Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миңнеханов Чакмагыш егетен кабатлап шаярта: «Атны белмәгән идем болай чабар диеп»

«Чакмагыш егете шулай диде шул», «А по русски теперь можно?!», «Өйрәнсеннәр», «Сөбханалла» кебек йөздән артык комменатрий язганнар.

news_top_970_100
Миңнеханов Чакмагыш егетен кабатлап шаярта: «Атны белмәгән идем болай чабар диеп»
@rusminnikhanov (Скриншот)

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграм сәхифәсендә татар аты янында төшкән фотосын куйган һәм аның астына ат чабышында җиңгән Чакмагыш егетенең «Атны белмәгән идем болай чабар диеп» дигән сүзләрен кабатлап язган. Рөстәм Миңнехановның сәхифәсенә язылучылар аның тел төбен аңлап, хуплау комментарийлар калдырганнар.

Фото «Чакмагыш егете шулай диде шул», «А по русски теперь можно?!», «Өйрәнсеннәр», «Сөбханалла» кебек йөздән артык комменатрий җыйган.

Туры эфир барганда журналистның рус телендәге соравына татарча җавап биргән Башкортстанның Чакмагыш районы Рапат авылында яшәүче татар егете Илмир Миңникәев бер көндә танылды. Аның видеосын бик күп пабликларда күрергә була. Социаль челтәрләрдә Илмирның сүзләре мемга әйләнгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100