Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мемориаль такта кемгә кирәк яки Мәрхүм артист тактасын күршеләре сакласын!

Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе йорт диварларына куелган мемориаль такталарны карап тоту җаваплылыгын шушы йортта яшәүчеләргә йөкләргә җыена. Андый йортларда яшәүчеләр, әлбәттә, каршы. Мемориаль такталар тирәсендәге вазгыятьне мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтова өйрәнде.

news_top_970_100
Мемориаль такта кемгә кирәк яки Мәрхүм артист тактасын күршеләре сакласын!

Быел халыкара театр көнендә – 25 мартта Жуковский урамында Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар яшәгән йортта күренекле артистларга мемориаль такта ачылды. Такта ачылу тантанасын әлеге легендар артистлар эшләгән Тинчурин театры матур итеп оештырган иде: затлы кунаклар килде, шәхесләр истәлеген мәңгеләштерү турында җылы сүзләр әйтелде, оештыручыларга карата рәхмәт сүзләре яңгырады.

Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга мемориаль такта ачылу тантанасы

Фото: © Салават Камалетдинов

Май азагында әлеге йорт подъезды ишекләрендә Вахитов районы идарәче компаниясенең белдерүе барлыкка килде. Көн тәртибендә: РСФСРның атказанган, Россиянең халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар истәлеген мәңгеләштерү максатларыннан йорт диварына беркетелгән мемориаль тактаны күпфатирлы йортның гомуми милке составына кертү һәм әлеге мемориаль тактаны карап тоту өчен финанс чыганакларын билгеләү.

Гадиләштереп әйткәндә, истәлек тактасының торышы өчен шушы йортта яшәүчеләр җаваплы һәм алай-болай әлеге тактага зыян килсә, алар аны үз хисабына төзекләндерергә тиеш була.

Мәсәлән, Зур Кызыл урамындагы 54 нче йортта Шәхсәнәм Әсфәндияровага истәлек тактасы куелган. Бөек актрисаның вафатына 28 ел, мемориаль такта да күптән куелгандыр, күрәсең, ул башкарак технологияләр белән эшләнгән – актрисаның исеме һәм фамилиясе кабарынкы хәрефләр белән тезеп язылган. Әмма такта да туза: Ә һәм М хәрефләре төшеп югалган. Истәлек тактасында ике хәреф юклыгын күреп, Мәдәният министрлыгына, Камал театрына, Казан шәһәре башкарма комитетына, Мәдәният идарәсенә хәбәр юллаган идем. Хәбәрем кабул ителде: Камал театры эш бара дип тә әйтте, Мәдәният идарәсе дә төзекләндерү өчен финанслар мәсьәләсен хәл итәчәкләрен әйтте. Кыскасы, бер нәрсә ачыкланды: баксаң, шәһәребез йортларындагы диварларга куелган мемориаль такталарны төзекләндерүгә акчалар каралмаган икән ләбаса!

Казан шәһәре башкарма комитеты җавабы: «Хәзерге вакытта теге яки бу мемориаль тактаны баланста тотучы булып бинаның хуҗасы (күпфатирлы йорт булган очракта: идарәче компания яки торак милекчеләре ширкәте яки мемориаль тактаны урнаштырган оешма) билгеләнә. Шулай итеп, мемориаль тактаны гомуми милек составына кертү өчен күпфатирлы йортның хосусый милекчеләре карары кирәк. Әлеге документ хосусый милекчеләрнең гомуми җыелышында кабул ителә һәм беркетмә рәвешендә рәсмиләштерелә. Күпфатирлы йорттагы милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләрен рәсмиләштерүгә карата таләпләр Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2019 елның 28 гыйнварындагы 44/пр санлы боерыгы белән расланган. Моннан тыш, әлеге мемориаль тактага ни рәвешле хезмәт күрсәтелүен аңлатыр өчен (аңа нинди акчадан хезмәт күрсәтеләчәк: идарәче компаниянекеннәнме яки торак милекчеләре ширкәтеннәнме) финанслау чыганагын билгеләргә кирәк».

Әлеге документтан чыгып, Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе йортларны карап торучы идарәче компанияләргә мемориаль такталарны карап торырга тәкъдим иткән. Ә идарәче компанияләр әлеге йортларда яшәүчеләр түләгән акчаларга яши. Әлбәттә, алар такталарны карап тоту өчен читтән ниндидер акча эзләп йөрмәячәк, йөкләмәне турыдан туры фатир милекчеләре җилкәсенә салачак.

Жуковский урамындагы йортның подъезд ишекләренә эленгән белдерү темасына килик:

Билгеләнгән көнне Вахитов районы идарәче компаниясе вәкиле (хатта юридик бүлек мөдире В.Г.Андронова дип күрсәтелгән. Авт.) килеп йортта яшәүчеләр белән очрашты. Ул РСФСРНың атказанган, Татарстанның халык артистлары Исламия Идиятулла кызы һәм Хәлил Зәки улы Мәхмүтовлар истәлегенә куелган мемориаль тактаны күпфатирлы йортның гомуми милке хисабына кертергә һәм Жуковский урамындагы әле йортта яшәүчеләрдән җыелачак акчаны әлеге мемориаль тактаны карап тоту өчен финанслар чыганагы итеп билгеләргә тәкъдим итте. Ул моны Шәһәр башкарма комитетыннан юлланган хат нигезендә эшләүләрен ассызыклады. Идарәче компаниянең риза булмавы да аңлашыла иде.

Белешмә: РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артистлары Исламия Идиятулла кызы Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта кую инициативасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары чыккан иде. Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошинның 2020 елның 22 февралендәге йөкләмәсе буенча, ТР Мәдәният министрлыгы әлеге мәсьәләне Мемориаль такталар буенча комиссия утырышына кертергә карар иткән. Комиссия утырышы өчен актрисаның туганнары белән берлектә документлар комплекты әзерләү эше Тинчурин театрына йөкләнгән. Исламия Мәхмүтова яшәгән йорттагыларның рөхсәтен алу өчен йорт саен театр администрациясе вәкилләре йөрде. Әлбәттә, бернинди каршылык булмады дип беләм, бөтен кеше ризалыгын бирде.

Беренчел документларда Исламия апага гына такта куелу турында сүз барса да, Аллага шөкер, мемориаль тактада легендар Мәхмүтовларның икесенең дә исеме тора.

Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга куелган мемориаль такта

Фото: © Салават Камалетдинов

Депутатлар – Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхфәтуллин һәм башкалар инициативасы белән башланган, Песошин йөкләмәсе белән дәвам иткән, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин имзасы белән театрга төшкән һәм тагын бик күп имзалар аша үтеп куелган мемориаль тактаны карап тоту нәтиҗәдә йортта яшәүчеләр җилкәсенә салынмакчы. Гаҗәпме? Гаҗәп!

Әлбәттә, йортта яшәүчеләр моңа каршы килде. Алдарак әйтелгәнчә, Вахитов районы идарәче компаниясе дә моңа риза түгел. Белүемчә, әлеге территориядә мемориаль такталы сигез-ун йорт бар һәм аларның барысына да шундыйрак тәкъдим кергән.

(Идарәсе компаниянең белдерүе һәм фатир милекчеләренә тәкъдим ителгән җыелышы беркетмәсе күчермәсе редакция карамагында бар)

Рәсми документларга күз салыйк:

Татарстан Республикасы территориясендә монументаль һәм декоратив сәнгать әсәрләренең проектын булдыру, әзерләү һәм кабул итү тәртипләре җентекләп язылган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1996 елның 20 ноябрендәге 968 нче номерлы карарында: «Монументаль һәм декоратив сәнгать әсәрләрен баланска алган учреждениеләр һәм оешмалар аларның сакланышы өчен җаваплы», диелгән. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин үткән ел күренекле шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү темасына үткәрелгән коллегия утырышында министрлыкның әлеге документка таянып эш итүен әйткән иде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында мемориаль такталар урнаштыру турында нигезләмәне раслау турында» 2002 елның 1 апрелендәге 163 номерлы карарында түбәндәге пунктлар бар:

«6.4. Торак һәм торак булмаган йорт биналарына урнаштырылган (күпфатирлы торак йортларыннан башка) мемориаль такталар, инициаторлар тарафыннан бинаның милекчесе (кулланучысы) балансына тапшырыла яки урнаштырган оешма балансына кабул ителә.

