Махсус хәрби операциядә катнашучылар тернәкләнү уза: «Бармакларым сизә башлады»
Ватанны яклау хакына гомерләрен куркыныч астына куярга курыкмаган һәм дошман утына эләгеп имгәнгән батырларны күргәч, нинди хис туа? Горурлык, соклану һәм аларга яңадан тормышка кайту һәм сихәтләнү өчен мөмкин булган бөтен ярдәм күрсәтелсен иде дигән хис-теләк туа, чөнки алар моңа лаек.
Бәхеткә, мондый ярдәм Казанда М.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсе базасында республика дәвалау-реабилитация үзәгендә күрсәтелә. Журналистларга махсус хәрби операция ветераннарына үткәрелә торган тернәкләндерү чаралары турында сөйләделәр. Сөйләп кенә калмадылар, алар белән шөгыльләнү мизгелләрен үз күзләребез белән күреп кайттык.
Ветераннарны автомобиль симуляторлары ярдәмендә тернәкләндерәләр
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә медицина ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәле системасы эшли. Медицина реабилитациясе өч этапта үткәрелә. Беренче һәм икенче этаплар стационарда, өченчесе амбулатор шартларда һәм көндезге стационарларда гамәлгә ашырыла.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 7 меңнән артык хәрби хезмәткәр һәм аларның гаилә әгъзалары медицина реабилитациясе үткән. 7 нче шәһәр хастаханәсенең реабилитация үзәгендә якынча 500 хәрби хезмәткәр тернәкләнү узган. «Аларның күбесе элекке тыныч тормышларына кайтты: яңа һөнәр үзләштерде, гаилә корды. Күпләр адаптив физик культура һәм спорт буенча чараларда да катнаша башлады», – дип сөйләде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш белгече, Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе каршындагы дәвалау-реабилитация үзәге җитәкчесе Резеда Бодрова.
Резеда Бодрова: «Максатыбыз – хәрбиләргә, госпитальгә яткач, беренче көннәрдән үк югалткан функцияләрен кайтарырга ярдәм итү генә түгел, иң мөһиме – аларның алга таба яшәү омтылышын арттыру»
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина
Аның сүзләренчә, алдагы еллар белән чагыштырганда, хәзер реабилитацияне мөмкин кадәр иртәрәк башларга тырышалар. «Максатыбыз – хәрбиләргә, госпитальгә яткач, беренче көннәрдән үк югалткан функцияләрен кайтарырга ярдәм итү генә түгел, иң мөһиме – аларның алга таба яшәү омтылышын арттыру», – дип билгеләп үтте Резеда Бодрова.
Без шулай сөйләшә торабыз, ул арада аның сүзләрен җөпләгәндәй, янәшәбездә төрле җайланмаларда хәрбиләр кул-аяклары хәрәкәтчәнлеген кире кайтарырга тырышып, бар көченә күнекмәләрне үти, тренажерларда шөгыльләнә. Тернәкләнергә, сихәтләнергә тырышалар – өйләрендә гаиләләре көтә…
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Физик реабилитация медицинасы табиблары, физиотерапевтлар, травматолог-ортопедлар, неврологлар һәм башка белгечләр дәвалау физкультурасы, массаж, физиотерапия һәм башка дәвалау технологияләрен куллана. Ә иң кызыгы: биредә хәрбиләр дәваланып кына ятмый, «машина да йөртеп карый алалар».
«Быелдан башлап реабилитациядә автомобиль симуляторларын файдаланабыз. Бу бик актуаль. Киләчәктә хәрби хезмәттән демобилизацияләнәчәк егетләр машина йөртү күнекмәләрен сынап карый ала. Әйтик, аяксыз калган хәрби кул белән идарә итү ысулын үзләштерә ала. Бу аңа тыныч тормышта машина йөртүче булып эшли алуына ышаныч бирә», – дип ассызыклый Резеда Бодрова.
Резеда Бодрова: «Быелдан башлап реабилитациядә автомобиль симуляторларын файдаланабыз»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Машина йөртергә яраткан хәрбиләрнең автотренажерларга кызыксынуы зур. Быел июнь аенда урнаштырганнан бирле якынча 80 кеше автомобиль симуляторлары ярдәмендә реабилитация узган. Табиблар әйтүенчә, хәрби виртуаль автомобиль белән идарә иткәндә, аның сызланулары кими.
Монда төрле җайланмаларны күрергә туры килде. Кәгазь самолёт белән «идарә итеп», кызыл «йөрәкләрне җыеп та була». Пациент аяклары белән платформаны хәрәкәткә китерә. Табиблар мондый күнегүләрнең вестибуляр аппаратны торгызырга ярдәм итүен әйтте. Биредә роботлаштырылган системалар һәм виртуаль чынбарлык технологияләре булган җиһазлар да бар.
Реабилитация үзәгендә «акыллы палата» эшли. Ул төрле процесслар белән күз карашы ярдәмендә идарә итәргә мөмкинлек бирә.
Йөрү сәләтен югалткан, әмма аны яңадан торгызу мөмкинлеге булган пациентларга вертикализатор ярдәм итә. Бу җайланма ярдәмендә имгәнүдән соң кеше вертикаль хәлдә була. Аппарат пациентны күтәреп кенә калмый, аның аякларын да хәрәкәткә китерә. Бу исә йөрү күнекмәләрен яңадан кайтарырга ярдәм итә. Үзлегеннән басып торырга өйрәнгән пациентлар махсус асылмалы системалар ярдәмендә менә шулай аякларын ныгыту өчен күнегүләр ясый.
Илгизәр: «Анда баргач, тормышның кадерен аңлый башлыйсың»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Анда баргач, тормышның кадерен аңлый башлыйсың»
Берничә ир-ат белән сөйләшеп, хәлләрен дә сораштык.
Түбән Камадан 29 яшьлек Илгизәр 2026 елның 3 мартында махсус операциягә контракт төзеп китә. Өендә хәләл җефете, 7 яшьлек кызы һәм 3 яшьлек улы кала.
4 июньдә мина шартлап, кыйпылчыклары аяк-кулга бик күп эләкте. Аллаһка шөкер, исән-сау калдым. Аяк сынмады, ләкин нерв җепселләре бик киселгән, өзгәләнгән. Кулга операция ясадылар, бармаклар зыян күргән иде, аларны турайттылар. Хәзер бармакларның функцияләрен кире кайтарабыз. Акрынлап хәрәкәтләндерә алам, сизә башладылар инде. Реабилитациянең ярдәмен тоям. Кул кисәк-кисәк сызлап ала инде, ләкин түзәрлек.
Ә болай ничек барырга карар кылдыгыз?
Туганнан туган энекәшем 2025 елда киткән иде, хәзер хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Без икәү китәргә тиеш идек, тик ул миннән алда китте. Аннан үзем дә киттем инде. Абыйлар, туганнар бөтенесе хезмәт итте, үземне зуррак бурыч үтәүдә хис итәсем килде, шуңа бардым. Тормыш иптәшем каршы иде, аннары күнде, тынычланды. «Мин аңа киткәндә «кайтам» дип киттем». Күңелдә алай зур курку булмады. Алгы сызыкта куркыта инде, ләкин йөрәктә ышаныч булды.
Анда баргач, тормышның кадерен аңлый башлыйсың. Яралангач, иң беренче гаиләне уйлыйсың инде. Яндагы иптәш тә яраланган иде, мин үзем аңга килгәч, шундук иптәшемне, аның хәлен сораштым.
Айдан артык дәваланып, Илгизәр 22 октябрьдә госпитальдән чыгарга әзерләнә. «Алга таба, СВО беткәч, ГАИга керергә исәбем бар. Киткәнче тракторчы-машинист булып эшләгән идем», – диде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Беренче операциядән соң кулымның ничек каты сызлаганын хәтерлим»
Курган өлкәсеннән булган «Дед» позывнойлы хәрби 2023 елда фронтка киткән. Ул артиллерия полкында, медицина ротасында хезмәт иткән. Хәрбинең умыртка баганасы зыян күргән. Өч атна элек ул Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы госпитальгә килгән.
«Фронтта зур физик йөкләнешләр аркасында умырткалыкта проблемалар башланды. Быел җәй ике бүсерне алып ташладылар», – диде ул.
Хәрби көн саен дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнүе, автомобиль симуляторларында күнегүләр ясавы һәм массажга йөрүе турында әйтте. «Госпитальдәге шартлардан мин бик канәгать», – диде.
«Одиннадцатый» позывнойлы хәрби узган ел Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзегән. Мариуполь шәһәре янында һава һөҗүменә каршы оборона подразделениесендә хезмәт иткән.
«Кайчандыр мин Икенче бөтендөнья сугышы бәрелешләрен реконструкцияләү белән шөгыльләнә идем. Хезмәттәшләремнең күбесе фронтка китте, һәм мин дә аларга иярдем», – дип сөйләде хәрби хезмәткәр.
Махсус хәрби операция зонасында хәрби кирәк-яракларны бушаткан вакытта ул терсәк өлешеннән кулын сындырган. Аңа ике операция кичерергә туры килгән. Быел августтан бирле ул Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә реабилитация уза.
«Дәвалануда алга китеш бар. Беренче операциядән соң кулымның ничек каты сызлаганын хәтерлим. Хәзер авырту бетте. Әлегә кулымда көч юк, ләкин ул кайтыр. Бу хастаханәдә чын профессионаллар эшли», – дип билгеләп үтте «Одиннадцатый».
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Медицина психологы белән күнегүләр тынычланырга һәм хафаны җиңәргә ярдәм итә»
Яшерен-батырын түгел: хәрби хезмәттән, кайнар нокталардан кайтучыларның күбесе йокысы бозылудан интегеп, ярсып китүчән, паника һөҗүмнәренә бик бирешүчән була. Шуңа күрә реабилитация үзәгендә психик сәламәтлекне торгызуга бик җаваплы карыйлар.
Татарстанда 83 медицина психологы кабинеты эшли. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары бу белгечкә эләгү өчен үзләре беркетелгән медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итә ала. 2026 ел башыннан бирле әлеге кабинетларда демобилизацияләнгән 1419 хәрби хезмәткәргә, аларның 1928 гаилә әгъзасына, шул исәптән 270 балага ярдәм күрсәтелгән.
«Безнең клиникада 25 медицина психологы эшли. Аларның өчесе – махсус хәрби операциянең гамәлдәге катнашучылары өчен бүлектә, 12се медицина реабилитациясе үзәгендә хезмәт куя. Хәрби, госпитальгә килгәннән соң, беренче көннәрдә үк психолог консультациясен ала. Психологик тест нәтиҗәләренә һәм пациентның үз үтенечләренә нигезләнеп, шәхси реабилитация планы төзелә. Ул төркем белән үткәрелә торган дәресләрне дә, индивидуаль шөгыльләрне дә үз эченә алырга мөмкин», – дип сөйләде Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең медицина реабилитациясе амбулатор бүлеге медицина психологы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина психологиясе буенча баш белгече Екатерина Вахранева.
Екатерина Вахранева: Хәрби операциядә катнашучыларның бер 15–20 проценты гына мондый авыр стресс кичерә дияр идем»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Безне зур экранда интерактив сурәтләр булган бер бүлмәгә алып керделәр. Экранда «чип-чиста инеш һәм су астында зур түгәрәк ташлар». Хәрбиләр виртуаль чынбарлык технологияләре ярдәмендә кулы белән «су» астыннан «таш ала», шулай ук төнбоеклы күл, очып йөргән күбәләкләр белән тагын бер сурәт күрсәтелде. Анда кул белән шул төнбоекларны «ачарга» яки күбәләкләрне «тотарга» була. Табиблар аңлатуынча, мондый күнегүләр тынычланырга һәм хафаны җиңәргә ярдәм итә. Медицина психологы белән реабилитация курсы 8–10 дәрестән тора.
Екатерина Вахранева имгәнүдән соң стресс (посттравматическое расстройство) кебек куркыныч халәт турында да әйтте.
«Махсус хәрби операциядә катнашучылар чыннан да мондый проблема белән очраша. Әмма ветераннарның бер 15–20 проценты гына мондый авыр стресс кичерә дияр идем. Күпчелеген йокысызлык, гел борчылу, булган вакыйгаларны кабат-кабат искә төшерү кебек күренешләр борчый. Гадәттә, пациент үзе үк кайбер проблемалар турында сөйли. Әйтик, фронттан кайткач, ул тиз кызып китүчәнгә әйләнгән һәм бу аның гаилә мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясаган», – дип билгеләп үтте Екатерина Вахранева.
Сугыш шартларында кеше психикасы үлем куркынычы гел янап торган мохиттә исән калуга көйләнә. Ә бу психика өчен эзсез узмый. Заманча технологияләр һәм психологик коррекция ысуллары бу проблемаларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
«Хәрби белән эшләгәндә, без аның иң якын кешеләрен дә җәлеп итәбез. Алар кешенең халәтендәге үзгәрешләрне аңларга һәм холыксызланулары аркасында аларны читкә какмаска тиеш. Киресенчә, алар тернәкләнүгә үз өлешләрен кертергә тырышсын иде», – дип өстәде Резеда Бодрова.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң реабилитациягә ничек эләгергә?
Демобилизацияләнгән кешеләр һәм аларның гаилә әгъзаларына квалификацияле ярдәм 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе поликлиникасында медицина психологы кабинетында күрсәтелә.
«Психологка язылу өчен үзегезнең участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә яки кабинетның эш сәгатьләрендә үзегез килергә мөмкин. Кабинетның актуаль эш графигы шәһәр хастаханәсе сайтындагы «махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәме» бүлегендә урнаштырылган», – дип аңлатты Екатерина Вахранева.
Демобилизацияләнгән хәрбиләргә медицина реабилитациясе Татарстанда стационарларында да, поликлиникаларда да күрсәтелә. Моның өчен яшәү урыны буенча участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр район-шәһәрләрдә андый мөмкинлек булмаса, Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендәге маршрутлаштыру үзәгенә гариза юллана.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов