Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Менә кайда ул чын моң!» — Сөмбел Заһидуллинаның әнисе җырлый

Соңгы арада җырчының инстаграмдагы аккаунтында идеаль гаилә күренешләре өстенлек итә.

news_top_970_100
«Менә кайда ул чын моң!» — Сөмбел Заһидуллинаның әнисе җырлый
Рамил Гали

Җырчы Сөмбел Заһидуллина инстаграмга әтисенең баянда уйнап, әнисенең җырлаган видеосын урнаштырган. Сөмбелнең әнисе Ильмира ханымдагы моңга бөтен инстачылар шаккаткан.

«Менә тавыш, менә моң кайда ул! Чын халык җырчылары сез! Сүзләр юк, бары тик хисләр генә», «Нинди матур. Яңгырашлы, моңлы тавыш. Искитмәле! Сезнең гаилә диңгез төбендә яткан энҗе-мәрҗәннәр кебек. Күтәрелегез югары, курыкмагыз! Сезнең халык җырларын җырлавыгызны яратып тыңлаячаклар», «Менә, ичмасам, талантлы гаилә ди язасым килә җырлый белмичә югары исем алучыларга», «Сезнең гаиләгә рәхәтләнеп концертлар куеп йөрергә була», «Моң төягән күңелләр сез! Җәен, Арчага кайтып, сезнең гаилә моңнарына чуммый булмас, ахры», «Алма алмагачтан ерак тәгәрәми», — диләр! Менә нинди алмагачның алмасы икән син, Сөмбел! Нинди моң!» — дип яза инстачылар.

Сөмбел Заһидуллина «Интертат»ка биргән интервьюсында әнисенең Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлап йөрүе турында сөйләгән иде. Шулай ук Сөмбел инстаграмда әтисе белән мөнәсәбәтләре катлаулы булуы, әтисенең аны тешләре коелганчы кыйнавы хакында язды. Инде бу хәлләр барысы да артта калган, Сөмбелнең тормышы җайланган дип өметләнәбез. Чөнки соңгы арада җырчының аккаунтында идеаль гаилә күренешләре өстенлек итә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100