Күпфатирлы торак йорт биналарына урнаштырылган мемориаль такталар инициаторлар тарафыннан әлеге күпфатирлы торак йорт биналары караган муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты балансына тапшырыла, яки аларны куйган оешма балансына кабул ителә.

6.5. Әлеге мемориаль такталар баланста булган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм оешмалар аларның сакланышы һәм карап тотылышы чараларын күрәләр».

Димәк, Казан шәһәре башкарма комитеты «чара күргән» – мемориаль такталарның сакланышын һәм төзеклелеге җаваплыгын шул йортта яшәүчеләргә тапшырырга җыенган. Әйе, бик җиңел хәл ителгән: танылган шәхесләр вафат булып, аларга истәлек тактасы куелса, ул тактаны аның күршеләре карап торырга тиеш була

Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга куелган такта өчен җаваплылыкны шушы ук йортта яшәгән халык шагыйре Равил Фәйзуллинга, күренекле артистлар Ренат Таҗетдинов һәм Әзһәр Шакировларга йөкликме? Шәһәр администрациясе «чара күрүне» шулай күз алдына китерәме?

Сүз уңаеннан, әлеге йортта алдарак Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга да истәлек тактасы куелды. Ни өчендер Вахитов районы идарәче компаниясе бу такта турында сүз алып бармады.

Жуковский урамындагы шушы йортка беренче мемориаль такта Фәнис Яруллинга куелды

Фото: © Михаил Захаров

Камал театры үтенече буенча (ходатайство), быел Жуковский урамындагы әлеге йорт диварына тагын ике мемориаль такта кую каралган – Камал театры артистлары Вера Минкина һәм Ирек Баһмановка. Йортта яшәүчеләр әлеге тактаны куярга ризалыгын бирде. Ризалык сораганда тактаны тоту җаваплылыгы турында сүз булмады.

«Киләчәк буыннар алдында бурычыбыз – танылган шәхесләребез, каһарманнарыбыз турында мәгълүматны җиткерү»

«Безнең киләчәк буыннар алдында бурычыбыз – танылган шәхесләребез, каһарманнарыбыз турында мәгълүматны җиткерү. Әлеге максатны тормышка ашыруның төп чараларның берсе - мемориаль такталар һәм монументаль сәнгать әсәрләрен формалаштыру. Шул ук вакытта бу эшне тәртипкә салу зарур һәм бу эшчәнлек министрлык тарафыннан адымлап-адымлап булдырыла», дигән иде Дамир Натфуллин бу тема буенча үткәрелгән коллегия утырышында.

Докладта әйтелгәнчә, Министрлыкта 2002 елдан бирле Мемориаль такталар буенча махсус комиссия эшли. Комиссия ел саен 15-20 тәкъдимне карый. 2016-2020 елларда комиссия рекомендациясе буенча 34 мемориаль такта куелган. Мемориаль такталар әзерләүне финанслау үтенеч юллаган як тарафыннан яки иганәче акчаларыннан башкарыла. Мәдәният министрлыгы бюджетына елына өчкә якын (бәясеннән чыгып) мемориаль такта кую өчен акчалар каралган.

Әлеге докладта мемориаль тактларны саклау тәртибен җайга салу максатларында Мемориаль такталарның бердәм реестрын булдыру турында да сүз барды. Без бу эшнең бүгенге көндә ничек баруын белергә теләп һәм әлеге мәкаләне язарга этәргән проблема буенча да министрлык карашын ачыклау өчен Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иттек.

Сорауларыбыз:

Безне мемориаль такта яки башка истәлек билгесенең алга таба сакланышы темасы кызыксындыра. Әйтик, Вахитов районы идарәче компаниясе, Казан шәһәре башкарма комитеты тәкъдиме белән, йорт милекчеләренә мемориаль такталарны йорт балансына алуларын сорау мөрәҗәгать итте. Ягъни, мемориаль такталар милекчеләр хисабына төзекләндереләчәк. Сез мондый тәкъдимне гадел дип саныйсызмы? Нинди чишелеш юлларын күрәсез?

Мемориаль такталар буенча комиссиягә документлар әзерләгәндә һәм әлеге документлар каралганда комиссия мемориаль такталарны баланска алучыны билгелиме һәм әлеше баланска алучыдан тактаның сакланышы һәм тиешле эстетик рәвешен саклау буенча карап тотучыга бурычлар билгеләнәме?

Коллегия утырышында яңгыраган докладта Бердәм реестр төзелү турында әйтелде. Әлеге эш нинди этапта һәм ул кайчан төгәлләнергә планлаштырыла? Әлеге реестр ачык мәгълүмат кырында булачакмы?

Мәдәният министрлыгы җавабы: «2020 елдан башлап ТР Мәдәни ресурслар үзәге («Таткультресурсцентр») (эшчәнлек кыры киңәйтелгән элекке Фольклор үзәге, ягъни, ТР Традицион мәдәниятне саклау үзәге турында сүз бара. авт) бердәм реестр булдыру максатларында, республиканың җирле үзидарә органнары белән берлектә, Татарстан Республикасында урнашкан мемориаль объектларның мониторингын ясый. 2022 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында урнашкан 3 726 объект турында мәгълүмат тупланган. Хәзерге вакытта реестрны формалаштыру буенча эш дәвам итә. Ел азагына кадәр формалаштырылган реестрны ТР Мәдәни ресурслар үзәге («Таткультресурсцентр») сайтына урнаштыру мөмкинлеге карала».

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында мемориаль такталар урнаштыру турында нигезләмәне раслау турында» 2002 елның 1 апрелендәге 163 санлы карары нигезендә әлеге мемориаль такталар баланста булган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм оешмалар аларның сакланышы һәм карап тотылышы чараларын күрәләр. ТР Мәдәният министрлыгына мемориаль такталарны карап тотуның билгеләнгән тәртибенә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр кергәне юк.

ТР Мәдәният министрлыгының мемориаль такталар буенча комиссиясе мемориаль такталар кую тәкъдиме белән килгән документларны карап, мемориаль такта кую мөмкинлеге турында карар кабул итә. Кирәкле документлар исемлеге алда телгән алынган карарда күрсәтелгән.

Шул ук 163 нче санлы карарда мемориаль такталарны тоту тәртибе дә билгеләнгән. Мемориаль тактаны баланска алу буенча карар кабул итү әлеге комиссиянең вәкаләтләренә керми».

ххх

Редакциядән: Мемориаль такталарны карап торуны фатир милекчеләре өстенә йөкләү икенче бер проблемага китерергә мөмкин – йортта яшәүчеләр йорт диварына мемориаль такта куюга каршы килә башласа? Әйе, аларның күршесендә халкыбызның күренекле шәхесе яшәгән, әйе, әлеге шәхес онытылмасын өчен Хөкүмәтебез зур эшләр башкара – мемориаль такта куя.

Тик ни өчен әлеге шәхеснең истәлеге, әйтик, шушы йортта пенсия акчасына яшәүче Хупҗамал түти яки Вениамин Иванович акчасына сакланырга тиеш? Хупҗамал түти яки Вениамин Иванович: «Такта куючылар такта куйганда йорт диварын буяп китте, рәхмәт төшкерләре, мәрхүм күршем дә шәп кеше иде, ярар, каян килеп кая китмәгән, асыгыз тактагызны өстемә», дияргә дә мөмкин. Ә бит димәскә дә мөмкин! Фәләневнең йортында хәзер «племяннигы» яши, шул түләсен дип кычкырырга да мөмкин – аны кем гаепли ала?! Шулай итеп, халкыбызның бөек шәхесенең мемориаль тактасы күрше вә туганнары өстенә йөкләнеп кала, әйеме?

Татарстан урамындагы йортта быел алтынчы такта ачылды. Бу әле чик түгел дип беләм

Фото: © Салават Камалетдинов

Туфан Миңнуллин урамындагы йортта Әлфия Авзаловага мемориаль такта

Фото: © Рамил Гали

Тинчурин урамында Таһир Якуповка мемориаль такта

Фото: © 

Чехов урамында Әмирхан Еникига мемориаль такта ачылу тантанасы

Фото: © Абдул Фархан

Казанның Николаев урамында Илһам Шакиров яшәгән йортта мемориаль такта ачылу тантанасы

Фото: © Владимир Васильев

Себер тракты урамында Мөхәммәт Садрига мемориаль такта ачылды

Фото: © ТР мәдәният министрылыгынң матбугат үзәге

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100