маршрутларын килештерү, аларны гамәлгә ашыруны мониторинглау һәм турлар реестрын алып бару, шулай ук коммерция агрегаторларында урнаштырыла торган экскурсия тасвирламалары текстын контрольдә тоту керми», – диелгән җавап хатында.

Бу теманы «Интертат» күзәтеп барачак. Мәчет һәм хәмер бер экскурсиядә «тәкъдим ителү» туктатылганчы язарбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар