Михаил Ефремовка хөкем карары чыгардылар
Танылган артист кеше үлеменә китергән коточкыч авария ясауда гаепле дип табылды.
Бүген Мәскәүнең Пресня суды танылган актер Михаил Ефремовка хөкем карары чыгарды. Исерек килеш рульгә утырып, кеше үлеменә китергән авария ясаган артист 8 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.
Быел 8 июньдә Мәскәүдә актер Михаил Ефремов исерек килеш идарә иткән машина белән авариядә бер кеше һәлак булды.
Бүген судья Елена Абрамова сүзләренчә, актер берничә юл йөрү кагыйдәсен бозган, шулай итеп машина белән идарәсен югалткан. Ул каршы як полосага чыгып, авария китереп чыгарган.
Суд машина белән Ефремов идарә итүен раслаган, машинада башка кеше бар дигән сүзләрнең нигезсез булуын ачыклаган. Һава торышы машина йөртүгә комачауларлык начар булмаган.
Хөкем карарында искәртелгәнчә, Ефремов исерек булганга, башка машинага бәрелүне булдырмас өчен тырышып та карамаган.
Мәрхүм Сергей Захаровның юл кагыйдәләрен бозмавы ачыкланган. Аның Ефремов машинасын бәрелүдән һәлак булуы расланган.
Хөкем карары чыгарганда Ефремовның гаебен тануы, уңай характеристкалары булуы исәпкә алынган.
Михаил Ефремовка суд залында наручник кидергәннәр һәм полиция хезмәткәре белән озатканнар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Ефремова вывели из зала заседания в наручниках, прикованных к сотруднику полиции https://t.co/gmFnQ4S1rJ pic.twitter.com/LVjlHUI5ZH
— РИА Новости (@rianru) September 8, 2020
«Суд Михаил Ефремовны сигез елга гомуми режимлы колониягә озатты. Аны өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Ул мәрхүм Сергей Захаровның олы улы хисабына 800 мең сум күчерергә тиеш», диелә бу хәбәрдә.