Актаныш районы Уразай авылында махсус операциядә һәлак булган Айзат Фәйзуллин белән хушлаштылар. «Батыр сугышчыны соңгы юлга озатырга туганнары, сыйныфташлары, сугышчан дуслары, күпсанлы авылдашлары килгән иде», – дип хәбәр итәләр «Актаныш хәбәр» телеграм-каналында.
Айзат Фәйзуллин Чечня, Грузияда барган хәрби бәрелешләрдә катнаша. 2022 елның 25 сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында Украинада барган махсус хәрби операциягә китә. 2023 елның 20 декабрендә үз хәрби бурычларын үтәгәндә каты яраланып һәлак була.
Район башлыгы Ленар Зарипов Айзат Фәйзуллинны «чын герой» дип атады. «Чын героебызны соңгы юлга озатабыз. Ул Чечняны да үткән, Грузияне дә үткән, хәзер Украинаны. Без аның батырлыгын беркайчан да онытырга тиеш түгел», – диде район башлыгы.
Айзат Фәйзуллинны авылдашлары, классташлары, укытучылары «тыйнак, акыллы иде» дип искә алдылар. «Айзат һәрвакытта да тыйнак, моңсу, акыллы иде. Ул һәрвакыт дуслары дип яшәде. Айзат мобилизацияләнгән көннән үк, классташлар бер йодрыкка төйнәлеп, аңа ярдәм итәргә тырыштык. Якыннарына сабырлык телибез. Айзат дустыбыз, без синең белән горурланабыз», – дип сөйләде Айзат Фәйзуллиның классташы.
«Айзат соңгы тапкыр ялга кайткач, күрешеп, матур итеп сөйләшеп утырдык. Шунда: «Сезнең күңелдә мин яшь һәм чибәр булып истә калырмын», – диде. Чыннан да бүген без аны шундый яшь һәм чибәр килеш соңгы юлга озатабыз», – диде Уразай авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Шәймәрданова.
Мәрхүмнең беренче укытучысы Айзатның тормыш юлы авыр булуын искәртеп узды.
Айзат 4 айлык вакытта әнисе һәм абыйлары белән Уразайга кайттылар. Аның орлыгы Мерәснеке булса да, ул – безнең егетебез, ул Уразайныкы. Әнисе 4 айлык баласын калдырып эшкә чыкты. Яшәргә кирәк бит.
Бик тыныч, сабыр, акыллы, тәртипле, бик тә моңсу бала иде. Тырышып укыды. Югары класска киткәннән соң дә бик әйбәт укыды. Авыр экзаменнар биреп, укырга керде. Әнисенең авыруы, мөмкинлеге булмау сәбәпле укуын ташларга мәҗбүр булды. Айзатабызның рухы шат булсын, – дип искә алды аны укытучысы.
Айзат Фәйзуллин белән хушлашу мәрасимендә махсус хәрби операциядәге, шулай ук ялда булган егетләр дә катнашты. «Айзат абыйны өлкән абый дип йөртә идек», – диде егетләрнең берсе.
«Без Айзат абый белән мобилизациянең иң беренче көненнән бирле бергә булдык. Безнең арада иң өлкәне, иң күп күргән кеше иде. Безгә гел киңәшләр бирде. Сугыш буенча гына түгел, тормыш сораулары буенча да нык ярдәм итә иде. Аны барыбыз да хөрмәтләдек һәм хөрмәтлибез. Бөтен командирларыбыз да аны бик хөрмәт иттеләр. Чөнки ул Чечня, Абхазияларны күргән кеше иде. Ут эченә кереп китеп егетләрне алып чыкты. Уйлап та тормаган җирдән шундый хәл килеп чыкты. Айзат абый, тыныч йокла», – дип искә алды егетләр.
Мәрхүмнең әтисе улының сугышчан иптәшләренә рәхмәтен белдерде. «Бу кайгыны күтәргән кешеләргә бик авыр. Аның белән бергә хезмәт иткән иптәшләренә зур рәхмәт. Үзе дә бик батыр булды улым. Күпме кешеләрне, иптәшләрен ут эченнән коткарган кеше ул».
- Фәйзуллин Айзат Вәсим улы 1979 елның 4 декабрендә Актаныш районы Мерәс авылында туган. Уразай урта мәктәбен тәмамлагач, 1998-2000 елларда армия сафларында хезмәт итә.
- 2000 елда контракт буенча Чечен Республикасында була, анда «Батырлык» ордены белән бүләкләнә.
- 2007-2008 елларда Грузиядә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Соңгы елларда Казанда эшли.
- 2022 елның 25 сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында Украинада барган махсус хәрби операциягә китә.
- 2023 елның 20 декабрендә үз хәрби бурычларын үтәгәндә каты яраланып һәлак була.