news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафинаның яңа туган улын өйгә чыгарганнар

Нәни Диас, үпкәләре белән проблемалары булу сәбәпле, реанимациядә яткан иде.

news_top
Миләүшә Сафинаның яңа туган улын өйгә чыгарганнар
https://www.instagram.com/milya__safina/

Җырчы Миләүшә Сафинаның яңа туган улының хәле әйбәтләнгән. Кечкенә Диасны бүген бәби таптыру йортыннан өйгә чыгарганнар. Бу хакта Миләүшә Сафина инстаграмда хәбәр итә.

«Без Диасны алырга барабыз. Бәхетем эчемә сыймый. Хис-кичерешләремне аңлатып бирә торган түгел. Аллаһка мең шөкер», — дип сөйләгән ул сторисларында.

Миләүшә Сафинаның өченче тапкыр әни булуы турында язган идек. «Баланы кулыма алмадым әле, ул реанимациядә. Улыбызның хәле начар түгел, тик үпкәләре белән проблемалар бар. Әлеге әйбәтләп тикшерәләр, монитор буенча барлык күрсәткечләре дә яхшы. Ковид белән авырганга шулай булгандыр, диләр», — дип сөйләгән иде җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар