Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядәге Айзатның соңгы сүзләре: «Бар да яхшы булыр. Икенче елга очрашырбыз»

news_top_970_100
Махсус операциядәге Айзатның соңгы сүзләре: «Бар да яхшы булыр. Икенче елга очрашырбыз»

Шагыйрә Гөлсәрвәр авылдашы, махсус операциядә һәлак булган Айзат Фәйзуллин турында язган. «Айзатның рухына багышлап, сыйныфташы, күрше Куян авылы кызы Алсу Сәлимова шигырь язган иде, видео да ясаган. Айзат үзе исән вакытта, Алсу, сыйныфташлары белән бергәләшеп, бик еш Айзатка посылкалар җибәрүне дә оештыра иде. Февральдә җибәргән посылкалары Айзат соңгы штурмга кереп киткәннән соң 2 көн үткәч, барып җиткән. Рәхмәт сиңа, Алсу, безнең авылдашыбызны зурлавың өчен. Урының җәннәттә булсын, батыр авылдышыбыз», – дип яза ул һәм Алсуның шигырен куйган.

Алсу Айзатның фото, аудиоларыннан ясалган ролик куйган. Анда Айзат: «Барысы да яхшы булыр. Икенче елга кайткач, йөреп чыгармын мин… Авылда хәлләр әйбәтме? Бернинди ярдәм кирәкми, шалтыраткач, күңелле. Икенче елга очрашырбыз, юкка кайгырма. Соңгы көн белән яшәмибез. Юкка борчылма», – дип сөйли.

Хәрби Айзат Фәйзуллин турында: «Күпме иптәшләрен ут эченнән коткарган кеше ул»

Айзатка багышлап ясалган ролик:

«Сыйныфташым Айзатка багышлыйм.

04.12.1979 – 25.12. 2023

Ак көн иде, кар да явып алды,

Пулеметың иде иңеңдә,

Кара якка юл алдың бит, дустым,

Унҗиденче декабрь төнендә.

Чыгам, дидең, фото җибәрермен,

Посылканы алгач кулыма...

Үзең ышанмадың… эх, дускаем,

Төзәлмәде тезең – абына.

Өмет тулы күңел, чыга алсам –

Ярдәм җибәрделәр классташлар...

Приказ килде, керми кала алмыйм.

Ниләр күрер бу газиз башлар?

Ут эченә керәм, я, хуш, дустым,

Озатып калдың, чыгуым теләп.

Бер өмет тә калмаганда җанда,

Сезнең көтүегез миңа бик кирәк.

20се көндез иде… ләкин монда бер дә

Үтеп керми кояш нурлары.

Үзе салкын, үзе җан өшеткеч,

Ак түгел шул – канлы карлары...

Алга атлыйм… әллә артка микән?

Күңелем буш – нигә бу сугыш?!

Йөрәккәем күптән яралы бит,

Я Аллаһым, чыгарга булыш!

Юк икән шул… Раббым, син монда юк...

Кошларың да тимергә әверелгән...

Әнә килә очып – коткарыгыз!

Яндыра бит, дуслар, мин үләм!

Ниләр булды, нишләдең син, Җирем,

Нәрсә булды сезгә, кешеләр?

Кан коешка махсус исем куеп,

Ни бүлешә илләр-күршеләр?!

Өч сугышта булдым, ил якладым,

Үземне кем саклар, әйт, дөнья?!

Чит җирләрнең туфрагына ятып,

Газиз яшьлек канлы яшь коя.

Авыр ярам… озак түздем инде,

Кичсез керәлмиләр алырга.

Ах, бу 2 сәгать, ник соң озак?!

Язган микән монда калырга...

Китәм инде, классташ, сау булып тор,

Куп уйлама, гел елама син.

Кереп алучылар табылсалар,

Туган якка бер кайтырмын мин!

Грузияне үттем, Чеченны да,

Кемгә тигән иде зыяным?

Орден алдым батырлыгым өчен,

Чолганыштан дуслар коткардым.

Илем өчен яшәдем мин җирдә,

Тугры калдым анам кабренә.

Кайтыр өчен китәм туган якка,

Җаным фәрештәгә әверелә.

Онытмагыз, дуслар, авылдашлар,

Онытма син мине, Җир-анам!

Герой булып китәм, һич үкенмим,

Йолдыз булып күктә мин янам!

Классташың Алсу».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100