Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафинаның кечкенә улы белән күңелсез хәл булган: «Кан бик күп иде...»

news_top_970_100
Миләүшә Сафинаның кечкенә улы белән күңелсез хәл булган: «Кан бик күп иде...»
Социаль челтәрләр

Җырчы Миләүшә Сафинаның 1 яшь тә 3 айлык төпчек улы Диас белән шактый куркыныч хәл килеп чыккан –   урындыктан егылып, бала башын ярган. Күңелсез «маҗаралары»н җырчы сторисларында күрсәткән.

«Иртәбез бер дә хәерле түгел әле. Диас улыбыз егылды. Мин бүген шундый стресс кичердем. Кан бик күп иде, без нык курыктык. Нәрсә эшләргә кирәклеген аңламыйча, өй буйлап чабып йөрдем. Баш кадәр баш бит ул, берәр җитди җәрәхәт була күрмәсен, дип борчылдык.

Диас ризык белән кызыксына. Урындыкка менә дә, өстәлдән ашамакчы була. Бүген төшерергә җитешмәдем, бала егылды һәм башын урындыкның очлы почмагына бәрде», – дип сөйли ул.

Хастаханәдән кайтканнан соң, Миләүшә куркырлык берни дә булмавын әйткән. «Кан саумаган, баш мие селкенмәгән, баш сөяге дә тәртиптә. Бары тик сөягенә кадәр җиткән тирән яра… Тегеп кайтардылар. 

Исән-сау үстерергә язсын балаларны. Бигрәк тиктормаслар. Әни йөрәгенә тынгы юк», – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100