Михаил Леонтьев коронавирустан прививка ясатмаганнарны сарыкларга тиңләгән
«Роснефть» вице-президенты, Россия журналисты һәм телевидение алып баручысы Михаил Леонтьев коронавирустан прививка ясатмаганнарны сарыклар белән чагыштырган. Видеоязма социаль челтәрләрдә таралган.
Бу сүзләр «Вести FM» эфирында әйтелгән. Михаил Леонтьев коронавирустан вакцинация темасына тукталган.
«Сез сарыкларны көтүдә мөстәкыйль йөрергә инандырырга телисез, ләкин көтүчесез көтеп тә булмый аларны. Безнең закон нигезендә сайлап куелган дәүләт хакимияте бар һәм алар шул сарыкларның сәламәтлеген кайгыртырга бурычлы.
«Тотарга да кадарга иде, Башка бер-икене бәрәсе дә кадыйсы. Шуның белән шул. Әллә нинди мәгънәсез локдауннар… Локдаун түгел, даун гына инде бу. Нәкъ даун! Сарыклар бит инде! Нәрсә көтәргә инде алардан! 70 проценты вакцинацияләнмәгән. Телим икән, мәсхәрәлим», — дигән.