Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус хәрби операциядәге ире янына барып кайткан Диләрә: «Тизрәк күрешәсем килде»

Диләрә – тумышы белән Казан кызы. Мәктәпне тәмамлап, җәйге ялларда авылга кайткач, булачак ире белән таныша. Кавышып, бер дигән гаилә корып яши башлаганда гына махсус хәрби операция башлана. Ир беренче көннән үк хәрби хезмәткә китә, Диләрә 1 яшьлек улы белән озатып кала... Гаилә тарихы турында ул «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Махсус хәрби операциядәге ире янына барып кайткан Диләрә: «Тизрәк күрешәсем килде»
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

«Махсус хәрби операциягә повестка килгәч: «Барам!» – диде»

Диләрә белән бер мәктәптә укыдык. Аны бик уңган, тырыш, актив кыз буларак беләм. Мәктәпне тәмамлап, төрлебез төрле якка таралышсак та, әле ярый социаль челтәрләр бар: бер-беребезне «дуслык»ка өстәп, язышып ук тормасак та, һичьюгы фото-видеоларга «лайк» куябыз... Диләрә миннән берничә класс түбән укыды, ләкин алар классыннан нәкъ менә аның белән социаль челтәрләрдә дуслашып калуыбыз бер дә юкка булмаган икән...

Махсус хәрби операция бик күп гаиләләрнең тормышына «ишек какты». Шул исәптән, Диләрәнең гаиләсенә дә. Аның бик яшьли кияүгә чыгуын, гаилә корып, пар күгәрченнәрдәй матур итеп яши башлауларын, аннары балалары тууын бик сокланып күзәттем. Тик... Аяз күк йөзендә яшен яшьнәгәндәй, махсус хәрби операция башланды. Повестка килгәч, Диләрәнең ире дә читтә калмый, бер дә икеләнмичә: «Барам!» – дигән карарга килә.

«Туктале, әле кайчан гына өйләнештеләр, балалары туды, Диләрә берүзе каламы хәзер?» – дип, мин дә аптырап калган идем шул. Инде махсус хәрби операция башлануга да 2 ел булды. Аллаһка шөкер, Диләрә, берүзе булуына карамастан, төрле авырлыклар аша узып, улын да карарга өлгерә, эшли дә, шул ук вакытта ире белән дә элемтәдә тора. Болар турында Диләрә белән күрешеп, бәйнә-бәйнә сөйләштек, аңа күпләрне кызыксындырган сорауларны бирдем.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Күпләр безгә шаккатты: 3 ай очрашып йөргәннән соң никах укыттык»

– Диләрә, ирең белән ничек таныштыгыз?

– Сабан туе вакыты җиткәч, әтиемнең туган ягы – Мамадыш районына җәйге ялларга авылга кайттым. Әби исән чакта җәен гел авылга кайтып, шунда торып килә идем. Бу вакытта булачак ирем армиядә хезмәт итеп кайткан булган, аның белән 2018 елда авылда таныштык. Без танышканга күп тә үтмәде – 3 айдан соң никах укыттык.

– Шулай тиз!

– Бөтен кеше шаккатты. Үзем дә шаккатам (елмая). Ирем – тәвәккәл, үз сүзендә тора торган кеше: ничек әйтә – шулай була. Ә мин төгәл белми дә идем, мәктәптә имтиханнарны тапшырдым гына, әле колледжга укырга да кермәгән... Әти-әни гаилә коруымны ничек кабул итәр – күз алдына да китермәдем. «Тормышыңа кысылырга куркам, бәлки, ул синең бәхетең булыр, ә мин каршы чыгармын да, гаепле калырмын, Аллаһ сакласын...» – дигән уйлары булгандыр. Шуңа күрә «кияүгә чыгам» дигән ниятемә әти-әнием риза булды.

Бу 3 ай эчендә күрешеп, очрашып тордык. Ул инде төгәл әйтте: «Никах укытабыз, бергә булырбыз», – дип план корды. Ничектер ул үзеннән-үзе килеп чыкты инде. Шулкадәр тиз арада булыр дип уйламадым. Никах укытып, бергә яши башладык.

– Ирең кайсы яклардан?

– Мамадыш районыннан. Әнисе безнең авылга килен булып төшкән булган. Белмим, кечкенә чакта күрмәгәнмен микән, аның белән юлларыбыз кисешмәде. 2018 елда өйләнешеп, Казанда яши башладык. Фатирыбыз булмады, фатирны арендаладык. Шул ук елда мин медицина колледжына лаборатория диагностикасы юнәлешенә укырга кердем.

2020 елда туебыз булды. Пандемия вакыты башланды, шунда мин йөкле икәнемне белдем. Ноябрьдә улыбыз туды. Уку буенча практика башлангач, баланы иремә калдыра идем дә укырга китә идем, аннары, кайтып, улымны имезәм дә, практикага йөгерә идем. Аллаһка шөкер, колледжны кызыл дипломга тәмамладым.

– Ничек әле ирең ярдәмләшеп торган, Сөбханаллаһ!

– Ул миннән 3 яшькә өлкән, Алабугада колледжда укыган да армиядә хезмәт иткән. Шөкер, балабыз тугач та, җайлаштык: минем уку графигына аның эше комачау итмәде. Ирем – балта остасы. Кулыннан килмәгән эш юк: өйләр дә, мунчалар да төзи, түбә дә яба. Электрик та, плиточник та. Бөтен нәрсәне эшли белә, күз тимәсен.

Ирен махсус хәрби операциягә озатуы турында: «Нигә син анда барырга ашкынасың, балабыз бар бит, дидем»

– Өйдәге мәшәкатьләр дә җитәрлек бит әле, колледжны тәмамлагач, өйдә булдыңмы?

– Әйе, бала белән өйдә генә булдык. Финанс яктан кыенлыклар башлангач, әниләр янында бергә тора башладык. 2022 елның сентябрендә мобилизация игълан ителде, иремә повестка килде. Ирем шунда ук: «Барам», – диде. Ул бернидән дә куркып тормый, аның белән бәхәсләшеп тә булмый, чөнки ул – үз дигәненә ирешә торган кеше.

– Иреңне шулай тиз арада махсус хәрби операциягә җибәрергә ризалаштыңмы?

– Беренче реакциям: ачуым чыкты. «Син безне ташлап китәсеңме? Нигә син анда барырга ашкынасың, балабыз бар бит», – дип әйттем. Тыңлап тормады. Әзерләнә башладык: җылы киемнәр җыйдык, термо киемнәр алдык. Зур сумка җыелды! Кирәк-ярак әйберләрне сатып алдык та иремне Казанның югары танк команда училищесына озаттык. Шунда 1 төн кунгач, аларны «Казан Экспо»га алып киттеләр. Анда өйрәтүләр булды. «Казан Экспо»да ирем белән койма аша гына 1-2 тапкыр күрештек. Аларны Казаннан 2022 елның октябрь ахырларында алып киттеләр. Улыбызның туган көне ноябрьдә – бу вакытта алар инде чиккә барып җиткән иделәр. Чиктә палаткалар корылган лагерь оештырылган иде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Снаряд кына түгел, снарядка күп итеп кадаклар да ябыштырып җибәрәләр, ди»

– Ирең чиккә барып җиткәч тә элемтәдә тордыгызмы?

– Әйе. Чиккә барып җитүгә үк кайбер кешеләр нервлана башлаган: кемдер эчүгә сабышкан, кул күтәрүләр дә булмыйча калмаган – андыйларны контрольдә тотканнар. Үз-үзен кулга алган кешеләр үзләрен адекват тоткан, күбесе инде шунда ук танышып, дуслашып беткән.

Чиктә алар 1 атна чамасы булдылар. Аннан соң аларны махсус хәрби операция зонасына керттеләр, шуннан соң ирем белән элемтә юкка чыкты. Күпмедер вакыт ирем белән элемтә бөтенләй булмады. Борчылдым гынамы соң... Башка әллә нинди уйлар килде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

– Анда элемтә түгел, телефон да сүнә торгандыр – зарядкага да кая куясың...

– Болар турында баштан бернәрсә дә белмәдек бит. Аннары берничә көннән ирем элемтәгә чыга алды. «Безне каядыр алып килделәр, төн чыгарга калдырдылар. Монда салкын, баш өстебездә түбә юк», – диде. 1-2 төн алар шулай кунды. Ул территориядә безнең телефон операторлары тотмый иде, шунлыктан, элемтә булмады. Шуннан соң, ирем шундагы сим-картаны сатып алды.

Аннары алар кырда блиндажлар төзеде. Әле ярый ирем кул эшенә оста: блиндажны төзегәннән соң, җылы булсын өчен, тышлап та чыкканнар.

– Телевидениедән күргәнем булды: нигездә, гел җир астында төзиләр...

– Әйе, алгы сызыкка якын булган саклану чараларның күбесе җир астында төзелгән, дип сөйли ирем. Ә инде Россия чигенә якын булган җирләрдә зур булмаган яңа төзелгән өйләр дә бар.

Берничә тапкыр иремнең командиры алмашынды. Ирем баш командирны йөртте. Командир кая куша – шунда алып бара иде. Көн дәвамында ул машина йөртүче булып хезмәт итте. Командир алмашынганнан соң, кыенлыклар туды. Аларны тагын да алгарак – алгы сызыкка күчерделәр. Ирем азык-төлек кенә түгел, мәетләр дә ташыды. Мәсәлән, янган өйләрдән мәетләрне. Җирле кешеләрне эвакуацияләде. Шуның өчен ирем махсус хәрби операциядә «Батырлык өчен медаль» белән бүләкләнде. Ул аны ялга алып кайткан иде.

Хәзерге вакытта ирем алгы сызыкта көрәшүчеләргә блиндажлар төзер өчен бүрәнәләр, агач материаллары ташый. Ташыган вакытта «кошлар» – ягъни квадрокоптерлар, дроннар, «убырлы карчыклар» – дронның бер төре, «камикадзелар» – төнлә оча торган дроннар оча, дип сөйли. «Снаряд кына түгел, снарядка күп итеп кадаклар да ябыштырып җибәрәләр, кыйпылчыклары күп булсын өчен», – дип аңлата ирем. Күптән түгел ирем: «Бер дрон артыбыздан куып йөрде, кешеләр хәтта машиналарын калдырып чаптылар. Безнекеләр вакытында атып төшерә алдылар», – дип сөйләде. Шулкадәр курыктым!

Безнең бер авылдаш егет яраланды, хәзерге вакытта дәвалана. Ирем белән Аллаһка шөкер, барысы да яхшы. Зирәк кеше ул, нинди генә ситуация була калса да, чыгу юлын таба. Судан коры чыга белә. «Сиңа «повезло!» – дип әйткән идем үзенә дә. «Повезло» түгел, мин барысы белән дә сөйләшә, уртак тел таба беләм. Шуңа күрә шулай ул», – дигән иде. Махсус хәрби операция зонасында да шушы осталыгын эшкә җигә дип уйлыйм.

Хәрби операциядә булган ире янына барып кайтуы турында: «Тизрәк күрешәсе килде»

– Отпуск турында әйтеп үттең, иреңә ял бирәләрме?

– Ялның кайчан булачагын алдан әйтмиләр. Хәзер мин балалар поликлиникасында фельдшер-лаборант булып эшлим, ялны алдан планлаштырырга кушалар. «Мин алдан планлаштыра алмыйм», – дип әйтәм. Чөнки иремнең кайчан ял алачагын белмим. Аларга аны 1-2 көн алдан гына әйтәләр.

Махсус хәрби операция зонасыннан Россия чигенә кадәр барып җитәр өчен, җирле кешеләр яхшы гына акча эшли. Мәсәлән, бер поселоктан чиккә кадәр 3-4 төркем кешене илтеп куяр өчен 50 мең алалар. Бер кешедән 10 мең чыга, якынча. Чиктән Воронеж өлкәсенең Россошь шәһәренә барып җитәр өчен, тагын 10 мең сум сорыйлар. Россошь шәһәреннән тимер юл вокзалыннан барлык шәһәрләргә поездга утырып кайтып була.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

– Кем ничек акча эшли инде...

– Әйе. Аңлашыла, мондый вакытта һәркем үзенчә акча эшли. Бер яктан, җирле кешеләрнең дә гаиләләре бар, алар да акчага мохтаҗ, дип уйлыйсың. Икенче яктан караганда, минемчә, аларның арттырып бәя куюлары бик үк матур күренеш түгел. Хәзер бәяләр нормальләште, зарланып булмый. Ирем сөйләве буенча, беренче вакытта җирле кешеләр азык-төлекне, кирәк-ярак әйберләрне икеләтә, өчләтә арттырып сатканнар. «Хәрби киемнән икәнебезне күрсәләр, бәяләрне арттыра иделәр», – ди ирем. Хәзер бәяләр түзәрлек, чөнки мин үзем дә, иремә әйберләр тапшыру өчен, чиккә кадәр барып кайттым. Бәяләрне үзем дә чагыштырдым. Безнең бәяләр белән чагыштырганда 10-15 процентка арттырып саталар.

Бер җирдә дә спиртлы эчемлекләр сатмыйлар, чөнки стресстан эчүгә сабышырлар иде. Әмма, сөйләүләре буенча, җирле кешеләрдән спиртлы эчемлекләрне алып була, диләр.

– Ирең янына ничек барып кайта алдың?

– Узган ел ирем кирәк-ярак әйберләрне алып килергә кушты. Ә ул вакытта машина йөртү таныклыгын алганга 4 кенә ай булган иде. Мин әле яңа гына машина йөртә башлаган идем, иң ерак кайткан юлым – авыл булды. Әллә яшьлек, белмим, башымда бернинди курку да булмады. Тизрәк ирем белән күрешәсе килде. Әнигә әйткәч, ризалашмады. «Ничек инде ерак юлга берүзең чыгып китәсең? Балаң бар, эшең бар», – диде. Шуннан соң, күндерә торгач, әтине утыртып, үзем руль артына утырып чыгып киттек. Туктамыйча, бернинди ялсыз 15 сәгать эчендә барып җиттек.

– Навигатор белән баргансыңдыр?

– Әйе. Воронеж якларына җиткәч, навигатор адаштыра. Воронеж өлкәсендә хәрби әзерлек булганга күрә элемтәне чиклиләр, элемтә эшләми. Шулай булгач, юл билгеләренә карап, дөрес юлны эзләп табарга туры килде.

– Ирең белән күрешә алдыгызмы?

– Әйе. Чиккә килеп җиткәндә паспорт контроле аша узасың: күп сораулар бирәләр, нинди максат белән килүеңне сорыйлар, машинаны җентекләп тикшерәләр. Шуннан соң үткәреп җибәрәләр. Әлбәттә, чикне узгач, ул тыныч зона түгел. Риск һәрвакыт бар. Без Луганск Халык Республикасының Старобельск шәһәренә барган идек.

«20-30 чакрым ераклыкта атыш тавышлары ишетелеп торды – шул тавышка ияләшә алмадым»

– Анда сине нәрсә гаҗәпләндерде?

– Базарга бардык. Сирена яңгырый башлады. Гаҗәпләндергәне шул: беркемнең дә моңа реакциясе булмады. Сиренаны ишетмәгән кебек. «Ишетмиләрме әллә?» – дип аптырадым. Иремнән сорадым. «Җирле халык ияләшкән инде», – диде. Каяндыр дроннар очып китсәләр, халыкны кисәтү өчен, сиренаны кабызалар икән.

– Җирле халыкны күрдең, димәк?

