Өметсезлек, яки «Путиннан сорагыз»: Арча районы Кенәр авылында хастаханә ачылырмы?
Арчаның Яңа Кенәр авылында ике катлы зур хастаханә бинасында җил уйный. Оптимизациягә эләгеп ябылган хастаханәне кире кайтаруларын сорап, халык чаң суга. Өметле эшме бу? «Татар-информ» хәбәрчесе хастаханә эзеннән әлеге сорауларга җавап эзләде.
Оптимизация дигән нәрсә сүздә яхшыртуны күз алдында тотса, чынлыкта күп кенә учреждениеләрнең башына җитеп туктады. Шул оптимизация аркасында күпме кешенең эшсез калуын да исәпкә алсак, чәчләр үрә тора. Сүзе заманча һәм матур яңгырый, аңлаешсызрак та шуның өстенә. Ул оптимизация күренешенә һәр авылда юлыгырга була. Мәктәпләрне шулай ябып, кушып бетерделәр, укытучылар да шулай эшсез калды.
Арча районы Яңа кенәр авылында исә тагын бер оптимизация нәтиҗәсе булып, ике катлы зур гына хастаханә буш утыра. Ә Кенәр үзе дә бик кечкенә авыл түгел. Ике мең ярым кеше яши, җирлеккә тагын ун авыл керә. Ә участок хастаханәсе ул ун авылны гына түгел, башка авыл җирлекләрен дә кабул итәргә тиеш.
1995 елда төзелгән хастаханә 2011 елда әлеге дә баягы шул оптимизация программасына эләгә дә инде. Тәүлек дәвамында эшләгән, операцияләр ясый торган хастаханәне кыскартып, көндезге стационар ясыйлар. Төзелгән вакытында ренгент кабинетлары да, хәтта бала тудыру бүлмәләрендә өстәлләр дә җылыткыч белән була. Андый җылыткычлар район үзәгендә дә булмый ул заманда. Инфекция бүлеге өчен аерым бокслар белән тулы бер бина төзиләр. Анысын исә МЧСка тапшыралар.
«Бу оптимизация кая барып җитәр инде», — ди авыл халкы, ул елларны сагынып искә алып.
Җиһазларны ахыр чиктә Арчага күчереп бетерәләр, хастаханәне яртылаш ябалар. Аның берничә бүлмәсе генә хастаханәнеке булып кала. Оптимизацияләндерелгән бүлмәләрдә 2008 елда «Өмет» дип аталган тернәкләндерү үзәге ачалар. Тик өметләр дә акланмыйча кала. «Өмет» бер ачыла, бер ябыла. Кырлайга да күчеп карый, Чүрилегә дә барып кайта, кабаттан Кенәрдә төпләнә. Ахыр чиктә барыбер ябылып туктый, җиһазлары башка районга китә. Кыскасы, бер дигән хастаханәнең кирәген бирәләр.
Хәзер исә «Өмет» тә юк, хастаханәнең тулы көчкә эшли башлавына да өмет юк дәрәҗәсендә.
«Безгә хастаханә кирәк»
Күптән түгел генә Кенәрдә авыл җыенында бу мәсьәлә дә уртага салып карала. Авыл халкы белән район башлыгы Илшат Нуриев та очраша. Берничә ел дәвамында «Өмет» тернәкләндерү үзәген кире ачтыру артыннан йөриләр. Чөнки анда якын-тирә районнардан да килеп йөрүчеләр, тернәкләндерү курсларын алучылар була. Авыл җыенында исә «Өмет» тә, хастаханә ачу проблемалары икесе бергә күтәрелә. Укытучы Миләүшә Әхмәтгалиева сүзләренчә, авыл халкының өмете «Өмет» түгел, ә тулы көчкә эшләүче хастаханә. Авылда барыбер тиешле дәрәҗәдә эшли торган тернәкләндерү үзәге ачып булмый, дип уйлыйлар. Авыл халкы фикеренчә, «Өмет» ачылса, хастаханәне кабат кайтаруга өмет тә калмый.
— Без пенсия яшендә. Безгә ул реабилитация үзәгенең бөтенләй кирәге юк. Чөнки без Арчага социаль яклау бүлегенә барып, льготалар аша бөтен төрле санаторийга да китә алабыз. Мин аны авыл халкына да кирәк түгелдер дип уйлыйм. Ә хастаханә бөтен кешегә дә кирәк. Укып кайткан кызлар да эшли иде анда. Штатларын япкач, киттеләр инде. Хастаханә булса, эш тә булыр иде, — дип сөйләп китте Миләүшә апа.
Авыл халкы Президентка да хат язган инде, тик әле җавап белән генә көттерәләр икән. Миләүшә апаның ире Ринат абый исә авыл җыенында хастаханә кирәк дип чыгыш ясаган.
— Ветераннар советы җитәкчесе реабилитацион үзәк яклы булып сөйләгән, ә ирем хастаханә кирәк дип сөйләгән. Җыен карарын кабул итәр өчен тавыш бирдерделәр. Реабилитацион үзәкне кире торгызу өчен биш-алты гына кеше кул күтәргән һәм хастаханә кирәк дип бөтен зал күтәргән.
Ул ветераннар советы рәисе «Өмет» не ачарга кирәк дип, халыктан кул куйдырып та йөрде. Ул вакытта халыкның хастаханә ачылуына чыннан да өмете өзелгән иде. Ә хәзер бергәләп йөри башлагач, халык та «чыннан да нигә безгә реабилитацион үзәк, безгә хастаханә кирәк», дип күтәрелде, — дип сөйләделәр алар.
Шуңа өстәп, әйткәнемчә, Кенәр хастаханәсе бер түгел, ун түгел, ә якын-тирәдәге бөтен авылларга бер участок хастаханәсе. Ташкичү авыл җирлегенең ун авылы да, Кышкар, Кишетләр дә шушында карый. Бер генә табиб эшләсә дә, коронавирус аркасында стационар бөтенләй эшләүдән туктап торса да, кәгазьдә ул участок хастаханәсе булып санала. «Мине карагыз әле», — дип башка дәүләт учреждениесенә бара торган түгел, чөнки участок хастаханәсе бар санала. Миләүшә апа да Арча хастаханәсенә керә торган түгел, ди.
— Бер тапкыр Арча хастаханәсе бардык. Без анда керә дә алмадык, без анда кирәк түгел. Алар электән безнең үзебезнең хастаханә булуына өйрәнгәннәр. «Үзегезгә барыгыз, үзегездә йөрегез», — дигән сыман гына кул селтиләр безгә.
Шушмабаштагы хастаханәнә дә яптылар. Кенәрдә хастаханәне ачсалар, Шушмабашлар да безгә килә алыр иде бит. Якын-тирәдә кырык авыл бар шундый. Арчага йөргәнче безгә генә килә алырлар иде бит алар да. Аннары Арчага автобус та йөрми хәзер. Өлкән яшьтәге, машинасыз кешеләргә Арчага ук баруы да читен. Әле барып та кереп булмый. Шуңа күрә Кенәр хастаханәсен кире эшләтеп җибәреп булмас микән дигән өмет белән йөрибез. Тормышка ашардай өмет микән тик… Илле койка булмаса, яртысы булса да булсын иде, — дип сөйләде ул.
«Өмет» нең файдасы күп иде»
Шулай да җыенда «Өмет» тернәкләндерү үзәге яклы булып кул күтәргән биш-алты кешенең дә позициясен белергә булдык. «Өмет» не кире эшләтеп җибәрү өчен янып-көеп йөргән кеше — ветераннар советы рәисе Габделбәр бабай Сабиров булып чыкты. «Таяк белән килгән кешеләр таяксыз кайтып китә иде», — дип сөйләде бабай.
— Бик яратып, якын-тирә районнардан киләләр иде бит анда. Егерме ике кеше эшли иде, алар эшсез калды. Ике хатын-кыз биш балалы, калганнары өч-дүрт балалы. Өлкәннәр дә дәваланудан мәхрүм булдылар.
Табиблар да бар, массаж да, парафин да, тренажерлар да, уколлар алу мөмкинлеге дә бар иде. Аякларны тозлы суга да тыгып утыра идек. Куллары күтәрелмәгән, таяк белән килгән кешеләр әзрәк тернәкләнеп кайтып китәләр иде инде. Файдасы бик күп иде, — дип сөйләде «Өмет» не кире кайтаруга өметен өзмәгән Габделбәр бабай.
Авыл халкы икегә генә бүленмәгән. Өченче позиция яклы кешеләр дә — хастаханәнең дә, тернәкләндерү үзәгенең дә кабаттан ачыласына ышанмаганнар бар. Хәер, бездә бер ябылган әйберне кабаттан ачуы бик авыр булганын белә торып, бу фикердәге кешеләрнең позициясе дә аңлашыла. «Күпме йөриләр бит инде. Хастаханәне кыскарткач та йөреп карадылар, „Өмет“ не япкач та йөрделәр. Бер файдасы да булмады. Барыбер үзгәрешсез калачак», — дип сөйләде исемен әйтергә теләмәгән Кенәр кешесе. «Йөрдең ни, йөрмәдең ни. Безнең сүздән генә бернәрсә дә булмый инде. Кем ачсын аны кире?» — диде икенчесе. Менә шулай бер хастаханә зур бер авылны кисәкләргә бүлеп куйган. Шулай да юк белән бар бер түгел бит. Өченче позициядәге кешеләр дә хастаханә булса, «безгә барыбер» димәсләр иде. Бу җәмгыятьтәге нормага әйләнеп барган нормаль булмаган күренешләргә ияләшү нәтиҗәсе генәдер.
Авыл советы рәисе: «Икесе дә кирәк»
Авыл советы рәисе Әгъзам Гайфуллин исә «икесе дә кирәк» дип ярып салды. Шулай да халыкның беренче чиратта хастаханәгә ихтыяҗы барлыгын раслады рәис.
— Икесе булса да бик әйбәт булыр иде. Хастаханәдә хәзер бер генә табиб эшли, икесе декретта. Табиблар да җитми, авыручылар да күп, олы кешегә Арчага хәтле бару да читен. Тернәкләндерү үзәге булса да әйбәт инде. Анда дәвалану гына түгел, ә мәдәни чаралар да, кул эшләре түгәрәкләренә хәтле бар иде.
Моңа кадәр икесе бергә эшләп килгәннәр иде. Җыенда халыкның 98-99% хастаханә кирәк дип тавыш бирде. «Өмет» тернәкләндерү үзәге өчен биш кенә кеше кул күтәрде.
Бездән генә була торган әйбер түгел шул. Авыл бюджеты белән генә күтәреп булмый. Бу Республика дәрәҗәсендә хәл ителсә генә инде. Җыенда район башлыгы бар иде. Тагын мөрәҗәгать итеп карарбыз диде ул да, — дип сөйләде Әгъзам Әдһәм улы.
Район башлыгы: «Ул минем карамактагы бина да, эшчәнлек тә түгел»
Кенәр хастаханәсе язмышы эзләреннән Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның телефонын җыйдым. «Бу сорау миңа түгел, Владимир Владимир улы Путинга», — диде башта глава. «Район башлыгы буларак бу мәсьәлә сезгә дә кагыла бит», — дигәч, борчылуын һәм бу сорау артыннан йөрүен, әмма бернәрсә дә аннан тормавын белдерде. «Миннән торса, бүген, дөресрәге, кичә үк ачкан идем инде «Өмет“ен дә, хастаханәсен дә», — диде Илшат Габделфартович.
— Моңарчы «Өмет» үзәген кире ачу турында йөргән идек бит. Җыелышка чын күңелдән «Өмет» үзәге кирәк, халыкның аңа ихтыяҗы бар дип ышанып барган идем. Ә анда халык торып басып: «Безгә ул үзәк кирәк түгел, безгә хастаханә кирәк», — дип әйтте. Анда булган пенсионерлар да хастаханә кирәк дип күтәрде кулларын. Мин шаккатып кайттым. Мин, җитәкче буларак, халык сораганны эшләргә тиеш бит.
Хәзер хастаханәне нишләтеп була дип, сәламәтлек саклау министрлыгы белән сөйләшәбез. Ул минем карамактагы бина да, эшчәнлек тә түгел. Ләкин, район башлыгы буларак, мин бу мәсьәләгә битараф кала алмыйм. Мин аның артыннан йөрим, нәрсә килеп чыгасы миннән тормый. Әгәр дә миннән торса, мин аны бүген ачар идем. Дөресрәге, кичә ачкан булыр идем «Өмет»ен дә, хастаханәсен дә, — диде район башлыгы.
Әмма Илшат Нуриев, хастаханәне ачу өчен беренче чиратта белгечләр кирәген һәм аларның бер дә авылга тартылмаганлыкларын белдерде. Миләүшә апа Әхмәтгалиева исә: «Ике яшь кыз кайткан иде. Штатларын кыскарткач, киттеләр инде», — дип сөйләгән иде.
— Хастаханәне эшләтеп җибәрер өчен, беренче чиратта, эшләргә кеше кирәк бит. Ярар, ремонтын да ясарбыз, җиһазын да куярбыз, бәлки. Авыл җирендә эшләргә кеше юк. Миллион ярым акча бирәбез, буш фатирлар тора, кайтам дигән кешегә. Менә кемне куып кайтарып була? Сине кайтарып буламы? Кайтасыңмы? Арчада да табиблар җитми. Нишлик инде, уйлыйбыз, министрлык белән сөйләшүләр алып барабыз. Анда бер генә табиб эшли бүгенге көндә. Ә халык сорый инде. «Табыгыз, уйлагыз, сез бит җитәкчеләр», — ди. Кемне камчылап алып кайтарып була? — ди глава.
Сәламәтлек саклау министрлыгы: «Тәүлек буе эшләүче хастахнә ачу планлаштырылмый»
Шушы көннәрдә Татарстанның сәламәтлек саклау министр Марат Садыйков Арчага эшлекле сәфәр кыла. Илшат Нуриев та: «Безгә министр киләсе бар. Шунда сөйләшеп бетерербез», — дип кабатлаган иде. Министрлыкка рәсми хат язып, хастаханәнең киләчәген белергә булдык. «Хәзерге көндә медицина ярдәме Арча үзәк хастаханәсендә күрсәтелә. Стационар ярдәм тәүлек буена планлы һәм экстрен рәвештә алып барыла. Ашыгыч ярдәм кирәк булган пациентлар Яңа Кенәр стационарының санитар транспорты яки ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киленә. Хәзерге вакытта Яңа Кенәр участок хастаханәсендә тәүлек буе эшләүче стационар ачу планлаштырылмый», — ди, министрлыкның матбугат хезмәте.
Ә бер дигән ике катлы таш бина белән нәрсә буласын алар үзләре дә белми булып чыкты. «Яңа Кенәр участок хастаханәсе бинасын куллану буенча төрле вариантлар карала. Хәзерге көндә карар кабул ителмәгән. Нәрсә генә булса да, Яңа Кенәр участок хастаханәсе, амбулатория һәм көндезге стационар үз эшләрен дәвам итәчәк», — ди сәламәтлек саклау министрлыгы.
Соң сүз
Кенәр хастаханәсе якын тирәдәге унтугыз авылга бердәнбер участок хастаханәсе. Кенәрнең үзендә ике мең ярым кеше яшәсә, шушы унтугыз авылга бергә халык саны алты мең була да куя. Ә төгәлрәк итеп әйткәндә 6 681 кешегә исәпләнгән бу хастаханә. Шуңа өстәп, аларның 923е — балалар. Менә хәзер чагыштырып карагыз: Әтнә район хастаханәсе 12 883 кешегә хезмәт күрсәтә. Әтнә — район үзәге, ә Кенәр — гади бер авыл. Шуңа өстәп, Арчадагы район хастаханәсенә барып йөргәнче, Кырлай, Иябаш авылларын, Шушмабашка караучы уналты авылны санасаң, кырыкка якын авыл килеп чыга. Аларны санамас идек, Арчага барып җиткәнче Кенәрне ике тапкыр урарлык вакыт үтә. Чагышытырып карасак та, бу космик саннар уйландыра бит. Кырыкка якын авыл Кенәргә барса, Арча хастаханәсенә йөкләнеш кимер иде. Эшләү һәм дәвалау дәрәҗәсе артыр иде дә бит.
Шуңа өстәп, хәзер Биектау районына кергән Дөбъязда нәкъ шундый ук хастаханә эшләп килә икән. Шул ук проект белән салынган игезәк хастаханә анда да. Дөбъязда халык саны да әзрәк, юкса. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча авылда 1740 яши дип исәпләнә, ә Кенәрдә 2015 елгы исәпләр буенча 2346 кеше. Нишләп Дөбъяз хастаханәсе оптимизациягә эләкми калды икән? Бәлки районда аны сакларга теләгәннәрдер? «Безнең карамакта түгел», — димичә, «безнең районда урнашкан объект» һәм иң мөһиме «безнең район халкы яши торган авыл» дип саклаган булганнардыр бәлки?
Аннары «Эшләргә кеше юк! Менә син кайтасыңмы соң эшләргә?» дигән сүзләрне дә җавапсыз калдыра торган түгел. Беркемне дә камчылап кайтарып булмый анысы. Юнәлеш буенча укыган кызлар да читкә кияүгә китеп югала ала, дөрес. Әмма бу очракта хәлләр башкачарак түгелме икән. Чөнки оптимизациягә эләккәнче гөрләп эшләп утырган хастаханәдә табиблар кытлыгы булмаган. Шул ук «Өмет» ябылгач та, егерме ике кеше эшсез калды, дип сөйли Габделбәр абый. Шуларның икесе — биш балалы ана. Ул табиблар, шәфкать туташлары, техник хезмәткәрләр барысы да эшкә урнашып бетә алдымы икән? Урнашсалар да, белгечлекләре буенча эшлиләр микән? Хезмәт хаклары ипи белән тозлык кына түгел микән? Үзләре яшәгән җирдә, авылда таптылар микән ул эшне, әллә инде читкә барып, ягъни «попутка» да торып, яки бензин яндырып йөри микән алар эшкә? Хастаханә ачылган һәм эш урыннары булган очракта алар кире кайтмас микәнни?
Егерме ике кеше әз сан түгел. Шуңа өстәп, авыл халкының Президентка юллаган хатында мондый сүзләр дә бар: «Авылыбызның мәктәбен бетергән ике дистәгә якын яшьләре медицина уку йортларында белем алалар. Эш урыны булса, кайсыберләре туган авылына кайтырга тырышыр иде, бөтен кеше дә шәһәргә ашкынып тормый бит, авылны яратучылар да шактый», — дип яза Кенәр халкы.
Хәзерге көндә Арча-Казан юлына тыз-быз йөреп кенә торучы машиналар тузан да кундырмый. Чөнки халык Казанга йөри эшкә. Бензин бәясе көн саен артып торуын исәпкә алганда, ярты хезмәт хакы юлга гына китә дип санарга була. Кирәкме ул адәм баласына? Районда эш булса, шулай юлда тилмереп йөрер идеме кеше? Беркемнең дә авылда торасы килми, яшьләр шәһәрдә кала дигән сүзләр дә — сылтау. Беркем дә рәхәт тормыштан качып китми, эш һәм уңайлыклар эзләп китә.
Халык юктан гына чаң сукмый, халык юктан гына тавыш күтәрми. Халыкның нормаль шартларда кешечә яшисе генә килә. Ике катлы зур таш бинаның эчендә җил йөри. Косметик ремонт ясап куйсаң, район хастаханәсе кебек булырлык бина Кенәрдә. Бина һәм булган җиһазлары әрәм, ә дөньядагы эпидемиологик вазгыять тотрыклы булмаган чорда медицина ярдәмен тулысынча ала алмаган халык җәл. «Мәктәпләр, хастаханәләр ябылмаса, яшьләр шәһәргә китәргә мәҗбүр булмаслар иде, балалар да туып торыр иде, Аллаһ авылыбызга бәрәкәт иңдерер иде», — дигән авыл халкы җәл.