Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядән Самвелны көтүче Рузилә: «Шалтыратмый торса, Аллаһы Тәгаләдән сорыйм»

1 яшьлек баласын кочкан Рузилә ирен махсус хәрби операциягә озата. «Танк» кушаматлы ир-ат, мобилизация турында хәбәр чыгуга: «Барам», – дигән. Яшь ана шалтыратулар, очрашулар көтүгә корылган көннәре турында сөйләде.

news_top_970_100
Махсус операциядән Самвелны көтүче Рузилә: «Шалтыратмый торса, Аллаһы Тәгаләдән сорыйм»
Фотолар гаиләнең шәхси архивыннан

Тормыш иптәше махсус хәрби операциягә киткәч, Рузилә баласы белән әти-әнисе янына кайтып тора башлый. Аның ире Самвел Хачатрян – тумышы белән Әрмәнстаннан. Ул бәләкәй чакта, Әрмәнстанда җир тетрәү булганнан соң, гаилә Татарстанга кайткан. Егет Базарлы Матакта үсә. Гаиләдә барысы 10 бала. Булачак тормыш иптәшен ул Казанда очрата. Нурлат районы кызы Рузилә Казанда банкта эшли торган булган. Алар 2021 елда гаилә кора.

«Нәкъ татар егете кебек инде үзе»

Самвел Хачатрян мобилизацияләнгәнче юл төзелешендә эшләгән, тәрәзәләр кую белән дә шөгыльләнгән. «Ул үзе оста, кулыннан бөтен эш тә килә», – ди тормыш иптәше. Самвел һәм Рузилә яшьтәшләр диярлек, яшь аермасы 1 ел гына. Рузиләгә 32 яшь, ире олырак. Самвелны Рузиләнең әти-әнисе тыныч кабул иткән. «Минем әти-әни безнең никахка каршы килмәде. Таныштыргач та, тыныч кабул иттеләр. «Үзең сайладың», – диделәр. Без соң гына өйләнештек инде», – диде ул. Тормыш иптәшенең әнисе турында: «Ул мине кабул итмәде. Без аралашмыйбыз. Мин үзем аралашу яклы, тик ул теләми», – диде хатын-кыз.

Ул татарча сөйләшә. Нәкъ татар егете кебек инде үзе. Ул әрсез, юмарт, юмор хисе дә бар. Шуның белән миңа ошагандыр инде ул. Безнең татар егетләре саранрак инде, ул юмартлыгы белән җәлеп итте. Очрашып йөргәндә дә бик күп бүләкләр бирә иде. Никахтан соң без Казанда кешедән фатир алып тордык. Ипотека алырга җыена идек. Мобилизация башланды.

Хәбәр чыккач та, ул: «Мин барам», – дип әйтә башлады. Мин инде: «Алай әйтмә», – дип кырт кисә идем. Мин аның сүзләрен чынга алмадым. Аннан повестканы күрсәтте. Мин шунда ук елап җибәрдем. 1 яшьлек бала белән нишләрмен, дип аптырап та калдым. Анда моңсуланып утырырга вакыт булмады, чөнки тизрәк әйберләр җыясы иде. 28 октябрьдә ирем Базарлы Матактан Казанга килде. Алар өйрәнүләрдә Казанда торганда, бала белән янына барып йөрдек. Кирәк әйберләрне алып бардым. 1 айдан алар киттеләр.

Башта гел бер кулда – бала, бер кулда телефон иде. Берәр хәбәре килер яки шалтыратыр дип көтеп тордым, телефонны кулдан төшермәдем. Шалтыраткач, ул үзенчә мине тынычландырырга тырыша иде. Аннан ешрак элемтәгә чыга башлады, – дип искә алды Рузилә.

«Шалтыратса, тизрәк: «Кызымны күрсәт әле», – ди»

«Танк» кушаматлы Самвелга күп тапкырлар алгы сызыкта булырга туры килә. Күрсәткән батырлыклары өчен, хәрби «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән. Самвел башка медальләр белән дә бүләкләнгән.

Ир-ат 3 тапкыр гаиләсе янына кайтып киткән. Соңгы кайтуы 14 февральдә Гашыйклар көнендә булган. Рузилә бу көнне истә калдырган. Ире алдан кисәтмичә генә кайтып кергән.

Әтисе кайтуга, кызыбыз кочаклап ала. Видео аша еш аралашкач, бала онытмый, читләшми. Әтисе дә сагына, шалтыратса, тизрәк: «Кызымны күрсәт әле», – ди. Ул андагы хәлләрне сөйләми. Башта: «Сез кайдарак, ничек анда?» – дип сораштыргалый идем. Ул шаярып кына җавап бирә, тик артыгын әйтми иде. Ярамыйдыр инде. Кайвакыт: «Сиңа кирәкми ул!» – дип ачулана да. Шалтыратканда кайвакыт урамда була, кайвакыт берәр ташландык өйдә булалар, – дип сөйләде хатын-кыз.

Хәрби контузия дә алган булган, тик госпитальдә ятуларын башта гаиләсенә хәбәр итмәгән. Алар соңыннан гына белә.

Хатыны баштарак посылкалар җибәрә торган булган, аннан ир-ат «кирәкми» дия башлаган. «Ул тыйнак үзе. Һәрвакыт: «Кирәкми, барысы да бар», – ди. Озакламый кайтыр дип көтәбез, җәйдә кайтыр инде. Кайткач ул гаилә белән булырга тырыша. «Ял итәсем килә», – ди инде. Киткәндә бик авыр була, аңа да авыр, безгә дә. Саубуллашырга яратмыйм», – диде хатын-кыз.

«Үзебезнең ирләр генә түгел, барысы да исән-сау кайтсын, дибез»

Самвел озак вакыт элемтәгә чыкмый торган вакытлар да була, ул чакларда Рузилә ярдәмне Аллаһы Тәгаләдән сорый.

Озак шалтыратмый торса, Аллаһы Тәгаләдән сорыйм, догалар укыйм. Намаздан соң, исән-сау булсын иде, дип теләкләр телим. Элемтәгә чыкканнан соң тынычланам инде. Аның янында булган егетләрнең хатыннары белән аралашып торабыз. Беребезнең ире элемтәгә чыкмый торса, шалтыратышабыз, сорашабыз. Башта андый вакытларда бик авыр иде, психологка бардым. Без бу вазгыятьне берничек тә үзгәртә алмыйбыз, начар әйбер турында уйламаска тырышабыз. Догалар укып, исән-сау кайтсыннар иде, дип телибез. Үзебезнең ирләр генә түгел, барысы да исән-сау кайтсын, дибез, чөнки анда «безнеке» яки «сезнеке» юк, алар барысы да безнеке. Исән-сау кайтсыннар иде.

Югалтулар булса, ирем бик уңайсызланып сөйли. Якын дуслары һәлак булса, бик зур авырлык белән әйтә. Аның якын дусты Украинага кергәч үк диярлек һәлак булган иде, – дип сөйләде хатын-кыз.

Махсус хәрби опреациядә катнашкан ир-атлар исән-сау гаиләләренә, тормыш иптәшләре, балалары янына әйләнеп кайтсын иде!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100