Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафина авыру кызының кайчан да булса аягына баса алачагына ышанмавын әйтте

news_top_970_100
Миләүшә Сафина авыру кызының кайчан да булса аягына баса алачагына ышанмавын әйтте
"Татар-информ" архивы

«ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруына кунак итеп Миләүшә Сафина чакырылган. Ул – 3 бала әнисе, аның беренче иреннән туган кызы Мәрьям – тумыштан авыру. Җырчы ятып кына торучы кызы турында сөйләде.

– Мәрьям – тормышымның зур этабы. Яхшы гына максатларыма ирешеп барганда, шушы тормыш сынавы килеп төште. Мәрьям туган вакытта гипоксия алып, үлем хәлендә туды. Исән калды, әмма баш миенә зур зыян килеп, ул ятып кына тора торган бала булып калды. Кызганычка, менә 12 ел инде ул йөрми, сөйләшми, утырмый да, аны күп кеше утыра дип уйлый. Без аны махсус коляскага утыртып куябыз. Аның белән бик зур юл үттек, монда да дәваландык, чит илләргә дә бардык.

Мәрьямнең эпилепсия иде. Табиблар дәвалау белән шөгыльләнергә кушмыйлар иде, чөнки өянәкләре көчәергә мөмкин. Аңа 2 яшь тулгач кайгыра башладым. Шуннан соң, нәрсәдер эшләргә кирәк, дип уйладык. Тернәкләнү үзәкләренә йөри башладык. Поездларда күтәреп йөргән вакыт, аэропортта чемоданнар өстендә дә утырып торган вакыт та булды.

Без Мәрьям белән икәү генә идек, чөнки аның әтисе белән мөнәсәбәтләрем катлаулы иде, аның белән мөнәсәбәтләрне ачыклауга күп вакыт кирәк булды. Ул безне ташлап чыгып китмәде, мин бала белән чыгып киттем.

Кеше мине яратса, Мәрьямне дә яратырга тиеш, дип уйлый идем. Хәзерге ирем миңа «матурым, мин сине яратам» ди. Шуңа күрә ул Мәрьямне миннән аермый, малайлардан да аермый. Мәрьям – ул безнең гаиләдә бик зур кеше. Мәрьям – гомерлек авыр йөк, икебезгә сынау. Ирем бу сынауны белә торып алды, ә миңа Ходай бирде.

Мәрьямне күтәреп утыртасың, кулдан ашатырга, 100 процент игътибар кирәк. Аның янында гел кемдер булырга тиеш. Мин бала көткән вакытта әни бик булышты. Мин бер-бер артлы 2 малай таптым. Ул вакытта үз әнием Мәрьямне Балтачка алып кайтып китә иде, кайнанамнар да Чүпрәлегә алып кайтып китәләр иде. Ул вакытта Мәрьямне әвеш-тәвеш китердек инде.

Иң курыкканым – Мәрьям ялгыз калыр дип курка идем. Аның иң якын кешеләре – әни һәм мин. Мин аңлыйм, гомерлек түгел без. Аңа терәк кирәк бит, 2 малай турында хыялландым. Мәрьямгә алар – гомерлек терәк. «Мәрьям апагызны яратып саклап торыгыз», – дип гел әйтәм. Алар әле аңламыйлар да, әмма белеп торсыннар, дип әйтәм», – дип сөйләде ул гомерлек күңел ярасы турында.

Җырчы кызы Мәрьямнең аякка басуына ышанмавы, хәзер аны азаплап дәвалануга йөртмәве турында да әйтте.

«Мәрьям хәзер тап-таза була» дисәләр, ышанмыйм, ул – дөрес түгел. Табиблар алай әйтмәячәк. Әгәр ул йөреп китсә, ул табиблардан түгел Аллаһтан могҗиза булачак. 12 яшьтә бала сөйләшә башламый инде. Максимум 5-6 яшькә кадәр өметләнергә була. Тәпи йөрү дә шулай ук. Ышанасы килә инде ул, әмма хәзер мин – реалист. Аның тәпи йөреп нәрсәдер эшләү язмышы юк. Ул инвалид коляскасында утырып та бәхетле бала булачак. Ул бәхетле… Мин хәзер аны азаплап нәрсәдер ясарга да тырышмыйм да, аның шушы тормышын бәхетле итү, кайгырту – безнең бурыч. Аның әни мәхәббәте бар, хәзер әтисе дә бар, әби-бабайлары, энекәшләре бар. Бик бай Мәрьям», – дип сөйләде Миләүшә Сафина.

Миләүшә Сафина бу турыда «ТМТВ» каналы видеосында 3.41 минутта сөйли башлый.

Инвалид бала үстерүче җырчы Миләүшә Сафина: «Миңа ошамаган әйбер – кешенең әшәкелеге».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100