«Музыкаль бизнес татар җырын юкка чыгару белән шөгыльләнә» (Ә «Күңел» ретро концерт куя)
«Күнел» радиосы 23 октябрьдә 17.00 сәгатьтә Казанның «Уникс» залында «Безнең яшьлек җырлары» дип аталган концерт-тамаша тәкъдим итәчәк. Радионың 25 еллык юбилее уңаеннан оештырылган концертта тамашачылар инде онытылып барган, татар музыка сәнгатенең алтын фондына кергән җырларны тыңлый алачак.
«Казанга килү – зур хыял иде»: тамашачы кабаттан яраткан артистлары белән очраша
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова «Безнең яшьлек җырлары» концерында халкыбызның яраткан артистлары – Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Гөлдания Хәйруллина, Сәгыйть Гыйбашев, Асаф Вәлиев, Асылъяр, Рәсим Низамов, Зөһрә Шәрифуллина, Айрат Гомәров, Илназ Минвәлиев, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Рамил Миндияр, Зөфәр Хәйретдинов, «Айфара» төркеме, «Мунча ташы» эстрада театры, Руслан Кираметдинов, Әлфинә Әзһәмова һәм Дәниф Шәрәфетдинов башкаруында популяр хитларны ишетергә мөмкин булачагын әйтте.
– Күп сораулар буенча, татар эстрадасының легендасы булган җырчы Дәниф Шәрәфетдинов башкала халкы өчен аерым зур бүләк булачак. Дәниф абый безнең тәкъдимне бик шатланып кабул итте, чөнки аның да башкала тамашачысы алдында чыгыш ясыйсы килә.
Чыгыш ясаучылар арасында яшьләр дә бар. Алар 1980-1990 елларда популяр булган җырларны һәм безнең арабызда булмаган җырчыларның җырларын да башкарачаклар. Без артистларны җырлардан чыгып сайладык. «Күңел» радиосы бер көндә бер еллык хис-тойгыларга бай булган онытылмас мизгелләр бүләк итәргә әзер.
«Күңел» радиосының тагын бер эшчәнлеге – концертлар оештыру. Ай саен без Чаллы халкына тамаша тәкъдим итәбез. Без үзебезнең алга республика районнары, шәһәрләренә чыгуны максат итеп куйдык. Казанга килү – зур хыялыбыз иде. Башкала тамашачысы безне ничек кабул итәр икән, дигән уйлар да булды. Шөкер, Казанда да үзебезнең тыңлаучыларыбыз бар. Шушы хыялларны чыга ашырырга вакыт килеп җитте. Казан тамашачысының затлы икәнен беләбез, шунлыктан, гади концерт тәкъдим итә алмыйбыз. Шуңа күрә, уйладык та, «Безнең яшьлек җырлары» дигән концерт куярга булдык.
Һәрберебез яшьлекне сагына, бер генә минутка булса да, яшьлеккә уйларыбызда кайтып киләбез, һәр кешенең күңел халәте булып ала. Нинди генә яшьтә булсак та, безне уйлар, хыяллар яшәтә. Күбебезне хыяллар 1980-1990 елларга алып кайтадыр. Шушы тормышта булган барлык вакыйгалар да нинди дә булса җыр белән бәйле була. Мәсәлән, гармуннар уйнатып урамнан үткән чаклар, җырлар җырлап, әниләрнең кич утырулары, яраткан кызыңны озатып кую мизгелен сагыну вакыты һ.б. Һәрберебез кадерле мизгелне сагына.
Әти-әни канаты астында булган гамьсез чакларны искә төшерү, шушы вакытларга берничә сәгатькә булса да кайтып килү уңаеннан концертны башкала тамашачысына тәкъдим итәбез. Онытылып барган, татар җыр сәнгатенең алтын фондына кергән 1980-1990 елларда яңгыраган җырларны барладык. Тамашачы кабаттан яраткан артистлары белән очрашачак.
«Күңел» радиосында 12 кеше хезмәт куя, аларның күбесе бүгенге көндә килешү буенча эшли. Концерт эшчәнлеге белән өч кеше шөгыльләнә. Аның бөтен оештыру эшләре, сценарийлары үзебезнең өстә. Билетлар сатуга бүгеннән чыга, чөнки бу эш озакка сузылды, оештыру эшләрен дә төгәлләргә кирәк иде, артистлар белән дә сөйләшүләр озак алып барылды. Социаль челтәрләр аркылы да халык белән актив эшләргә җыенабыз. Миңа калса, концерт залы тулы булыр, – диде Лилия Мәхмүтова.
Шамил Садыйков: «Яшьлегебездәге җырларга ихтыяҗ зур»
«Күңел» радиосының әлеге проектын «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та хуплап алды:
– «Күңел» – бик җанлы, җылы радио, аның үзенең аудиториясе, укучысы, тыңлаучысы бар. Күптән түгел «Күңел» радиосы Чаллыда юбилей концертын үткәрде, кешегә утырырга урын калмады, диделәр. Билетлар сатылып беткән булган. Шушы җылылыкны күргәч, Казанда да нәкъ шундый концерт үткәрергә хыяллана идек. Казанда концертлар күп була, ләкин аларның күбесе – «шырдый-бырдый» җырлардан җыелган купшы форматтагы тамаша. Халыкчан җырлы концертлар аз дип саныйбыз.
Бүген 1980-1990 еллардагы без яраткан, безнең яшьлегебездәге җылы җырларга ихтыяҗ зур. «Күңел» радиосы өчен бу – зур проект. Ул форматы, эчтәлеге буенча феноменаль концерт булыр дип саныйм. Формат үзенең аудиториясен табар, дип өметләнәбез, чөнки һәр кеше өчен яшьлек – иң күңелле вакыт, – диде ул.
«Безнең яшьлек җырлары» концертында катнашучыларның берсе – Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова проектны «бик кызыклы» дип бәяләде.
Концертлар күп, сезнең тәкъдимегез Казан тамашачысына ошамый калмас. Феноменаль концерт икән, күңелле булыр, дип уйлыйм. «Ак майларда – ак вәгъдәләр», «Яран гөл», «Сөю җыры» дигән җырларыбызны тәкъдим итмәкче булабыз.
«Ак майларда – ак вәгъдәләр» җыры шул килеш, элек ясалган аранжировкасы белән калачак. Шулай ук «Яран гөл»не дә элеккечә яңгырашта калдырырмын. Үзем дә тик тормыйм, яңа җырлар табып, яңалык өстендә эшлим. Концерт матур узсын иде, дигән теләктә калам, дигән фикерен җиткерде җырчы.
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Тыңлап туймаган җырларны яңа тавыш белән башкаруны кабул итә алмыйм»
Зәйнәб ханымнан элекке җырларны яңартып башкару турында фикерен белергә булдык. Аның сөйләгәннәрен ничек бар, шулай тәкъдим итәбез:
– Яшьләр көн дә, теге яки бу җырыгызны җырлыйк әле дип, сорап шалтыраталар. Мин моңа каршы түгел. Риза. Яшьләр ягыннан җырларга яңача сулыш кертергә кирәк, әмма кайбер җырчыларыбыз якты дөньядан китсәләр дә, аларның җырланып һәм тыңлап туймаган җырлары бар. Кайбер җырчыларның аларны алып, яңача тавыш белән башкаруларын кабул итә алмыйм. Чөнки әле алар тыңланып туелмаган.
Арабызда булмаган җырчыларның язмалары радиоларда сакланырга, калырга тиеш. Аларны яңгырату өчен аерым бер сәгатьләр булсын. Кайтып-кайтып яңгыратырга кирәк. Әгәр дә без ул җырларны «менә, яңа башкаруда» дип, алар аркылы атлап үтсәк, ул тарихтагы битне атлап үтүгә тиң була. Шуңа күрә ул җырлар сәйләннәр кебек матур итеп җыелып барылсын. Халыкны күтәргән, халыкка яшәргә көч биргән матур, моңлы тавышлы җырларны чыгарган кешеләрнең репертуары калсын иде.
Элекке җырларны алалар да җырлыйлар, алалар да җырлыйлар. Миңа нишләргә соң инде? Яшьләр белән ярыша-ярыша, ул җырлады, юк, мин дә җырлыйм, дип йөреп булмый. Шуңа күрә мин һаман эзләнәм, яңа җырлар, яңа аранжировкалар эшләттерәм, тере тавышка уен коралларына кушылып башкарырга тырышам. Алай итеп башкару, тамашачыга тәкъдим итү – авыр инде, әлбәттә. Шулай да, мин тик тормыйм. Бүгенге халәтемә ятышлы җырларны халыкка җиткереп, тавышым белән бормаларны кулланып, халыкчан итеп, җырны бозмыйча башкарырга тырышам, – диде ул.
«Тавышы булмаган җырчылар мәшһүр җырчыларның җырларына ябышмасын иде»
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов «Аерылмагыз» җырын мисалга китереп, җырларның авторлык хокукларын сатып алып, аны башка җырчыларга җырларга тыю мәсьәләсен күтәрде. Халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да бу күренешне үзенчә бәяләп үтте.
– Әле беркөнне генә шундый сөйләшү булды. Минәйтәм, бу җырны син дә җырлыйсың икән. Әйе шул, мин дә җырлый башладым әле, диде. Сатып алдыңмы, дим. Әйе, сатып алдым, ди. Ярый, яхшы, акчасы булгач, сатып алсын, җырласын, булдыра алгач. Халык аны кабул итәме-юкмы – икенче мәсьәлә.
Халыкта баянга кушылып башкара торган җырлар бар. «Халык җәүһәрләре» дип әйтерлек, олыгайган җырчылар, өлкән җырчылар бар. Алар сәхнәгә басмыйча, бүтән эш белән шөгыльләнеп, шулкадәр матур җырлар җырлый! Менә шул җырларны алып, үз стильләрен булдырып, тәкъдим итсеннәр.
Тавышың булмаган килеш, танылган, мәшһүр җырчыларның җырларын нигә алып башкарырга? Кирәкми! Тавышы булмагач, аңа ябышмасын. Хәйдәр абый Бигичевтан да яхшырак башкарырлык кеше була икән, ул очракта җырласын. Мәсәлән, Хәниянең моңыннан да матуррак җырлап күрсәтә алмый икән, җырламасын, аның җырына «менә мин» дип тотынмасын. Үзенең стилен булдырган икән, үзенең стилендә чыгыш ясауны дәвам итсен, ул җырларга орынырга кирәкми.
Халык арасында югалып калган җырларны эзләргә киңәш итәм. Менә шундый җырларны табып яңартсалар, мин аларга алкышлар идем. Инде күпме еллар сәхнә тоткан кешенең чыраена китереп суккан кебек бу: ул җырчы китәргә өлгерми, аның җырын алып җырлап яталар. Эшмени шул? Ул безнең йөзебезне күрсәтәмени? Кирәкми. Ул кешенең яңгырашында калсын. Шулай итеп тарих, архив туплана.
Әйтик, Фәридә Кудашеваны бүгенге көндә аңлап бетермәскә мөмкиннәр, әмма ул исән вакытта, аның тавышына кешеләр мөкиббән киткән, ул аны эшкәрткән, шул җырны аһәң белән тапшырган.
Дөресен әйткәндә, хәзерге җырчыларның бер стиле дә юк. Тоталар да, кабатлыйлар да концерт күрсәтәләр, бөтенесе бер-берсенә охшаган. Концертларына барып карыйсың да, «мин моны 15 ел элек эшләгән идем инде, кабатлану бу», дип тик утырасың. Бүгенге көнге җырчыларның үз стильләре юк.
Тормыш бара, феномен да кирәк. Туктап торырга ярамый, эзләнергә кирәк. Һәркем үзенчә дөрес, – дип шәрехләде Зәйнәб Фәрхетдинова.
Шамил Садыйков: «Музыкаль бизнес бүген татар җырын юкка чыгару белән шөгыльләнә»
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та бу темага карата фикерен әйтте:
– Безнең ун ел элек Рәмис белән бу теманы күтәргәнебез бар иде. Татар музыкаль сфера бизнесы үз тәртибе буенча яшәргә тырыша. Аларның төп нияте – акча эшләү. Музыкаль бизнес, кызганыч, бүген татар җырын юкка чыгару белән шөгыльләнә. Алар бүгенге көндә тыңлаучыга үзләренең бизнесы ниятен көчләп тага. Алар музыкаль индустрияне үстерү бурычын куймый. Продюсерлар, яңа музыкантларның эше – туйлар, корпоративларда акча эшләү. Алар шушы индустрия тудырган стилен, стилистикасын тамашачыга көчләп тага. Шушы вазгыятьтә без үзебезнең чын татар музыкаль тарихыбызны югалтабыз, – диде Шамил Садыйков.
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Оркестрга кушылып җырлап йөрер идем»
– Күптән түгел генә 26 августта Татарстанның Мәскәүдәге татар мәдәнияте көннәре булып узды, – дип сүзгә кушылды Зәйнәб Фәрхетдинова. – Шунда концерт оештырганнар иде. Мәдәният министрлыгына рәхмәтлемен, шуның кадәр җаваплы әзерләнгәннәр! Концертта оркестр, хор, сыйфатлы аранжировка – барысы бергә кушылып, яңача, үзенчәлекле итеп оештырып, репетицияләр ясап, эксклюзив концерт эшләделәр. Ничә ел сәхнәдә эшләп, шушы концертны күреп шаккаттым.
Минем дә шундый дәрәҗәдә эшлисе, безнең халыкның моңын шундый дәрәҗәдә тамашачыга күрсәтәсе килә. Ирада Хафизҗановага мин бик тә рәхмәтле. Шундый юнәлештә эшләсәләр, сәнгатьне дөньяви рәвештә тәкъдим итәргә дә була, – диде җырчы.
Рәмис Латыйпов «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязвовның борчулы сүзләрен Зәйнәб Фәрхетдиновага җиткереп: «Берәр олигарх килеп чыгып, татарның яңгырашта булган 30 җырын сатып алып, башкаларга җырлауны тыйса, җырсыз калмабыз микән», – дип сорады.
– Безнең халыкның моңы борынгыдан ук килгән. Эзләсәң, казынсаң, әллә нәрсәләр казып чыгарырга була. Алай дип, күңелне куркытырга ярамый. Сәхнә, сәнгать кешесе тукталырга тиеш түгел. Кайчак җыерчыклары чыккан кешеләргә «булды, җиткән, җырлаудан туктасын инде» дип әйтәләр. Кешегә алай дип әйтү дөрес түгел, без үзебезне үзебез кысабыз булып чыга. Яшәгән, эшләгән саен, кешенең тәҗрибәсе туплана.
Әгәр дә ул олигарх концертларны башка җирләргә алып бару, тәкъдим итү өстендә эшләсә, телне, моңны, халкыбызны саклап калыр өчен бик зур эш булыр иде. Андый кешеләр килеп чыксын иде ул, мин дә тере оркестрга җырлап йөрер идем. Телебезне саклау өчен ул зыян булмас. Җыр бетмәгән. Җыр бар ул, эзләнергә генә кирәк. Артыгын кабатларга, мавыгырга гына ярамый.
Башкаларга җырлаунымы? Тыйсыннар, тыйсыннар. Һәрбер тыюда, тарихның кискен борылышында яңалык туа. Бәлкем, ул яңалык туарга бер этәргеч кенә булыр. Сәхнәгә үрелгән кеше үзенең стилен булдырыр. Бәлкем, кызыклы әйберләр килеп чыгар...
«Ретро-концертларга җыр, моң белән кызыксынган, канында татар хисе булган яшьләр дә килә»
Зәйнәб ападан, татар җыры дөнья аренасына чыга аламы, дип тә сорадык.
– Һичшиксез чыга ала. Бер барьер бар – тел. Үзебезнең моңны, бормаларны сакларга кирәк. Бормаларны дөрес итеп, халыкчан, татарча итеп башкарырга кирәк. Ул бит безнең канда, шул югалмасын иде. Яңгыраш өстендә эшләргә кирәк. Бу мәсьәлә буенча аерым утырып сөйләшергә кирәк, ул бик бәхәсле булачак. Һәр кеше үзенең ягын дөрес дип караячак.
– Ретро-концертларның моңа кадәр дә булганы бар. Ул тамашачының энергетикасы белән аерыламы?
– Замана үзгәрә. Әмма «зәвык» дигән нәрсә үзгәрмәскә мөмкин. Әгәр дә теге яки бу концертны кабул итәләр икән, киләчәктә дә шул юнәлештә эшләргә була. Халык яңалык, кызыклы әйбер эзләп киләчәк. Ретро-концертларга җыр, моң белән кызыксынган, канында татар хисе булган яшьләр дә килә. Читләтеп үтмиләр, карыйсылары килә.
Җырны популярлаштыру өчен аны радиодан гел биреп торырга кирәк, дигән фикер бар. Җыр үтемле икән, йөрәккә керә ул. Соңрак халык үзе эзләнеп табып карый башлый. Үтемле җырлар шунда ук күренә. Күрә генә белергә кирәк. Мәсәлән, «Син булсаң янымда» җырының көй авторы Илгиз Баязитов баянда уйнап күрсәткәч, Зөфәр җырны тыңлады да: «Зәйнәб, бу популяр җыр була. Әйдә бу җырны җырлыйбыз», – диде.
Кемнеңдер алдан күрә торган сәләте була. Кем кайсы ягыннан күрә инде: кемдер сүзенә, кемдер көенә игътибар итә. Әмма андый җырлар бар. «Гомерләр зая узмасын», «Ак майларда – ак вәгъдәләр» һ.б. шундыйлардан. Алар сирәк яңгыраса да, барыбер күңелдә кала. Үзешчәннәр дә җырлап йөри. Халыкка үтеп керә дә, ул җыр халык арасында тарала.
Лилия Мәхмүтова: «Радиога теләсә нинди җырны алмыйбыз, хәтта «ротациягә» диелсә дә»
«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтовадан, теләсә кайсы җырны радиога кабул итәсезме, дип кызыксындым:
– Башка радиолар белән чагыштырганда «Күңел»дә җырлар төрлелеге бар, дип язалар. Бездә төрле җырлар бар, әмма без теләсә кайсы җырны эфирда яңгыратмыйбыз. Җырчы ротациягә акча түләгән очракта да, без теләсә нинди җырны кабул итмибез. Ул безнең таләпләргә туры килми икән, без аны яңгыратмыйбыз гына, чөнки тыңлаучыларга җыр барып җитми, алар безне аңламаячак. Без заманадан да артта калмыйбыз, үткәнебезгә дә тугры булып калабыз. Алтын урталыкны саклап яшибез.
Җырны радиога кабул итәр алдыннан киңәшләшәбез, фикерләшәбез. Элекке ретро-җырларга да урын бирәбез. Башкалардан калышырга ярамый, радио элекке җырлардан гына торса, тыңлаучылар сирәгәя, шуңа күрә без төрлеләндерәбез. Эфирда элекке җырларга аерым урын бирелә.
Яшь башкаручыларга килгәндә, барлык җырчыда да ретро-җыр булырдай җыр юк. Санаулысы гына ретро булып калырга мөмкин. Ретро-җыр күңелгә үтеп керә. Күңелгә үтеп кергән җыр, 20-40 елдан соң да күңелдә калырдай буладыр, миңа калса.
«Районнарга, авылларга күбрәк җәеләсе килә»
«Күңел» радиосы, эшли башлаган көненнән үк, үзенең гаҗәеп матур, ягымлы тавышлы алып баручылары белән халыкның, тыңлаучыларның күңеленә кереп утырды, – дип дәвам итте җитәкче. – Үзем дә шушы радиога беренче көннән үк гашыйк булдым. Радионың максаты – бер күңелдән икенче күңелгә барып җитү. Бүгенге көндә дә шушы максатны истә тотып яшибез, шушы максат безне яшәтә.
Тыңлаучыларга үзенчәлекле булуыбыз белән якын. Без башка радиоларга охшаган, дип әйтәсем килми. Сөйләм теле, әйткән фикерләр, музыкаль бизәлеш буенча да аерылабыз. Шушы сыйфатлар радионы бердәм итеп тора.
Элегрәк безне тыңлаучылар арасында 40 яшьтән өлкәнрәкләр булса, бүгенге көндә 25-30 яшьтән өлкәнрәкләр тыңлый дип, курыкмыйча әйтә алам, чөнки иртәнге тапшыруга безгә язучылар артып китте, соңгы арада 70-80 язучыга кадәр җитте. Без моңа шаккаттык. Сүз уңаеннан, тапшыруыбыз тагын да кызыклырак булсын дип, тапшыруга «Тор, тор!» дигән башка исем бирдек. Тапшыруда өч алып баручы эшли.
Эчтәлек яхшы, сыйфатлы икән, безгә халык ышаначак, концертларга йөриячәк, социаль челтәрләрдә язачак. Без һәр елны сентябрьдә тыңлаучылар өчен яңа тапшырулар әзерлибез. Быел да үзгәрешләр кертелде. Алып баручылар да бер урында таптанып тормый, сөйләм телләрен шомарта, камилләштерә. Аннан соң, без музыкаль бизәлешкә аерым игътибар бирәбез, аны төрлеләтергә тырышабыз. Мәсәлән, узган елгы джинглларны яңартабыз.
Без концерт программасы белән Арча, Мамадышка барырга планлаштырабыз. Чаллыга якын булган районнарга йөри идек, тамаша шыгрым тулы заллар белән үтә иде. Яхшы, матур итеп кабул итә иделәр. Афишаны күреп алгач, халык шул ук концертны яңадан Чаллыда куюны сорап яза башлады. Казан тамашачысы ул – бик тә затлы, чөнки Казанда көн саен концертлар булып тора. Без үзебезнең концертыбызга 35 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар килер, дип көтәбез.
Барлык җырчылар да тәкъдимне бик теләп кабул итте. Афишабыз социаль челтәрләрдә чыккач, мине дә алыгыз әле дип, шалтырата башладылар. Барысын да алып бетерү мөмкин түгел, чөнки вакыт чикле. Җырчылар үзләренең репертуарында гына булган җырларны түгел, элекке мәшһүр җырчыларыбызның композицияләрен дә башкарачак. Чөнки хәзер башкаручыларның җырларын алып җырлаучылар бар. Концертта җырчылар җырларны үзләренчә тәкъдим итәчәк. Үзләренең репертуарында булган җырларны да тәкъдим итәчәкләр.
Радионың киләчәккә максаты – башка радиолар кебек республика күләмендә танылу, тыңлаучыларны табу. Районнарга, авылларга күбрәк җәеләсе килә. Безне күбесенчә Кама аръягы районнары тыңлый. Чаллы, Мамадыш, Алабуга, Арча, Биектауда үзебезнең ешлыгыбыз бар. Биектау аркылы Казан халкы да безне тыңлый ала. Шушы районнар белән генә чикләнмичә, Зәй, Кукмара, Сарман һ.б. районнарда да үзебезнең ешлыкны булдырып, тыңлаучылар табасы килә», – дигән теләген җиткерде ул.