– Әйе. Җирле халык күп калмаган – күченеп киткәннәр. Махсус хәрби операция башлангач, кемдер Россия ягына, кемдер Украина ягына күченеп киткән. Шулай ук, Украина шәһәрләреннән күченеп килүчеләрне дә очраттым. Җирле халык Россия паспортларын алган, кайбер өйләрдә Россия һәм КПСС әләмнәре тора.

Узган ел Луганск өлкәсенең әлеге территориясендә сугыш булган, чөнки бик күп урында урманнар янган. Янган агачларны агач эшкәртү станокларына җибәрәләр. Ул якларда сазлыклы урыннар күрдем. Янгын чыкса да, ул бик тиз таралып киткән. Мәктәптә укыганда «танклар» уеннарын уйный идем. Күз алдына шул уен тормышта барган сыман тоелды: шундый ук урыннар, янган агачлар, танклардан калган калдыклар һ.б.

Беренче вакытта миндә бик сәер хисләр булды. Куркыныч булып куя. Каяндыр «жу» дигән тавыш ишетелсә, берәр нәрсә очмыймы дип, өскә карыйсың. Шартлы рәвештә анда куркыныч янамый дисәң дә була.

Фото: © Диләрәнең шәхси архивыннан

– Тагын нәрсәләр күрдең?

– Ташландык, җимерек өйләр бар. Алар шул килеш тора. Кайберләрендә атыш эзләре калган. Шунысы игътибарга лаек: Россия чиген узгач, бер агач йортны да очратмадым. Йортлар, өйләр кирпеч яки таштан төзелгән, цемент белән тышланган. Алар миңа «неуютный» булып тоелды. Ул өйләрнең яме юк. Өйләре матурмы-юкмы – ул турыда уйлап мәшәкатьләнмәгәннәр. Буяп, матурлап тормаганнар. Татарстанда хәтта кирпеч өйләр дә матур итеп төзелгән. Капкалар, тәрәзә йөзлекләре дә бездә иң матуры. Алар бездә аерылып тора, карагач та, күңелгә якын. Әтием дә: «Ул яклар әллә нинди ямьсез, караңгы», – дигән иде. Ул якны ямьләндереп торучы бердәнбер нәрсә ул – чәчәкләр. Андагы җирле халык бөтен җирдә шәмәхә төстәге ирис чәчәкләре утырта.

Фото: © Диләрәнең шәхси архивыннан

– Кешеләре нинди?

– Төрлесе бар. Кемдер беркая да китми, әле дә яшәгән җирендә яшәп ята, үзенең позициясен кычкырып әйтеп йөрми. Араларында киң күңелле кешеләрне дә очраттым.

Ирем сөйләве буенча, беренче айларда җирле халык белән аралашу кыенрак булган. Хәтта агулап ашатучылар да булган – бу барысы да чын, булган хәл. Хәтта коедагы суны да агулап киткән булганнар.

– Луганск Халык Республикасында булганда алгы сызыкка да ерак калмагандыр...

– Күк күкрәгән кебек, 20-30 чакрым ераклыкта атыш тавышлары ишетелеп торды. Шул тавышка ияләшә алмадым. Ул тавышларның һәммәсе төрле аваз чыгара. Шул ук вакытта халык алга таба яшәвен дәвам итә: елмаялар, көләләр, бәйрәм белән котлашалар. Барысы да русча сөйләшә, кулланылышта – рубльләр. Северодонецкида, мәсәлән, «Спар» дигән кибет тә бар. Әкренләп, торгызу эшләре бара: безнекеләр юллар, өйләр, биналар сала.

Старобельск – Новоайдар – Төньяк Донецк шәһәрләре аша үтәргә туры килде. Шушы шәһәр араларында күперләр салынган булган. Ни кызганыч: барысы да җимерек. Вакытлыча, машиналар йөреп торсын өчен плитәләр салганнар. Азык-төлекне кибетләргә ташый алмасыннар өчен, каршы як күперләрне махсус җимергән, дип аңларга була.

Фото: © Диләрәнең шәхси архивыннан

– Бөтен җирдә йөрергә ярамыйдыр?

– Юк. Саперлар барлык территорияне дә бомбалардан азат итеп бетермәгән, шуңа күрә фәкать юл салынган җирдән генә йөрергә ярый. Җирле кешеләр дә теләсә кая бара алмый. Кичке 21.00 сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр өйдән беркая да чыгарга ярамый – комендант сәгате. Бөтен җирдә хәрбиләр, хәрби полиция хезмәткәрләре йөри.

Акча җыюны оештыруы турында: «Ярдәм итәсем килде»

– Диләрә, социаль челтәрдә махсус хәрби операциядә булганнар өчен ярдәм йөзеннән акча җыюны да оештырган идең...

– Әйе, ирем соравы буенча бу адымга бардым. Аларга манипулятор (йөк күтәрү җайланмасы) кирәк булды. Ирем хәзерге вакытта Совет заманында эшләнгән ЗИЛ машинасын йөртә. Ул гел ватылып тора, үз акчасына ремонтлый, кирәк-яраклар сатып ала. «Безгә йөк күтәрү җайланмасы кирәк, акча җыя алмассыңмы», – ди. «Ничек инде? Мин андый эшләр белән гомердә дә шөгыльләнгәнем булмады», – дим. «Минем өчен берни дә эшлисең килми, ахры», – диде. Ирем үпкәләр дип, мин моны эшләргә мәҗбүр булдым, чөнки аларга ярдәм итәсем килде. Әлбәттә, халык бик күп сораулар бирде, ышанмадылар. Бу бит кеше акчасы, зур җаваплылык!

Акча җыю эшендә күбесенчә туганнар, авылдашлар булышты. 37 мең генә җыя алдык. Акча җыю тукталгач, иремә: «Манипулятор сатып алырга акча җитеп бетми», – дип яздым. Аның уртача бәясе – 150 мең. Мамадыш районыннан Фәнил абый дигән егет бар, ул гуманитар ярдәм җыеп, илтеп тапшыру эшләре белән шөгыльләнә. Иганәчеләр табып тора. Мунчалар, генераторлар... Күп әйбер җибәрде инде ул. Үзем дә Фәнил абый аша посылкалар җибәргәнем булды. Зур эш эшли. Алар ай саен акча җыеп, ярдәм итеп тора. Минем өстә калмасын өчен,җыелган акчаны Фәнил абыйга тапшырырга ниятлим.

«Иремнең хезмәт хакы машиналар ремонтлауга, экипировка һәм ризыклар сатып алуга китә»

– Ирең белән хәзер еш элемтәгә чыгасыңмы?

– Төрле вакытта төрлечә. Узган ел Яңа елда элемтәләре юкка чыкты. 2-3 атна тирәсе элемтәләре булмады. Борчылып беттем! Аннары үзе шалтыраткач, тынычландым. Беренче вакытларда еш элемтәгә чыга алмады. Хәзер алар анда спутник тәлинкәләр куялар, шуның аша элемтәгә чыга. Гомумән, алгы сызык янында элемтә белән проблемалар бар. Элемтәгә чыгар өчен, урманга биегрәк җиргә баралар. Ирем хәзер көн саен кич белән шалтыратып ала, элемтәгә чыгарга тырыша. Әмма төрлечә була. Алгы сызыкка чыга калса, алдан ук кисәтеп куя. Менә шул вакытта инде 2 көн тынычсызланып, борчылып утырасың.

Фото: © Диләрәнең шәхси архивыннан

– Аларның хезмәт хаклары ничек?

– Башка кешеләрнең ничектер, әмма безнең барысы да тәртиптә. Тиешле хезмәт хакын вакытында түлиләр. Хезмәт хакы хәрби исем һәм хәрби вазифадан да тора. Сүз уңаеннан, әле күптән түгел иремә «Сугышчан хәрәкәтләр ветераны» таныклыгы бирделәр. Хезмәт хакы иремнең картасына килә. Карта белән әйбер алып булмый. Шулай булгач, шундагы җирле кешеләр кәгазь акчага алмаштырып бирә. Әйтүемчә, ул машиналар дә ремонтлый, хезмәт хакының яртысы ризык, киемнәр, экипировка сатып алуга китә. Мәсәлән, экипировканы ирем 70 меңгә сатып алган иде. Экипировка һәрдаим алмашынып тора, чөнки алар кырда, тузанда эшлиләр, киемнәре пычрана, ертыла. Сезонга 2-3 экипировка алмаштыра. Аяк киеме белән дә шул ук хәл.

Сүз уңаеннан, анда күптән түгел безнең банкоматлар эшли башлады. Күпфункцияле үзәкләр дә бар – җирле кешеләр үзәкләрдә паспортларын алмаштыралар. Луганск кебек зур шәһәрләрдә банкоматлар бар да бар, шуннан гына да кәгазь акчаны алып була.

– Хәрби кешеләрне ашаталар, дип беләм, ләкин төрле сүзләр ишетелде...

– Кыр кухнясы бар, ризыкны таратып торалар. Дөресен әйткәндә, аның белән генә тамакны туйдырып булмый. Мәсәлән, тушенка – бездәге кебек югары сортлы түгел. Аны ит дип әйтеп булмый. Аларга бер банкада чөгендер ашы бирәләр, анда яшелчәләр генә тутырылган (ирем фото җибәрде). Шуңа күрә егетләр белән җыелышып, ризыклар сатып алып, үзләре ашарга пешергәндә, шуларны да кушып әзерлиләр. Җирле кешеләр дә монда акча эшләп кала: мәсәлән, ярымфабрикатлар ясап, аны кыйбат бәягә саталар. Пилмәннәр һ.б. Менә шул рәвешле тукланалар. Бер дә көнләшерлек түгел, әлбәттә.

«Иремнең махсус хәрби операциягә китүе минем өчен зур сынау булды»

– Диләрә, хәзерге вакытта син улың белән әниләреңдә яшисеңме?

– Әйе. Шулай да, үз оябызны корасы килә – фатир сатып алырга хыялланам. Иремнең махсус хәрби операциягә китүе минем өчен зур сынау булды. Мораль яктан, үсеш кичердем дип тә әйтә алам: күп нәрсәгә башкача карый башладым, финанска, көндәлек мәшәкатьләренә җаваплылык миндә булды. Ярый ла, әниләрем белән торгач, алар миңа бик тә булыша: кайчак улымны балалар бакчасыннан алырга өлгермим, әнием алып кайта, ашарга пешерүгә дә кайгырып тормыйм.

Махсус хәрби операциягә ирләрен озаткан ханымнар белән бик күп аралаштым. Кемдер 1, 2, кемдер 3 баласы белән өйдә утырып калган. Шуны аңладым: бик күп гаиләләр таркалган икән. Кайбер парлар аерылышкан, кемнәрнеңдер мөнәсәбәтләре суынган.

Бер караганда, бу – ирләр өчен дә стресс. Алар хәрби зонада бик күп нәрсә күрә, ә аннары кайчак балаларын да кочаклый алмыйлар. Озаклап отпуск алмаучылар да бар.

Кемдер: «Сез рәхәттә яшисез, льготалар, хезмәт хаклары аласыз», – ди. Белмим, кем ничек яшидер, әмма бу – алай түгел. Беренчедән, бу – стресс. Синең яныңда терәгең, ярдәмчең юк. Син көн саен ирең өчен кайгырасың. Икенчедән, ул акча иреңә дә, сиңа да китә. Ул акчаны монда да эшләп булыр иде, әмма эш акчада түгел. «Акча өчен кызыгып киткәннәр», – диючеләргә: «Ирем акча өчен китмәде. «Мин куркак түгел. Качып ятмаячакмын», – дип китте», – дип әйтергә телим. Бәхет акчада түгел, барыбызга да исән-сау булырга язсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100