Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядәге җырчы Таһир Асылгәрәй: «Ирекле тормышның тәмен хәзер кабаттан беләм»

news_top_970_100
Махсус операциядәге җырчы Таһир Асылгәрәй: «Ирекле тормышның тәмен хәзер кабаттан беләм»

Махсус операциягә үз теләге белән киткән җырчы Таһир Асылгәрәй вакыт-вакыт социаль челтәрләр аша хәбәр сала. Бу көннәрдә ул «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсенә берничә фотосын урнаштырган. Соңгы фотосы янына:

«Адашыпмы йөрде җаным? 

Ерактан кайтып киләм.

Ирекле сулышның тәмен

Хәзер мин яңадан беләм», – дип тә язып куйган. 

 

Фото: © https://vk.com/tahir_asyl_garey

Таһир Асылгәрәйнең иҗатын сөючеләр аның тизрәк әйләнеп кайтуын көтә. «Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын», «Сине монда көтәбез. Бик яратабыз», «Имин генә йөрегез, фәрештәләр юлдаш булсын», – дип язалар. 

Җырчының хәрби киеменә «Россия кораллы көчләре» һәм «Танк гаскәрләре» дип язылган. Халык җырчының моңсу карашына һәм шактый талчыккан булуына да игътибар иткән. «Бер дә кәефе юк. Арган кыяфәтле. Күзләрендә әрнү… Дусларын югалту шулай тәэсир иткәндер… Сау-сәламәт килеш әйләнеп кайт», – дип язып калдырган алар. 

Таһир Асылгәрәй махсус операциягә узган ел сентябрь аенда киткән иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100