Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядәге Таһир Асылгәрәй элемтәгә чыккан

news_top_970_100
Махсус операциядәге Таһир Асылгәрәй элемтәгә чыккан
https://vk.com/tahir_asyl_garey

Махсус операциягә киткән җырчы Таһир Асылгәрәй, ниһаять, элемтәгә кергән һәм «ВКонтакте» сәхифәсенә хәрби киемнәрдән төшкән фотосын һәм видеосын урнаштырган. Фото астына ул үзенең «Җаным көтә бәйрәм» җырын да куйган.

Видеода җырчы: «Үземнең барлык тамашачыларымны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм. Барыбызга да – бәхет, мәхәббәт, иминлек. Монда булган барлык егетләрнең дә исән-имин гаиләләре янына әйләнеп кайтуын телим. Барысы да әйбәт булсын. Без җиңәчәкбез!» –  дип сөйләгән ул. 

Таһир Асылгәрәйнең сентябрь башында үз теләге белән махсус операциягә китүе турында хәбәр иткән идек.

«Без бик нык борчылабыз, аны сагынабыз. Якын кешең шундый куркыныч урынга киткәндә, барысы да шундый хисләр кичерә торгандыр… Телефон янымда, гел Таһирдан хәбәр көтәм. Сирәк шалтырата. Аның сөйләшергә дә вакыты юк. Дөресен генә әйткәндә, безне тынычландырыр, үзе белән барысы да әйбәт икәнлеген әйтер өчен генә шалтырата»,  –  дип сөйләгән иде аның тормыш иптәше Наилә ханым «Интертат»ка.

Таһир Асылгәрәйнең социаль челтәрләргә чыга алуына дуслары бик сөенгән. «Аллаһка шөкер, исән-сау икән. Күптән хәбәре юк иде», «Сер бирми дустыбыз, елмаеп тора һәрвакыттагыча. Иән-сау, җиңеп кайтырга барыгызга да», «Исән-сау әйләнеп кайтып, хәерле гомерләрдә яшәргә язсын», «Тизрәк әйләнеп кайтыгыз. Сезнең җырлардан башка яшәү бик кыен», – дип яза алар.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Исэн-сау әйләнеп кайтырга язссын раббым....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100