Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Михаил Черепанов: Ветеран балаларына өстәмә пенсия, сугыш чоры балаларына ярдәм һәм хәбәрсез югалганнар турында

1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов "Татар-информ" агентлыгындагы "туры элемтә" режимында әңгәмәсендә сугышта катнашучылар турында мәгълүматларны ничек табарга кирәклеге, ветераннарның балаларына бирелгән өстәмә пенсия, сугыш чоры балаларына ярдәм турында сөйләде.

news_top_970_100
Михаил Черепанов: Ветеран балаларына өстәмә пенсия, сугыш чоры балаларына ярдәм һәм хәбәрсез югалганнар турында

- Михаил Валерьевич, Бөек Ватан сугышы тәмамланган елдан ерагайган саен аның михнәтен, Бөек Җиңүнең бәһасен ныграк аңлыйбыз кебек. Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрбиләр турында мәгълүматларны ничек табып була? Эзләү технологияләрен сөйләп үтсәгез иде...

М.Ч. XXI гасырда Оборона министрлыгы берләштерелгән белешмәләр базасы - "ОБД мемориал" сайтын булдырды. Анда һәлак булган, я яраланып үлгән, я тоткынлыкта үлгән, я хәбәрсез югалган дип саналган сугышчыларның күпчелегенең исемнәре кертелгән. Хәрби трибунал карары белән хөкем ителгән, я атып үтерелгән кешеләр дә бар. Дөрес, кабатлаулар, исем-фамилияләре бозып язылганнар күп, хәтта рус фамилияләрендә дә. 

Мин гел мисалга китерәм: Татарстаннан Ибраһим Американов Архангельск өлкәсендә һәлак булган дип язылган. Ибраһим Американов дигән кеше була алмаган бит инде, килешәсездер. Без исемлекләр буенча карый башлагач, Әмирханов икәнен аңладык. Ул бит безнең югалганнар исемлегендә Әмирханов, ә һәлак булганнар исемлегендә Американов. Менә бу ике чыганакны бергә карарга ярамый, аларны берләштереп булмый. Ниндидер вәкаләтле орган, комиссия, эшче төркем кирәк моңа. Ул очракта, каядыр һәлак булган, исем-фамилиясе бозып язылган кешене нәкъ шул югалган кеше дип танып булыр иде. 

Владимир исеме белешмәләр базасына 5 төрле итеп кертелгән. Владымир дип тә язылган, Дмитрий Димитрий дип киткән. Фамилияләргә килсәк, кайчак Иванов та белорусча Яванау дип язылган. Кызганыч, моны автоматик рәвештә эшләп булмый, ялгышып язылган вариантларны карый торган программа юк. Кешедән генә тора бу эш. Моны республикадан чыкмыйча да башкарып була. Мин волонтерларны, бигрәк тә, ватандашлары, якташлары турында мәгълүмат җыю белән шөгыльләнергә өндим. Боларны элек сер итеп сакланган, аннары ачылган белешмәләр базасы буенча эшләргә кирәк.

Без хәбәрсез югалганнар буенча мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Бездә 4 мең анкета җыелды инде, югалганнарның балалары, я оныклары мөрәҗәгать итә. Бу эшне,бер караганда, һәр студент, һәр укучы уздыра ала. Хәзер интернетка һәркем керә ала. Эзләү отрядлары, иҗтимагый оешмалар да эзли ала. Мәгълүмат табу әллә ни кыен түгел, әмма бозып язылган булса, профессионаллар гына таба ала. Районы да, исем-фамилия вариантлары да бозып язылган очраклар була. Мондый мисаллар күп, бу вакытта профессионалдан башка беркем эшли алмый, чөнки кайбер белешмәләр буенча фәнни-тикшеренү үткәрү кирәк. 

Без 4 мең мөрәҗәгать итүченең өчтән беренә генә ярдәм итә алабыз. Шуңа күрә мин иганәчеләргә дә мөрәҗәгать итәм: безнең республикада бу эшне башкарырга кирәк дисәк, әгәр без бүген республикада хәбәрсез югалган, һәлак булган ата-бабаларыбызны хәтерлибез дибез икән, бу эшне яртысы күләмендә булса да башкарырга ярдәм итегез.

Бу эш көн саен квалификацияле дәрәҗәдә башкарылырга тиеш. Әлегә республикада бер оешма да моның белән көндәлек шөгыльләнми, чөнки финанслау кирәк. Компьютерлар бар, әмма алар үзләре генә берни эшләми, грантларны техникага дип бирәләр, әмма хезмәткәрләрнең эше өчен түләүгә акча кирәк. Шуңа күрә мин республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәм: бу эшне көн дә башкарырга кирәк, шул вакытта хәбәрсез югалган 200 мең кешенең икесенең берсен булса да табар идек. Тиздән инде алар турында хәбәр итүче дә калмаячак.

Без музейга мөрәҗәгать итүчеләрдән, Зәй районыннан Яхъя Исмәгыйлев, Теләчедән Гыйльметдин Хәсәнов, Бөгелмәдән Петр Михалев, Әлки районыннан Степан Макаров буенча белешмәләр таптык. "Похоронка"лары әзер, килегез, алыгыз. Безгә дистәләгән шундый мөрәҗәгать итүче бар, бәлки, онытканнардыр, я инде табылыр дип уйламыйлардыр. Шуңа исләренә төшерәм: килеп алсыннар. Без "похоронка"лар өләшергә Хәтер маршларына йөрибез анысы. 7 май көнне Буага барачакбыз, күптән түгел Балык Бистәсендә булдык. Арчага барырга җыенабыз. Әмма мондый маршларда гына өләшеп өлгермибез. Волонтерлар иҗтимагый башлангычта гына моны эшли алмый. Аннары мәктәп дәрәҗәсе түгел бу. Профессионаллар кирәк. Эзләү технологиясен профессионаллар дәрәҗәсендә белү кирәк. Тапшырылмаган бүләкләр буенча да шул ук хәл. Әлегә мондый хезмәттәшлек Әлмәт районы белән генә бар. Ветераннар советы финанслый, шуңа күрә без аларга ай саен йөзләгән хәбәрсез югалган сугышчыны табабыз.

"10 минутлык булса да тапшыру кирәк"

- Сугышта якыннарын югалткан ялгыз әби-бабайларга нишләргә? Аларга кая мөрәҗәгать итәргә?
М.Ч. Безнең республикада яшәүче һәркемгә, безнең телевидение каналлары аша махсус тапшыруларда мәгълүмат җиткерелүен теләр идем. Минемчә, атнасына 10 минутлык тапшыру булса да, без Татарстан кешеләренә генә түгел, республикадан читтәге якташларыбызга да ярдәм итә алыр идек.

Кагыйдә буларак, авылларда яшәүчеләр каядыр мөрәҗәгать итә алмый. Һәр район үзәгендә төбәкне өйрәнү музее бар. Икенчедән, ветераннар советы бар. Күп кенә районнарда археология белән шөгыльләнүче эзләү отрядлары бар. Шул ук волонтерлар да, "Үлемсез полк" оешмасы бар. Шуңа күрә мин моның белән районнарда яшәүчеләр үзләре шөгыльләнергә тиеш дип саныйм.

Иң яхшысы - авылда берәр укучылар отряды шушы эшкә тотынуы. Без, мәсәлән, билгеле бер районда барлык фатирларга, йортларга шалтыратып чыгабыз, әбиләрдән, берәр хәбәрсез югалган кешеләрегез бар идеме, дип сорыйбыз. Әгәр булса, мәгълүматлар буенча белешмәләр базасыннан эзлибез. Ә моның белән бит мәктәп, теләсә нинди иҗтимагый оешма шөгыльләнә ала. Бер хезмәттәшебез дини оешмаларга - мәчетләргә, чиркәүләргә мөрәҗәгать итә. Гыйбадәт вакытында мулла яки батюшка да сораштыра ала. Безгә район музейлары аша мөрәҗәгать итеп була. Һәр районда татфронт.ру сайтының корреспондент пункты бар. Казанда да безне якшәмбе Җиңү паркында табып була. Һәр шимбә мине Кремльдә Бөек Ватан сугышы музеенда табарга була. Мин киләчәктә һәр районда шушы эшкә тотынырлар дип өметләнәм.

"Җиңелгән Германия хәбәрсез югалганнарны "һәлак булган" дип таный, ә без - юк"

- Хәбәрсез югалганнарны һәлак булган дип тану юнәлешендә нинди эш үткәрелә?

М.Ч. Ни кызганыч, без әлегә икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан, шушы проблема әлегәчә хәл ителмәгән бердәнбер ил. Мин гел шул хакта искә төшерәм: җиңелгән Германиядә дә 52 елда Хөкүмәт махсус рәвештә хәбәрсез югалганнар буенча мәсьәләләрне чишү өчен җыелды. Аларда да язмышлары билгесез 3 млн солдат булган. Хөкүмәт дәрәҗәсендә шундый карар кабул ителгән: мирас мәсьәләләре дөрес хәл ителсен өчен, тоткында тәгаен кем исән калганын ачыклаганнар, ә читкә киткәннәрен, сатлыкҗан, дезертирларны аерым исемлеккә чыгарганнар, ә өйләренә кайтмаган калганнарын "үлгән" дип тану турында карар кабул ителгән. Аларның барысының да күмәк язмыш, әгәр кеше ниндидер билгеле бер яудан кайтмаса, аны шул полк сугышкан урында һәлак булган дип таныганнар. Алар юридик рәвештә "һәлак булган" дип 52 елда ук танылганнар.

Бездә, кызганыч, бу сорау һаман хәл ителмәде. Советлар Союзы 19 млн га якын офицер-солдатын югалтты, югалганнары 5 млн нан артык. Республика буенча 700 мең кеше сугышка китте. Безнең исәпләүләр буенча, 388 меңе кайтмаган. 200 меңе юридик күзлектән "үлгән" дип санала. 

Бүген кешене һәлак булган дип тануның бердәнбер мөмкинлеге – әгәр туганнары, апа-энеләре военкоматтан сугышка киткәнен раслый икән, фронтка юллануы турында документы була икән, "хәбәрсез югалган" дигән кәгазе булса, судка бара, судья гына бу кешене "һәлак" дип таный ала. 

Бездә бөтен судьялар да бу проблеманы аңлап бетерми, шуңа күрә югалган сугышчының туганнары еллар буе тилмереп йөри, бернигә ирешә алмый. Бу фаҗигале факт. Мин Президентларга да мөрәҗәгать иттем, Оборона министрына, Дәүләт Думасы депутатларына, ветераннар советына да. Җавап бер: бездә сатлыкҗаннар күп, шуңа күрә без бар кешене дә үлгән, дип таный алмыйбыз. Шәхсән мин, немецларга караганда, бездә сатлыкҗаннар күбрәк булган дип уйламыйм. Советлар Союзы территориясендә бу проблеманы хәл иткән бердәнбер кеше – Төрекмәнстан Президенты. Аның әтисе хәбәрсез югалган иде, мин мәгълүматлар табып бирергә булыштым, һәм ул хәбәрсез югалган барлык кешеләрне һәм компромат булмаганнарны махсус указ белән "һәлак булган" дип таныды. Бу 2000 елда иде. Бездә Россиядә, Татарстанда андый карарлар юк, кызганыч.

 - Хәрби бүләкләр турында кайдан мәгълүмат табып була икән?

М.Ч. Беренчедән, "ОБД мемориал" сайты бар, икенчедән, югалтулар һәм бүләкләүләр буенча сайтларны берләштерделәр дә,"Память народа" сайтын булдырдылар. Анда һәлак булганнар гына түгел, бүләкләнүчеләр турында да мәгълүматлар бар, шул исәптән исән кайтучылар турында да. Бу башка юнәлеш. Әгәр кемдер әтисе яки бабасы нәрсә өчен медаль алганын белми икән, бүләкләнү турында документлар арасында табарга була. Әмма анда 12 млн документ кына, күп кенә якташларыбыз эләкмәгән булырга мөмкин. Бу белешмәләр базасы ахыргача ачылмаган. Кешеләр безгә музей-мемориалга килә, я Президент йөкләмәсе буенча, Җиңү паркында мемориал булдырылган иде бит. Паркка керү юлында электрон хәтер китабы бар, анда белешмәләр табарга була. Мин анда якшәмбе кизү торам. Мемориал хезмәткәрләре дүшәмбедән кала көн саен эшли, 10 нан 12 гә кадәр кызыксындырган сорау белән аларга мөрәҗәгать итәргә була.

"Татарстан - тоткыннар турында белешмәләр базасын ачкан бердәнбер төбәк"

- Тоткынлыкта булганнар турында мәгълүмат ни дәрәҗәдә ачык? Аны ничек табып була?

М.Ч. Без тоткынлыкта булганнар турында белешмәләр базасын 90нчы елларда ачкан бердәнбер төбәк. Бу бездә, Хөкүмәт йөкләмәсе буенча, ул вакытта КГБ җитәкчесе генерал Кәримуллин тарафыннан эшләнгән. Безгә, мин җитәкләгән Хәтер китабы редакциясенә, өйрәнү өчен безнең якташларның 60 мең эше тапшырылган иде. Бу я тоткынлыктан кайткан, я немецлар тарафыннан тоткынлыкта дип теркәлгән кешеләр турында. Бармак эзләре, фотографияләр белән карточкалар 90нчы елларга кадәр сер итеп сакланды. Башка төбәкләрдә бу һаман шулай. Хәзер ичмасам фамилияләр урынына туу урынын кертеп тә безнең белешмәләр базасыннан тикшереп була. Без аларны татфронту. ру, кремник.ру сайтына керттек. Аларда тоткынлыкта булганнар исемлеге бастырылган. Без кемнең каян икәнен, кайчан тоткынлыкка эләккәнен яздык.

Күпчелегенең алдагы язмышы билгесез. Әллә ул тоткынлыкта исән калып, монда кайтып безнең лагерьга эләгеп, Уралда үлгән. Әллә ул өенә түгел, башка төбәккә кайткан. Бу да сирәк күренеш булмаган. Кагыйдә буларак, элекке тоткыннар үзләре турында берни сөйләми. Әгәр кем дә булса туганының тоткынлыкка эләккәнен белә икән, бу эшләр Казанда Үзәк дәүләт архивында саклана. Әмма белешмәләрне Архив туганнарына гына бирә ала. Тарихчыларга, төбәкчеләргә дә, тикшеренүчеләргә дә бирмиләр, гәрчә базасын без төзегән булсак та.



"Сәяси репрессия корбаннары турында мәгълүмат һәр районда булырга тиеш"

- Сәяси репрессия корбаннары турында мәгълүматны ничек табып була?

М.Ч. Сәяси репрессияләр узган гасырның 17 елында башланган, әмма төп дулкыны сугышка кадәр 37-39 елларга туры килә. Күп кенә якташларыбыз сугышка чакырылган, фронтта югалган дип исәпләнә, чынлыкта исә алар репрессияләнгән, бездә кулга алынган, безнең төрмәләрдә үлгән, я атып үтерелгән. Без "Татарстан Республикасы сәяси корбаннары" китабын ике телдә 18 том итеп чыгардык. Бу китап һәр районда булырга тиеш. Бу китапны таба алмасагыз, миндә 58 нче сәяси маддә буенча хөкем ителгән 55 мең кешедән торган исемлек бар. Анда җинаятьчеләр юк, реабилитацияләнгәннәр генә бар. Шул исемлекне карарга була. Безнең Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати үзәгендә дә мәгълүмат ачык. Кеше атып үтерелгән булса да, Татарстан территориясендә лагерьда үлгән булса да - нечкәлекләрен белеп була. Эчке эшләр министрлыгына рәхмәт - Хәтер китабы кертү өчен, 23 мең фамилия буенча, шул исәптән, төрмә хастаханәсенең 1800 пациенты буенча мәгълүмат ачылды.

"Хәбәрсез югалганнарны табу дәүләт дәрәҗәсендә булырга тиеш"

- Сугышта катнашканнарның туганнарына хәбәр җиткерү буенча гомуми ресурс булдыруның әһәмияте ни дәрәҗәдә?

М.Ч. Без, геройларның күпчелеген һәлак булган дип танымый торып, митингларда матур сүзләр сөйли алмыйбыз. Татарстанда кайтмаган кешеләрнең күпчелеге бу. Сатлыкҗаннар исемлеге билгеле, алар махсус хезмәтләрдә бар. Хәрби җинаятьчеләрне һаман да эзлиләр, бу дөрес тә. Әгәр без сатлыкҗаннар белән югалганнар исемлеген чагыштыра башласак... 90нчы елларда шулай эшләгән идек. КГБ Аксубай районыннан 2,5 мең югалган кешенең 16сы тоткынлыкта исән калган, әмма кайтмаган дип җавап кайтарды. КГБ шундый белешмә бирде. Шуңа күрә мин бу эш иҗтимагый рәвештә түгел, ә дәүләт дәрәҗәсендә булырга тиеш дип саныйм. Бу кызыл эзтабарлар, волонтерчылар, тимурчылар эше түгел. Бу дәүләт бурычы. Аны бюджет акчасына дәүләт оешмасы эшләргә тиеш.

Сугыш ветераннарының балаларына нинди ташламалар бар? 

- Сугыш ветераннарының балаларына бүген нинди ярдәм чаралары, ташламалар бар?

М.Ч. Бу, беренче чиратта, һәлак булган сугышчыларның балаларына булса да өстәмә пенсия түләү белән бәйле. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2012 елның 22 февралендә 142 нче Хөкүмәт карарын имзалады. Ул һәлак булган хәрби сугышчыларның гаиләләренә өстәмә финанслауны күздә тота. Әгәр һәлак булган хәрби сугышчыларның варис дип танылган балалары инвалид булса гына, өстәмә пенсиягә хокуклы. Бүген бу аена 14 мең сум.

Миңа икенче бөтендөнья сугышында үлгән кешеләрнең балалары булган 1 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итте. Бу 1 мең бала пенсия алмый, алар бу хакта белми дә. Аларга беркая да, бу хакта сөйләмиләр. Ә ни өчен? Мин бу бурычны балаларга булса да кайтарырга кирәк дип саныйм. Ветераннар үзләре күбесе исән дә түгел инде, ә менә балалары - 80 яшьлек әби-бабайларга бу акчаларның кирәге чыгар иде. Якыннары Һәлак булганнар яки хәбәрсез югалганнар гаиләләре өчен ниндидер ташламалар бар, ләкин алар формаль төстә генә, алар буенча әле озак белешеп йөрергә кирәк. Ташламалар нигездә инвалидларда гына. Сәламәт кешегә өстәмә финанслау, ташлама да юк - бу бик сәер.

Сугыш балалары кемнәр ул?

- Ә сугыш чоры балалары нинди ярдәмгә өмет итә ала?

М.Ч. Иң борчулы темаларның берсе - сугыш чоры балалары статусы. Россиянең һәр төбәгендә бу статусны администрация башлыклары үзләре билгеләргә тели. Кемне сугыш балалары дип билгеләүне үзләре хәл итмәкче була. Мин белүемчә, әлегә тыл хезмәтчәннәре дигән статус кына бар. Әгәр кеше 5 яшьтән колхозда эшләгән икән, фронтка булышкан - көтү көткән, нидер үстергән, 14 яшьтән госпитальләрдә, заводларда эшләгән булса, бу балалар тыл хезмәтчәннәре булып сугышта катнашучыларга тиңләштерелгән. 

Россиядә бик күпләр сугыш балалары дигән төшенчәне күтәрергә кирәк дип саный. Сугышка кадәр туган балалар- сугыш чоры балаларымы, юкмы? Сугыш чоры балалары - әтиләрен сугышта югалткан балалармы, сугышка кадәр яки сугыш елларында туган, әтиләре исән кайтканнармы, сугышта катнашучылардан туып, аннары ятим калганнармы? Сүз шул хакта. Башта юридик статусны билгеләргә кирәк. Бер караганда, бу статусны билгеләргә ашыкмаган Дәүләт Думасы депутатларын, Хөкүмәтне аңлыйм мин, чөнки бездә карый башласаң, Россиянең яртысы - сугыш балалары. Шуңа күрә бу статус тәгаенләнми. Миңа калса, һичьюгы, һәлак булганнарның балаларына булса да өстәмә пенсия түләнергә тиеш.

"Музей экскурсоводлары да Михаил Девятаевның каһарманлыгы нидә булуын белми"


- Бүген укучыларга гражданлык тәрбиясе максатында мәктәпләрдә нинди эш үткәрергә кирәк? Бүген укучыларга җитәрлек белем биреләме? Ничек саныйсыз?

М.Ч. Әле генә 98 мәктәптән кайттым, анда партизан-подпольщикларның туганнарының слеты узды. Тагын бер кат инандым: музей бар, эш үткәрелә, форма, галстук бар, яхшы сүзләр сөйлиләр, әмма музей экскурсоводлары да Михаил Девятаевның каһарманлыгы нидә булуын белмиләр. Бүген укучыларның, студентларның күпчелеге Советлар Союзы Геройлары каһарманлыгы турында да, Җиңү мәгънәсе, бабаларыбыз Берлинга кадәр ни өчен барганын да белми. Дәреслекләрдә социализм лагере төзер өчен диелгән, ә ул юк та. Әгәр балаларга, без Берлинга кадәр бармасак нәрсә буласы турында сөйләмәсәк... Ракеталар кулланып, атом сугышы башланыр иде бит! 45 елның февралендә Гитлерның шундый мөмкинлеге булган. Бу хакта балалар берни белми. 

Безнең балаларга һәм оныкларга бу турыда сөйләү мөһим дип саныйм. Бүген балаларга Гитлерның Мәскәү, аннары Сталинградка кадәр ни өчен шулай тиз барып җитүе турында да сөйләү кирәк. 

Дәреслекләрдә язылганча, без сугышка әзер булмаганга, безнең танк, пулеметлар, пушка, самолетлар булмаганга түгел. Бу дөрес түгел. Бездә бик яхшы танклар булган, Гитлерныкына караганда күбрәк тә. Сәбәбе монда түгел - без сугышка әзерләнгәнбез, әмма Гитлерга каршы сугышка түгел. Көньякта без нефтьне саклап калырга теләгәнбез, 41 елда нефтьне Гитлер түгел, ә Бөекбритания тар-мар итәргә җыенган. Безнең гаскәрләр үз бурычын үтәгән. Һәм бу хакта белергә кирәк. Балалар һаман да ата-бабаларын Гитлерга караганда акылсызрак дип саный. Сталин янәсе әзерләнмәгән, Гитлер акыллырак булган да, безнең илнең яртысын камап алган. Сәбәбе шунда: гадәттәгечә безнең дошманнар без көткәннән күбрәк булып чыккан. Без союздаш дип санаган партнерлар дошман булып чыккан. Бу хакта сөйләргә кирәк. Алар белергә тиеш: безнең илнең чикләрендәге теләсә нинди күңелсез вакыйгага әзер булу кирәк.

Азнакайдан Әҗвәт Җиһаншин соравы:

- Минем абыйны, Венгриянең Будапешт шәһрендә 1945 елның гыйнварында немецлар үтерә. Исеме Шәех Җәләев. Похоронка кәгазендә “паркның көнчыгыш өлешендә” күмелгән дип язылган. Похоронканы Азнакайда военкоматка кереп алган идем. 2014 елда Венгриягә барган идем, каберен эзләп табармын дип, туфрак та алып барган идем. Ләкин миңа ярдәм итмәделәр, монда парклар бик күп диләр. Ул агач үсә торган парк булды микән, әллә хәрби кешеләр җирләнгән җир шулай парк дип аталамы икән?

Әлеге кешене белешмәләр базасыннан эзләгәндә, Михаил Черепанов сугышчының исем-фамилиясе бозып язылганын ачыклады.

М.Ч. Военкоматта карточка бер исем-фамилия буенча тутырылган, ә писарь башкача язган. Алар Шаех Заляевны (Шәех Җәләевны) эзләгәннәр, ә һәлак булганнар исемлегендә ул Шейк Зеляев дип язылган. 1910 елда туган, 1945 елның 11 гыйнварында үлгән. Чыннан да, военкомат биргән похоронкада Будапештта җирләнгән диелә, әмма төгәл мәгълүмат юк. Нинди парк икәнен ачыклау өчен, Будапештта җирләнгән кешеләр исемлегеннән эзләргә кирәк. Моның өчен Россия Федерациясе Оборона министрлыгы каршында хәрби мемориаллар булдырылган. Анда полковник, генераллар Россиядән читтә җирләнгән кешеләр буенча эш алып баралар. Шул оешмага мөрәҗәгать итеп, алар Венгриядә җирләнгәннәр арасында мондый кеше бармы, кабере бармы икәне турында мәгълүмат бирәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100