Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Металл коючы 25 яшьлек кыз: «Үземне кызганмыйм, хатын-кыз бөтен эшне эшли ала»

Алисә Кильмакаева — 25 яшьлек татар кызы. Ул металл кою заводында эшли. Бу — сәламәтлек өчен зарарлы җитештерү. Хәзер кешеләр авыр хезмәттән курка, яшьләр җиңел эш кенә эзли диючеләргә Алисәне күрсәтегез. Яшь булуына карамастан, тормыш чыныктырган аны.

news_top_970_100
Металл коючы 25 яшьлек кыз: «Үземне кызганмыйм, хатын-кыз бөтен эшне эшли ала»
Гөлүзә Ибраһимова

Алисә белән яшьләр форумында танышкан идем. Ул Минзәләнеке. Хатын-кызлар көне якынлаша башлагач, хатын-кызның һөнәрләре турында уйлап йөргәндә, ул искә төште. Нигә заводка кергән, Минзәләдә башка эш юкмы икән дип уйлап куйдым. Инстаграмда язып җибәрдем. Ул Казанга укырга килгән икән, шулай күрешергә булдык. Алисә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында читтән торып укый.

«Металл кисәкчекләре тәннән юылып бетми»

Ул «КАМАЗ» филиалында — металл кою заводында эшли. Белгечлеге дә ул өлкәгә якын тормый. Шулай да бер ел элек заводка эшкә кергән. «Нигә анда барып кердең?» — дип сорагач та: «И-по-те-ка», — дип елмайды ул.

Заводка урнашканчы белемем буенча мәктәптә, балалар бакчасында эшләдем. Белгечлегем буенча эшкә керсәм, Минзәләдә акчасы бик әз. Мәктәптә эшләгәндә уналты мең сум хезмәт хакы ала идем, ә хәзер ким дигәндә ике тапкырга күбрәк алам. Җәй көне илле мең дә булырга мөмкин. Җәй көне җитештерүдә бик кызу, без мичтән чыккан кайнар металл янында эшлибез. Шуңа өстәмә түләүләр була.

Ул мичләрдән зур машиналар өчен ясалган запчастьләр чыга. Ул детальне чүпләрдән арындыру өчен, кер юу машинасының барабанына охшаган җайланмага урнаштырабыз. Ул центрифуга сыман әйләнә, шул вакытта пычраклары, чүпләре аерыла. Ул барабанга детальләрне махсус җайланма ярдәмендә тутырабыз, әмма деталь эләгеп калса, үзебезнең физик көчне кулланырга туры килә.

Җитештерүдә бик эссе, һавада авыр металлар, тузан, әлбәттә. Без махсус киемнән, битлек, күзлек, колакчын киеп эшлибез. Безнең бригадада эшләүче ун кешенең сигезе — хатын-кыз. Эшкә ияләндем инде. Минем өчен иң авыры — соңыннан эш урынын җыештырып, себереп калдыру. Ул вакытка бик арылган була. Кулга сөял чыга. Мин авылда да себерке, көрәкне алай еш кулланмыйм. Ул металл кисәкчекләре душта гына юылып бетми, мунча кергәч кенә тән чистара. Эштә вак-төяк киселүләр дә була, җәй көне кан басымы булырга мөмкин, тын кысылу барлыкка килгәнен сиздем. Шулай да мин әле заводтан китү турында уйламыйм, — дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, заводта эшләүнең яхшы ягы да бар — эш өйгә ияреп кайтмый. Аларга эш урынында фотога төшәргә дә ярамый икән.

«Әтине җирләргә дә бара алмадым»

Алисә кечкенәдән эшләп үскән. Чын авыл кызы буларак, сыер сава, эчәге юа, тавык йонын йолкый, бәрәңге утырта, кадак кага, утын яра белә.

Мин андый эштән беркайчан чирканмадым. Әни белән фермада сыер астын чистарткан бала мин. Апам белән мине ризык, кием белән тәэмин итү өчен әни ике эштә эшләде. Ул иртәнге өчтә фермага бара иде, мин дә әнигә иярәм. Бәлки, әби-бабай белән калырга теләмәгәнмендер. Мин әле мәктәпкә дә кермәгән идем, сыерлар астын чистарттым. Курыкмаганмын да шунда. Фермага барыр алдыннан, кыңгырау тотып, сөт җыеп йөргән вакытлар да исемдә. Хуҗасы чыкмый торса, шул кыңгырауны чыңгылдата идек. Әни өч авылга почта да тарата иде. Апа белән мин дә чыгам, кемнең почта тартмасына, кемнең капка ярыгына газета кыстырып йөрдек.

Кайбер кеше ничек инде заводта эшлисең, үзеңне кызганмыйсыңмы, ди. Юк, үземне кызганган юк. Хатын-кызның теләге булса, ул бөтен җирдә эшли ала, — дип сөйләде ул миңа.

Алисәнең башка әтидән туган апасы бар. 2012 елда аның үз әтисе вафат булган. Күз яшьләре аша кыз шул көнне искә алды.

Кояшлы, салкын кышкы көн иде, мин 8 сыйныфта укыйм, мәктәптән кайттым. Ишектән өйгә керүгә аш бүлмәсе күренеп тора. Әни дусты белән сөйләшеп утыра. Мин ишекне ябуга әни: «Әтиең үлгән, үтергәннәр…» — диде. Ничек бүлмәгә кергәнемне, өс киемен салганны хәтерләмим дә. Мин әтине соңгы тапкыр 2008 елларда күргәнмендер. 2005 елда әти белән әни аерылышты, әти Азнакайда калды, без әнинең туганнары ягына Минзәләгә күчтек. Мин әтине җирләргә дә бара алмадым. Әни машина таба алмагандыр, бәлки, белмим, әмма без бара алмадык.

Мине «әтисе кызы» диләр, чыннан да холкым, үз-үземне тотышым, буй-сын, йөз чалымнары әтигә охшаган. Әти турында сөйләргә бик авыр иде, хәзер ияләнәм бугай. Сирәк кенә төшемә керә әти. Соңгы тапкыр әтине төштә күргәч, елап уянган идем. Авылда зиратка кергәч: «Әти, авыр вакытта миңа берәр билге бир, — дип сорыйм, — ди ул.

Алисәнең үги әтисе бар. Ул — апасының әтисе. Алисә үзе генә яши. Ипотекага Минзәләдә йорт алган. Ул йортка әти-әнисе күченгән, ә кыз үзе фатирда яшәп калган. «Үги әти белән мөнәсәбәтләр әйбәт. Шулай да мин аңа „әти“ дип эндәшә алмыйм, гәрчә ул миңа „кызым“ дип эндәшә», — ди ул.

«Мин үзем белән горурланам»

Алисә әле кияүдә түгел. Бөтен яклап, барлык туганнар, дуслар, күршеләр тарафыннан теге сорау яңгырамый калмый инде. Кайчан кияүгә чыгасың? Һәр нәрсәнең үз вакыты, ди ул. «Әле көллияттә укыган вакытта ук 25 яшьтән дә иртәрәк кияүгә чыкмыйм дип үземә сүз биргән иде. Укыган вакытта кияүгә чыккан дусларымны күрә идем, күбесе укуын ташлады», — ди ул.

Аның бармагындагы йөзеккә күзем төшкәнне күреп алды. «Анысы егетләр бәйләнмәсен өчен», — дип елмайды кыз. Аның сүзләренчә, егете һичшиксез татар булырга, үз телендә аралашырга тиеш. Ул балаларының да татар телен камил белүен тели, әмма шул ук вакытта балаларның саф татар телендә генә сөйләшүе мөмкин түгел диярлек дигән фикердә.

Алисә үзе татарча фильмнар карарга ярата. «Берәрсе татарча фильм карарга чакырса, йөгереп барам, ди.

Һәр төнне татарча фильмнар карап үткәрә алам. Дәвамы да булса шәп булыр иде. Гыйнвар аенда гына Ютубтан фильм карадым. Дәвамы ТНВ сайтында диелгән һәм сылтама күрсәтелгән иде, ә ул сылтама эшләми, сайттан эзләп карадым, әмма таба алмадым. Шуны да сиздем: элеккеге фильмнар барыбер әсәргә таянып төшерелә, хәзергеләрдә мәгънә бераз үзгәреп бирелә кебек», — ди ул.

Алисә татарча шигырьләр укырга да ярата.

Төрле вакытта илһам килергә мөмкин. Моңсу булса, шигырь укыйм, аннан тагын утырып елыйм. Үземне хыялый дип әйтмәс идем. Кем өчендер хыял булган әйбер минем өчен — максат. Минем өчен хыял бик озак вакыттан соң тормышка аша торган әйбер булырга тиеш кебек. Хыялымны әйтә дә алмыйм.

Беләсеңме, мин үзем белән горурланам. Үз тормышыма үзем хуҗа, кешегә ялынмыйм, үзем теләгәнчә эшлим. Кадак та кагам, утын да ярам — хатын-кыз һәм ир-ат эше дип аерып тормыйм. Миңа кеше әйткәне, өйрәткәне кирәк түгел, үземнеке кирәк. Беркем дә миңа «мә» дип китереп бирми, мин аны аңлыйм. Барысы да үз кулымда. Туганнарыңны ничек кенә яратсаң да, үзең белән горурланырга кирәк», — ди ул.

Без Алисә белән бер кафеда очрашкан идек. «Беренче тапкыр шулай озак кафеда утырдым», — диде ул соңыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100