Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Миләүшә Сафина улларын күрсәтте

news_top_970_100
Җырчы Миләүшә Сафина улларын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Җырчы Миләүшә Сафина социаль челтәргә уллары белән төшкән фотосын куйган һәм ана булу турында язган.

«Соңгы вакытта мин бу турыда бик күп уйлыйм. Мин һәрвакыт үземне яхшы, яратучы, кайгыртучы, сабыр ана дип уйлый идем. Бу шулай да! Кайчандыр минем иң көчле укытучым – Мәрьям мине хис-кичерешләремне йөгәнләргә, сабырлыкка, алмашка берни сорамыйча бирергә өйрәтте.

Ә малайлар – алар бөтенләй икенче тарих.

Данияр туу белән мин эйфориядә идем, әкияткә эләккән кебек булдым. Минем өчен Мәрьямгә игътибар азрак бирүе генә авыр иде. Ул көнгә кадәр кызым белән бөтенләй аерылган юк иде, бер тәүлеккә дә! Мин аның белән кочаклашып ята, тыныч кына ашата, аның белән гел янәшә була алмавыма кайгырдым.

Ә калганы идеаль иде. Данияр үрмәләде, ә аннары тәпи китте. Мин боларны могҗиза итеп кабул иттем. Бу – мин гел хыялланган әйбер иде!

Аннары Диас туды. Мин һәрвакыт ике баланы рәттән табарга планлаштыра идем, дус кызларыма да «беренчесе туу белән икенчесе артыннан барам» дип әйтә идем. Даниярның кечерәйгән киемнәрен аерым җыеп бардым, беркемгә дә бирмәдем. Язылучыларым да 2 баланы рәттән тапкач авыр булачагын язып торды. Бик җиңел булмады!

Диас – искиткеч бала. Ул гел елмая, аралашырга ярата һәм бик тиз үсә.

Абыйсы белән икесе бергә –  5нче категория ураган.

Ә мин барыбер шундый сабыр булып калырга тырышам. Минем түземлегем кайвакыт «менә-менә түбәсе китә» дигән иремне тынычландырырга да җитә.

Әни булу шулай инде. Хәзер җиңел булмаячак инде! Без гомер буе, кайда һәм ничә яшь булуга карамастан, балаларыбыз турында уйлап йокларга ятачакбыз һәм уяначакбыз. Көйсезләнү, төрле чирләр, йокысыз төннәр… Ана булу ул – сабырлык!

Минем Мәрьямем – күңел түрендә йөрткән авырткан җирем, аны хәтта малайларым тавышы да баса алмый», – дип матур итеп язган 3 бала әнисе.

Миләүшә Сафина ире белән бер кыз һәм ике ул үстерә.

 

Фото: © Миләүшә Сафинаның  социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100