Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган артист исерек килеш рульгә утырып башкала үзәгендә коточкыч авария ясаган

Михаил Ефремов ясаган авариядә һәлак булган 57 яшьлек Сергей З. гомере буен машина йөртеп, бер тапкыр да авариягә очрамаган булган.

news_top_970_100

Россиянең атказанган артисты Михаил Ефремов 8 июньдә кич белән 21.44 сәгатьтә Мәскәү үзәгендә ике тоташ сызыкны узып, каршы як полосага чыга һәм фургонга бәрелә. Фургон йөртүчесе бик җитди имгәнә, ул машинасында кысылып кала. Бу ир-ат хастаханәдә вафат була. Михаил Ефремов үзе исән. 

Россия Тышкы эшләр министрлыгы бинасы каршында диярлек, Смоленск мәйданында Ефремов Jeep Grand Cherokee машинасында зур тизлектә бара, каршы як полосага чыгып Lada автофургонына килеп керә. Бу турыда РИА Новости язды.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, бәрелешү шул кадәрле көчле була, ике машина да бер мизгелдә «сикереп» китә.

Артистны полиция тоткарлый. Медицина тикшерүе аның исерек булуын раслый. Ефремовка карата җинаять эше ачылган. Ул исерек килеш юл һәлакәте китереп чыгарган һәм сәламәтлеккә зур зыян китергән өчен гаепләнә. Бу турыда Мәскәү буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, Михаил Ефремовны өч елдан җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал иде. Соңрак авариядә кеше үлү сәбәпле, бу срок унике елга кадәр артырга мөмкин булуы хәбәр ителде.

Михаил Ефремов ясаган авариядә һәлак булган 57 яшьлек Сергей З. гомере буен машина йөртүче булып эшләп, беренче тапкыр авариягә эләккән. Ул Рязаньда яшәгән, Мәскәүдә вахта ысулы белән эшләгән. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Сергейны машина җимерекләре арасыннан чыгару өчен 20 минутлап вакыт кирәк була. Аны Склифосовский хастаханәсенә илтәләр. Ул бүген иртән үлә. Мәрхүмнең үлеме турында туганнары хәбәрләрдән карап белә. 

«Ике ел элек бу фирмага эшкә урнашты. Диңгез ризыклары ташый иде. Ике атналык вахта ысулы белән эшләде. Башка машина йөртүчеләр белән бергә фатир арендалый иде. Ул гомере буе машина йөртте, бер дә авариягә очраганы юк иде. Мәскәүне яратмады, „картаймыш көнемдә туганнардан читтә эшләргә туры килде“, дип әйтә иде», — дип сөйли Сергейның туган. 

Сергей Рязаньда хатыны белән яши. «Гаиләсе бик яхшы. Бай яшәмәделәр, тик бик бәхетле иделәр. Аларның улы, оныклары бар. Буш вакытында бакчада иде. Ял итәргә беседка ясап йөри, августка төзеп бетереп, барыбызны шашлыкка чакырасы иде», — ди бу хатын.

Авариянең шаһитлары Михаил Ефремовны видеога төшереп алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100