news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Февральдә улы туган иде...» – махсус операциягә киткән артист һәлак булган

news_top
«Февральдә улы туган иде...» – махсус операциягә киткән артист һәлак булган
Фотолар «Безнең Башкортстан» сәхифәсеннән

Махсус операциядә Башкортстанның «Сибай» ансамбле биючесе Илнар Хатмуллин һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрдәге «Безнең Башкортстан» сәхифәсендә язганнар.

Җитди яралануы һәм хастаханәгә эләгүен белгәч, аны якыннары эзли башлый. Ләкин хәрбине коткарып кала алмыйлар.

«Җан өшеткеч хәбәр алдык... Әле февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан гына Илнарның улы туган иде.

Тормыш иптәше, әти-әнисе, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Батырыбызга мәңгелек дан!» – диелә хәбәрдә.

Социаль челтәрдә утыручылар Илнарның бик талантлы биюче булуы хакында комментарийлар яза.

«Күтәреп булмаслык кайгы. Концертта шуның гына биегәнен карап, сокланып кайта торган идем. Ул бар булмышы белән биеде. Аңа әле яшәргә дә яшәргә иде...» – ди алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар