Миләүшә Сафинаны авыру кызын авылга әнисе янына кайтарган өчен тәнкыйтьләгәннәр
Җырчы акыл өйрәтүчеләргә җавап биргән.
Җырчы Миләүшә Сафина күптән түгел икенче баласын тапты һәм олы кызын авылга әнисе янына кайтарган иде. Бу уңайдан үзен гаепләүчеләргә җырчы җавап биргән.
«Әлегә Мәрьям безнең белән яшәми, мин яшь бала белән мәшгуль. Тик бу кызымны онытуым, аңа игътибар бирмәвем, бер баланы гына күбрәк яратучы начар әни булуым турында сөйләми.
Мин - балаларым өчен йөрәгемне бирергә әзер әни. Мәрьямне бик каты яратам, улымны да. Миңа Мәрьямне аерып карамаска кушып, кечкенә улым әле аңламый, аңа ул кадәр игътибар кирәкми дип киңәш язалар. Мондый сүзләр ничек башларына килә кайберәүләрнең? Хәтта ир-атлар да кечкенә бала күпме көч һәм игътибар таләп иткәнен аңлый.
Мин үз гаиләм өчен ничек яхшы булуын аңларлык яшьтә һәм адекват кеше. Мондый киңәшләр биргәнче һәм үз фикерегезне такканчы, ким дигәндә минем тормыш белән яшәргә кирәк», — дип язган ул.
Күпчелек инстачылар җырчыны яклап чыккан. «Сез кечкенә балага ияләшкәнче, үзегезнең сәламәтлегегезне ныгытканчы, баланы әбисе карап торуның бер начарлыгы да юк», «Усал теллеләр, кара эчле кешеләр бар инде. Барысы да Сезнең олы йөрәкле, кадерле әни икәнегезне белә. Борчылмагыз», «Кеше сүзе кеше үтерә… Игьтибар итмә аларга», «Сүз юктан, сүз булсын диючеләр. Ничек әйбәт икәнен әни кешедән дә яхшырак кем белсен!» — дип тынычландырырга тырышкан җырчының виртуаль дуслары.
Җырчының икенче никахыннан улы тууы, җырчының беренче никахыннан туган кызы Мәрьямнең тумыштан авыру булуы турында язган идек.