Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Михаил Ефремов төрмәгә эләккәннән соң беренче тапкыр интервью биргән

Актер былтыр исерек килеш рульгә утырып авария ясады һәм кеше үлеменә сәбәпче булды. Аны сигез елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

news_top_970_100
Михаил Ефремов төрмәгә эләккәннән соң беренче тапкыр интервью биргән
Михаил Ефремовның шәхси сайтыннан

Михаил Ефремов Белгород өлкәсендәге колониядә утыра. Ул «Стархит» басмасына беренче интервьюсын биргән.

57 яшьлек актер авария ясап колониягә эләккәннән соң бер журанлист белән дә элемтәгә кермәде һәм интервьюлар бирмәде. Ул бары тик «СтарХит» өчен генә искәрмә ясаган.

Актер психологик халәтен «плюс» дип, физик хәлен уртача дип бәяләгән, чөнки элекке авырулары аркасында начар хис итүен әйткән.

«Колония — куркыныч түгел. Бераз гадәти булмаганча иде, чөнки катгый режим, тормышның һәр ягы кагыйдәләргә буйсына. Моңа ияләшергә кирәк. Моңа кадәр яшәгән тормышымда бернинди система юк иде. Ике-өч ай ияләштем», — дигән ул.

Михаил Ефремов берни дә иҗат итмәвен әйткән.

«Колониядәге төрле чараларда мин тамашачы яки җанатар булып катнашам, бу миңа рәхәтлек бирә. Шул исәптән, футбол матчлары уза. Мин үзем теннис уйныйм. Ул әлегә юк, әмма киләчәктә булуын теләр идем», -дигән ул. Ул шулай ук китаплар укуын әйткән.

Негатив әйберләрдән ул гаиләсенең һәм үзенең иминлеге өчен борчылуын әйткән. Илкүләм хәлләр өчен хәсрәтләнмим дигән. Гаиләсендә барысы да яхшы булуын, үзен ташламауларын, карарны йомшартуларына өмет итеп яшәвен әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100