Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә Тукай районыннан мобилизацияләнгән 32 яшьлек ир-ат һәлак булган

news_top_970_100
Махсус операциядә Тукай районыннан мобилизацияләнгән 32 яшьлек ир-ат һәлак булган
tukai-rt.ru

Украинадагы махсус хәрби операциядә Тукай районыннан 32 яшьлек Петр Федотов һәлак булган. Бу хакта ТНВ телеканалы сайтында хәбәр ителә.

Петр хәрби хезмәткә өлешчә мобилизация кысаларында 2022 елның көзендә чакырыла. Петр Федотов быелның февраль аенда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Аның хатыны һәм 2 баласы калган. Петрны 24 мартта туган ягында – Тукай районының Комсомолец бистәсендә җирләгәннәр.

Петр 1990 елда Александр һәм Людмила Федотовлар гаиләсендә туган. Петр әти-әнисенең һәм туганнарының терәге, таянычы булып үсә, ярдәмчел, эшчән була.

Туган авылы Комсомолецта 11 еллык мәктәпне тәмамлый, аннан соң Кама автомеханика техникумында техник-механик һөнәрен үзләштерә. 2010 елда Россия Кораллы Көчләре сафларына алына. Армиядән кайткач, Петр Валерия исемле кызга өйләнә. Улы Матвей, кызы Кристина туа.

2022 елның 24 февралендә Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция игълан иткәч, читтә кала алмый, доброволец булып китәргә тели. Әмма ул гаилә хәле буенча китә алмыйча кала. Сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Петрга повестка килә, һәм ул махсус операциягә китә, дип яза «Якты юл» газетасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100