news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Метрәйдә Азия Заһидуллина хуҗалыгын су баскан: «Дулкынланып акты, күпме хезмәт әрәм...»

news_top
Метрәйдә Азия Заһидуллина хуҗалыгын су баскан: «Дулкынланып акты, күпме хезмәт әрәм...»
Фото: Азия Заһидуллина архивыннан. Видеодан скриншот

Быел аномаль кызу җәй һәм корылык фаразлаганнар иде. Әйтергә кирәк, эсселекнең эзе дә күренми әле, еракларда «адашып» йөрүен дәвам итә бугай. Аның каравы, яңгыры ишә генә. Җиләк-җимеше, яшелчә-бәрәңгесе өчен файдага, дип сөенсәк тә, соңгы көннәрдә көчле яуган яңгырларның хәвеф-хәтәрләргә китерүе турында да ишетелгәли башлады. Мәсәлән, узган ялларда Мөслим районы Метрәй авылы «агып китә» язган. Авыл башында үз иркенә әкрен гынә агып ятучы «Салкын чишмә»гә басу сулары да кушылып, күпернең торбаларына сыеша алмыйча, су ташкыны авылга төшкән. Әлеге видеоны социаль челтәрләрдә шагыйрь, авыл активисты Рүзәл Минһаҗев күрсәткән иде.

Кинәт килеп төшкән ташу аеруча да зур зыянны Азия апа Заһидуллина ихатасына һәм бакчасына салган. Хуҗабикәнең төп-төз булып утырган ярты бакча бәрәңгесе, җиләк, помидор-борычлары ләм эчендә. Ишегалларында сазлык, йөрерлек түгел. Күпме кул хезмәте, күпме тырышлык, чын мәгънәсендә, юып алгандай булган. «Интертат» Азия Заһидуллинаның үзе белән элемтәгә керде.

Фото: © Азия Заһидуллина архивыннан

«Су фундамент биеклеге күтәрелде»

Яңгыр ул көнне чиләкләп койды, болыты белән төште, – ди Азия апа. – Яңгыр туктаганда, чишмә әле әкрен генә челтерәп ята иде. Су, күрәсең, җыелган-җыелган да, тулгач, агып төшкән инде. Бик куркыныч күренеш бу, әйтеп кенә аңлатырлык түгел. Күрсәгез икән, дулкынланып-дулкынланып акты.

Мондый хәл белән узган ел да очрашкан идек инде без. Инде менә икенче ел шулай бакчабызның астын-өскә китерә. Язгы ташулар вакытында да болай итеп агып киткәнебез юк иде безнең.

Бәрәңгеләрем гел ләм генә. Әле ничек юдырып алып китмәде. Узган ел бәрәңгеләр төбе-тамыры белән актарылып аккан иде. Берән-сәрән генә башларын күтәрә башладылар инде. Помидорларларым, борычларым – барысы да су астында калды. Быел яңа сорт җиләкләр утырткан идем. Алар да гел ләм генә.

Чәчәкләремне, чәчәк савытларын – барысын агызып китте. Күпме куйган хезмәтебез әрәм булды. Әле ярый карлыган-куралар икенче яктарак үсә. Аларга кадәр барып җитмәде, – ди хуҗабикә.

Фото: © Азия Заһидуллина архивыннан

Азия апа сүзләренчә, су ташкыны төшү белән, туп-туры нигезгә килеп бәрелә икән. Инде хуҗабикәнең, төбенә су җыелып, йортның нигезе җеби күрмәсен, дип эче поша.

Бәрәңгесе өчен дә артык кайгырмыйм, калганы җитәр. Өйгә тагын «һөҗүм итмәсен» дим. Балалар кайткач, нигез кырыйларын цемент белән ныгытырбыз инде.

Мунчаның фундаментларын да юдырып китте, кирпечләре генә тырпаеп тора. Узган ел мунча эченә дә кергән иде, быел, ничектер, кермәгән әле, бик тиз аккангамы икән.

Фундамент биеклеге күтәрелде су, өйдән бакча ягына чыга торган баскычка хәтле агып китте. Ишегалларында диңгез булып чайкалып торды. Кызларым ишегалдында бот төбеннән диярлек суда йөрделәр. Чүпләрне эткәләп тордылар. Чөнки ташу белән нинди зур чүп-чар бар, барысы да безнең ишегалдына агып төште. Ярый, Раушания кызым капкаларны ачып калырга өлгерде. Вакытында җитешмәсәң, агым вакытында капканы да ачып булмый бит ул. Капка-коймаларны да алып китәр, өйгә дә су тулыр иде. Капканы ачкач, төп агымы шуннан чыгып китте, урамнардан елга булып акты.

Кызымның машинасын өскәрәк менгереп өлгердек, түбән урында калса, һичшиксез аңа да су керә иде. Ишегалдына хәзер дә керә-чыга торган түгел, – дип сөйли хуҗалыгындагы хәлләр турында Азия апа.

«Артык сөенү ярамады бугай...»

