Миләүшә Сафина тумыштан авыру кызы өчен алган коляска турында: «500 мең сумлык чүп»
Җырчы Миләүшә Сафина ДЦП диагнозы куелган кызы Мәрьям өчен алган коляска турында сөйләгән видео чыкты. Аны социаль челтәрдәге «Татарафиша» сәхифәсенә куйганнар.
«500 мең сумга алган колясканы хәтерлисезме? Мәрьямгә уңайлы булсын өчен, Америкадан заказ биреп кайтарткан идек. Монда тәнкыйть белдерәсе килә. Бу – коточкыч. Урындыгының менә бу кырые ватылды, скотч белән ябыштырдык. Фәгыйль саморез белән дә борып куйды инде. Менә шундый коляска, просто чүп, 500 мең сумлык. Ул йомшак, кызымның аяк-куллары белән бәрелгәндә аңа зыян килми. Бу 500 мең сумлык коляскага 3 елга якын, 3 елга да чыдамады», – дип сөйли җырчы.
Миләүшә Сафина 3 бала әнисе: кызы Мәрьям – беренче никахыннан, икенче иреннән 2 улы бар.
Миләүшә Сафина авыру кызының кайчан да булса аягына баса алачагына ышанмавын әйтте