Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Михаил Ефремовка хөкем карары чыгардылар

Танылган артист кеше үлеменә китергән коточкыч авария ясауда гаепле дип табылды.

news_top_970_100
Михаил Ефремовка хөкем карары чыгардылар

Бүген Мәскәүнең Пресня суды танылган актер Михаил Ефремовка хөкем карары чыгарды. Исерек килеш рульгә утырып, кеше үлеменә китергән авария ясаган артист 8 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Быел 8 июньдә Мәскәүдә актер Михаил Ефремов исерек килеш идарә иткән машина белән авариядә бер кеше һәлак булды.

Бүген судья Елена Абрамова сүзләренчә, актер берничә юл йөрү кагыйдәсен бозган, шулай итеп машина белән идарәсен югалткан. Ул каршы як полосага чыгып, авария китереп чыгарган.

Суд машина белән Ефремов идарә итүен раслаган, машинада башка кеше бар дигән сүзләрнең нигезсез булуын ачыклаган. Һава торышы машина йөртүгә комачауларлык начар булмаган.

Хөкем карарында искәртелгәнчә, Ефремов исерек булганга, башка машинага бәрелүне булдырмас өчен тырышып та карамаган.

Мәрхүм Сергей Захаровның юл кагыйдәләрен бозмавы ачыкланган. Аның Ефремов машинасын бәрелүдән һәлак булуы расланган.

Хөкем карары чыгарганда Ефремовның гаебен тануы, уңай характеристкалары булуы исәпкә алынган.

Михаил Ефремовка суд залында наручник кидергәннәр һәм полиция хезмәткәре белән озатканнар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Суд Михаил Ефремовны сигез елга гомуми режимлы колониягә озатты. Аны өч елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Ул мәрхүм Сергей Захаровның олы улы хисабына 800 мең сум күчерергә тиеш», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100