Азия апаның ихатасын да, ташудан соң коточкыч хәлгә килгән «Салкын чишмә» янын да Метрәйлеләр, зур өмә ясап, бергәләп төзекләндергәннәр. Әлеге эшне авылның активисты Рүзәл Минһаҗев башлап йөргән.

Рүзәлгә рәхмәт инде. Авылның бөтен проблемаларын да күреп-белеп тора. Бер генә эндәштем үзенә. Чишмә өстенә дә тракторга төяп түгәрлек чүп-чар өелгән иде. Чыгып, балалар белән йолыккалап карадык та, туктале, Рүзәлгә языйм, минәйтәм. «Хәзер килеп җитәбез, апа», – диде. Зур өмә ясадылар, олы яшьтәге авылдашларыбыз да килде. Шимбә көн булса да, өйләрендә дә эш күп булуга карамастан, бөтенесен ташлап, ярдәмгә ашыктылар, рәхмәт яугырлары. Чишмәне дә бик әйбәт итеп чистартып куйдылар. Бик тыныч, әйбәт, матур чишмә иде, югыйсә. Шуннан бакчага сулар сиптерә идек. Безнең яшәгән җирләребез бик матур бит. Ишегалдым быел аеруча да матур иде, шуңа сокланып карау, артык сөенү дә ярамады бугай, – ди Азия апа.

«Уңдырышлы кырларга да зыян салачак»

Авыл халкы су басуның төп сәбәбен берничә ел элек төзекләндерелгән күпердән күрә. Азия апаның кызы Миләүшә сөйләвенчә, чишмәнең юлы авыл урамы аша үтә. Күперендә элек бер генә олы торба торган. Төзекләндергән вакытта анысын сүтеп, 2 кечкенә торба урнаштырганнар. Миләүшә сүзләренчә, чүпләр шушы 2 торба арасына да тыгылып кала. Су басуга шул сәбәпче булырга мөмкин.

Әле бүген дә бик каты яңгыр яуды. Мин видеога төшереп тордым. 10 минут явуга, су күтәрелде, әмма бүген торбага сыешты, ташымады. Су басканнан соң районнан килеп, торба янында трактор белән бер кечкенә чокыр казып киткәннәр иде. Бәлки, шуның файдасы булгандыр.

Дөресен генә әйткәндә, монда төгәл генә «күпер аркасында су баса» дип тә әйтеп булмый инде. Чишмә юлы буйлап геодезистлар тикшерү уздырып алсалар да яхшы булыр иде. Чөнки киләчәктә дә шулай дәвам итсә, мондый ташулар уңдырышлы кырларга да зур зыян салачак, – ди Миләүшә.

Гаилә, үзара киңәшеп, ярдәм итүләрен сорап, «халык контроле»нә хат язып караган булган. Әмма, видеодан скриншот итеп алган фото дөрес түгел, дигән сәбәп белән, аларның хатларын кире кайтарганнар.

Район җитәкчелегенә дә, Метрәй авыл җирлегенә дә мөрәҗәгать иттек. Җаваплы кешеләр килеп карады. Мәсьәләне контрольгә алырлар дип өметләнәбез. Интектереп яткырмаслар инде безне болай итеп, мондый хәлдә калдырмаслар, – дигән өметтә ул.

«Тормышы да тыныч түгел бит. Бәлкем, табигать тә шуңа тынгысызланадыр»

«Интертат» Рүзәл Минһаҗев белән дә элемтәгә керде. Аның сүзләренчә, бу – бөтен авылга килгән афәт.

Азия апага кулыбыздан килгән кадәр ярдәм иттек. Ул безнең – Метрәй дип янып торган, бик авыл җанлы, хөрмәткә лаек апабыз. Мәчетебезне дә тәртиптә тота, Коръән ашлары уздыруны оештыра. Барысы да аның аша уза.

Бу – Азия апага гына түгел, бөтен авылга килгән афәт инде. Чишмәбез тулып ташыды, быел – яңгырлы ел, грунт суларына да туенгандыр. 15 минут кына көчле итеп ява да, таудан агып төшә. Бәлкем, көзгә экскаватор белән каршылык – бордюр ясап куеп булыр.

Өмә ясаган көнне өлкәннәрдән бер фикер ишеттек. «Янгынга, утка каршы су белән көрәшеп була. Ә менә суга каршы көрәшеп булмый. Су каршында без көчсез», – диделәр. Чыннан да, бернәрсә эшләп булмый икән. Без, берничә егет, машиналарга юлны күрсәтеп, агып төшкән әйберләрне кырыйгарак чыгарып кына тордык.

Инде башка хуҗалыклар да саклык чаралары күрә башлады. Канаулар казыйлар. Көне дә һаман болытлап тора бит аның, аязыр исәбе юк. Алга таба мондый хәвефләр килмәсен инде, авылны саклыйсы килә. Тормышы да тыныч түгел бит. Бәлкем, табигать тә шуңа тынгысызланадыр, – дип, үз фикерен белдерде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар