Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә һәлак Вильнарга: «Хуш, классташым... Сикәлтәле булды язмышың…»

news_top_970_100
Махсус операциядә һәлак Вильнарга: «Хуш, классташым... Сикәлтәле булды язмышың…»
https://vk.com/liliasiren

Инде 1 елдан артык социаль челтәрләрдә аклы-каралы фотоларга, үзәк өзгеч хатирәләргә гел юлыгып торабыз. Шундый хатирәләрнең берсен Лилия Шипшова исемле «ВКонтакте» челтәрен кулланучы язып калдырган. Бу көннәрдә махсус операциядә һәлак булучылар исемлегенә аның сыйныфташы, Пермь өлкәсе Октябрь районының Ишим авылы егете Вильнар Мотыйгуллин исеме дә өстәлгән.

«Хуш, классташым!

Соңгы юлга сине озаттык...

Сикәлтәле булды, никтер, язмышың...

Мәңгелеккә безне ташлап киттең.

Батыр булып киттең, классташым...

Вильнар Мотыйгуллин шук, шаян, тиктормас классташыбыз иде. Яхшы укыды, мәктәп тормышында актив катнашты. Аның белән парлашып бик күп биюләр биергә туры килде: татарын да, мари биюен дә...

Кичә мәктәп альбомын алып, шуннан фотоларны карап утырдым. Классташлар группасына җибәрдем. Вильнарны искә алдык.

 

Фото: © https://vk.com/liliasiren

3 класста укыганда 9 Май бәйрәменә «Катюша» биюен башкарганбыз икән. Без анда Вильнар белән кырыйда торабыз.

 

Фото: © https://vk.com/liliasiren

Безнең класс бик дус булды. Әле дә очрашуларны көтеп алабыз. 9 класстан соң Арчага укырга чыгып киткәч тә, классташларны сагынып кайта идем. Алар белән хатлар алыша идек. 1 курста кышкы каникулга кайткач, бергәләп фотога да төшкәнбез.

Ә бүген бөтен авылыбыз белән җыелып, Вильнарны соңгы юлга озаттылар. 1,5 айдан өйгә кайтам, дип йөргәндә, сугышта батырларча һәлак булган. Бик авыр. Бигрәк тә әнисенә, хатыны, ике кызына Аллаһ сабырлыклар бирсен.

Урының оҗмахта булсын, Вильнар! Син безнең күңелләрдә шук, шаян малай булып истә калырсың», – дип яза Лилия.

 

Фото: © https://vk.com/liliasiren

 

Фото: © https://vk.com/liliasiren

 

Фото: © https://vk.com/liliasiren

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 апрель 2023
    Исемсез
    Бик кызганыч, Аллаһу тәгалә сабырлык бирсен якыннарына.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100