Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Егет белән кызны метрода интим белән шөгыльләнгән өчен хөкем итәләр

Сөяркәләр якын тирәдәге кешеләрдән оялмаган, видеога төшерүдән дә курыкмаган.

news_top_970_100
Егет белән кызны метрода интим белән шөгыльләнгән өчен хөкем итәләр

Түбән Новгородта метрода җенси мөнәсәбәткә кергән егет белән кызны судта хөкем итәләр. Шаһит булган кеше җиде минутлык интимны видеога төшереп барган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Алар метро вагонында башка пассажирлар каршында секс белән шөгыльләнгән. Теләсә дә теләмәсә дә шаһит булган кеше бу парны видеога төшергән. Февраль аенда булган вакыйга өчен аларны шушы көннәрдә хөкем итәләр.

Кыз егетнең тезләренә утырган. Үзе хәрәкәтләнә. Хәтта видеога төшергәнне күреп, махсус кылана. Язма 7 минут дәвам итә. Яшьләр шул вакытта берничә поза алмаштыра, диелгән әлеге хәбәрдә.

Видеоязма социаль челтәрләрдә таралгач, полиция егет белән кызны эзләп таба. Җинаять кодексы буенча бу эш хулиганлык дип бәяләнә. Метрополитенда мәхәббәт белән шөгыльләнгән өчен аларга ярты миллионга кадәр штраф яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100