news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Берсен 50 мең сумга, икенчесен 80 меңгә алдылар»: келәмчелек һөнәре бүген кирәкме әле?

Казанда келәм ясау осталарының беренче төбәкара съезды узды. Чаралар программасы Казанның Уникаль осталык үзәгендә тарихи һәм заманча келәмнәр күргәзмәсе ачылышыннан башланып китте.

news_top
«Берсен 50 мең сумга, икенчесен 80 меңгә алдылар»: келәмчелек һөнәре бүген кирәкме әле?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Келәмнәр төрле була: текин, фарсы келәмнәре. Гомумән, келәм – совет чорындагы һәр фатирның аерылгысыз бер өлеше. Ул өйгә җылылык һәм ямь өсти. Шулай ук кешенең тормыш дәрәҗәсен күрсәтә.

«Өеңдә фарсы келәме булса, димәк, синең хәлең яхшы. Әгәр ул әле Югославиядән дә китерелгән булса, син, мөгаен, сәүдә өлкәсенең «атказанган хезмәткәредер». Менә нәкъ шундый келәмгә төреп, җинаятьчеләр фатир хуҗасының гәүдәсен алып чыккан...» Социаль челтәрләрдә Леонид Каневскийның (заманында «Следствие ведут ЗнаТоКи» тапшыруы аша танылган актер – иск. «Интертат») шундый сүзләре таралаган.

Күргәзмәдәге келәмнәрне карап йөргәндә, шул сүзләр искә төште. Чыннан да, бүген интерьерның гади бер өлеше итеп кабул ителгән келәмнең элек мәгънәсе күпкә тирәнрәк булган.

Фотоальбомыгызны гына ачып карагыз: һичшиксез, диварга эленгән келәм фонында төшкән бер фотосурәт булса да табылачак. Ә телефоннар булмаган заманда, йокларга яткач, келәмдәге бизәкләр буйлап бармак йөрткәнегезне хәтерлисезме?

Эх, бар иде заманалар... Күргәзмәгә кайтыйк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Келәм ясау һәм келәм туку озак еллар дәвамында югалган һөнәрләр дип саналды»

Бүген келәмнәрне элеккечә диварга элеп кую гадәте сирәгәйде. Алар инде кешенең матди хәлен күрсәтүче билге дә түгел, һәм, гомумән, келәмчелеккә кызыксыну кимеде. Шуңа күрә юкка чыгу куркынычы янаган һөнәрне саклап калу һәм үстерү максатыннан бу съезд оештырыла.

Чарада Дагыстан, Башкортстан, Удмуртия, Татарстан, Карелия, Премь крае, Төмән өлкәсе, Мәскәүдән килгән осталар, туку фабрикалары җитәкчеләре катнаша. Программада түгәрәк өстәлләр һәм остаханәләр үткәрү каралган иде.

Проект җитәкчесе, «Таткультресурсцентр» директоры Алсу Мифтахова сүзләренчә, әлеге проект Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында гамәлгә ашырыла.

«Проектның беренче этабы 2024 елда белем бирү сессиясе форматында узды. Ул вакытта 45 оста укуларда катнашты. Бүген исә без төбәкара форум дәрәҗәсенә күтәрелдек һәм Россиянең төрле төбәкләреннән осталарны чакыра алабыз. Күргәзмәдә бүген 150гә якын экспонат тәкъдим ителә. Алар арасында Иран һәм Һиндстан келәмнәре дә бар», – диде ул.

«Күргәзмәдә 150гә якын экспонат тәкъдим ителә»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее шулай ук чараның партнеры.

«Келәм ясау һәм келәм туку озак еллар дәвамында югалган һөнәрләр дип саналды. Әмма соңгы 15 елда белгечләребез һәм галимнәребез бу һөнәрләрнең башлангычына, аларның чыганакларына төшенә алды», – диде музейның яңа директоры Дамир Натфуллин.

«Паласларга үз халкыбызга хас бизәкләр төшерелергә тиеш»

Әйткәнемчә, күргәзмәдә төрле милләт вәкилләре тарафыннан, төрле техникалар кулланып эшләнгән һәм төрле чорларга караган келәмнәр тәкъдим ителгән иде. Ләкин минем игътибарымны аеруча татар һәм башкорт паласлары җәлеп итте.

Татар келәмчелеге турында интернетта шундый мәгълүмат китерелә. 1552 елда Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, татарларда йөнтәс келәмчелек тармагы («ворсовые ковроделие» – иск. «Интертат») юкка чыга диярлек. Бу һөнәрнең хан сарае остаханәләрендә үсеш алганлыгы турында фикер әйтелә. Шуңа күрә татарларда йоннан тукылган төксез келәмнәр, ягъни паласлар киң таралган була. Кул станогында тукылган мондый паласлар эре геометрик бизәкләре һәм ачык төсләре белән аерылып торган.

«Палас – көнкүрештә идән җылырак һәм йомшаграк булсын өчен кулланыла торган әйбер. Ләкин хатын-кызлар беркайчан да гади генә соры палас тукып, аны идәнгә җәеп куймаган. Алар күңелләрендә туган орнаментлар аша гаиләләрен, балаларын күз тиюдән сакларга тырышкан.

«Татар паласларындагы бизәкләр башкортныкы белән бик охшаш»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татар паласларындагы бизәкләр башкортныкы белән бик охшаш. Алар, нигездә, композицион төзелеше белән генә аерыла. Гомумән, дөньяның кайсы гына почмагында, нинди генә халыкта булмасын, келәмнәрдә ромб рәвешендәге бизәкләрне очратырга мөмкин. Чөнки ромб традицион келәм туку сәнгатенең нигезен тәшкил итә», – дип аңлатты декоратив-гамәли сәнгать рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Гүзәл Мостафина.

Башкорт паласы турында Башкортстанның Миякә районында яшәүче Гүзәл Вәлитова сөйләде. Ул 2000 еллардан бирле башкорт паласларын өйрәнү һәм аларның үзенчәлекләрен саклап калу белән шөгыльләнә.

«2010 нче елларга кадәр башкорт паласы бик онытылган хәлдә, аның белән кызыксынучы да юк иде. Ул вакытта мине иң гаҗәпләндергәне шул: Башкортстаннан чит илләргә күченеп киткән якташларыбыз мине эзләп табып, башкорт паласы тукуны сорый иде. Ә хәзер игътибар арта башлады, безнең Башкортстанда да палас белән бик мавыгалар.

Мине палас тукырга өйрәткән Зәйнәб әбинең биш баласы бар иде. Ул балаларының һәрберсенә һәм 17 оныгына палас тукып бирде. Мин аның янына өйрәнергә килгәндә, аңа 85 яшь иде. Зәйнәб әби 97 яшендә вафат булды, ләкин соңгы көннәренә кадәр станок артында эшләде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Аннары күршедә яшәүче Хәлимә апа бар иде. Ул бизәкне яки төсне бозсаң, әрли иде, бизәкне бозарга ярамый. Хәзер күп кенә осталар интернеттан матур бизәк күрәләр дә шуны кабатлыйлар, ләкин бу дөрес түгел. Паласларга үз халкыбызга хас бизәкләр төшерелергә тиеш.

Башкортстанда табигате белән аерылып торган урыннар күп: таулы төбәкләр дә, Дим буе да бар. Мәсәлән, таулы якларда буй-буй бизәкле гади паласлар – «буй баласлар» киң таралган булса, безнең якларда геометрик яки үсемлек бизәкләре белән бизәлгән катлаулырак паласлар – «асалы баласлар» өстенлек итә», – дип сөйләде ул.

«Паласлар бүгенге заманга һәм яшьләргә дә ятышлы булырга тиеш»

Гүзәл ханым паласлардагы бизәкләргә нинди мәгънә салынуын да аңлатып узды.

«Төп башкортлар – асаба башкортлар. Аларның җиргә вотчина хокукы, ягъни үзләренә бирелгән җирне биләү хокукына ия булган. Менә «Дим буе» паласларындагы шакмаклар да җир кишәрлеген аңлата.

Элек җир малайга гына бирелгән, ә безнең картатайның беренче хатыныннан бары тик 5 кыз бала гына туа. Шуңа күрә картатай 60 яшендә икенче хатын ала, һәм аларның малайлары туа.

Кайбер бизәкләрне «бадыян» чәчәгенә дә охшаталар. Безнең якларда аны «сигез оҗмах ачкычы» дип тә атыйлар. Бу бизәк кешене чирдән, бәла-казалардан саклый дип санала.

«Паласлардагы шакмаклар җир кишәрлеген аңлата»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Кайбер бизәкләр исә «бөти» формасында ясала. Шуңа күрә аларны үзгәртергә, бозарга ярамый. Югыйсә, үз нәселеңне саклау традициясеннән читләшәсең дигән сүз», – диде ул.

Гүзәл Вәлитова бер паласны тукып бетерү өчен ике айга якын вакыт кирәклеген әйтте. Шунысын да искәртергә кирәк: ул бу эш белән төп хезмәтеннән бушаган вакытта гына шөгыльләнә.

«Озак итеп утырсаң, эшләп була, ләкин гел утырып булмый бит. Менә кыш көне биш палас тукып чыктым, шуннан бирле әле дә утырып булмый. Палас тукыганда җепләрне кул белән дә тартырга туры килә. Шуннан соң хәтта кулым шешеп чыкты, җәй буе азапландым», – дип сөйләде ул.

«Палас туку сәнгать төре генә түгел, ә арт-терапия чарасы да булып тора»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Телефонында төрле үлчәмдәге паласларның фотоларын күрсәткәндә, Гүзәл ханым: «Менә монысын 50 меңгә, икенчесен 80 меңгә алдылар», – дип аларның бәяләрен дә әйтте.

Бүгенге көндә осталар бу һөнәрне саклап калу өчен борынгы бизәкләрне өйрәнергә һәм сакларга, шул ук вакытта паласларны заман таләпләренә яраклаштырырга кирәклеген ассызыклый. Шулай ук, алар фикеренчә, палас туку сәнгать төре генә түгел, ә арт-терапия чарасы да булып тора.

«Бу паласлар бүгенге заманга һәм яшьләргә дә ятышлы булырга тиеш. Минем балаларым борынгы формаларда һәм төсләрдә эшләнгән паласларны өйләренә һич кенә дә куймаячаклар», – ди Гүзәл Вәлитова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар