news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Метрода интим белән шөгыльләнгән егет һәм кызга штраф салганнар

Метрода интим белән шөгыльләнгән егет һәм кызга штраф салганнар

news_top
Метрода интим белән шөгыльләнгән егет һәм кызга штраф салганнар
Түбән Новгородта метрода секс белән шөгыльләнгән егет һәм кызга 50 мең сум штраф салганнар. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.  
    
Егет белән кыз февраль аенда изге Валентин көнендә метрода җенси мөнәсәбәткә кергән. Алар башка пассажирлардан да оялмаган. Хәзер егет тә, кыз да 25шәр мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.
  • Егет белән кыз метро вагонында башка пассажирлар каршында секс белән шөгыльләнгән. Теләсә дә теләмәсә дә шаһит булган кеше бу парны видеога төшергән. Февраль аенда булган вакыйга өчен аларны шушы көннәрдә хөкем итәләр, дип язган идек.  
Тикшерүчеләр бу эшне "җәмәгать тәртибен катгый бозу, җәмгыятьне хөрмәт итмәү" дип бәяли. Аларга биш елга якын иректән мәхрүм итү янаган. 

20 ноябрьдә суд өченче тапкыр утырышка җыела. Судья җинаять эшен туктата һәм җәмәгать тәртибен бозу өчен штраф сала, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар