Махсус операциядә һәлак Русланның әнисе: «Яңа елга печенье пешереп җибәрергә сораган иде»
«Бер тапкыр зарланмыйча китеп барды, барыбыз да бик яхшы кешене югалттык», - диде әни кеше күз яшьләре аша улының кабере кызыл кәнәфер чәчәкләре белән күмелгәндә. Кичә махсус хәрби операциядә һәлак булган 37 яшьлек Руслан Семеновны «Курган» зиратында җирләделәр. «Интертат» хушлашу мәрасимендә булды.
Руслан Семенов 9 декабрь көнне һәлак булган. Ике атнадан җәсәде туган ягына кайтып җитте. Октябрь аенда ул соңгы тапкыр ялга кайткан булган. Әнисенә роза гөле бүләк иткән.
«Чәчәге исән бит, ничек үлсен инде?»
Ул чәчәкләр башта кора башлады. Хәсрәт килмәсен, дип кайгырган идем инде. Чәчәкне терелтергә тырыштым. Гөлем шаулап үсеп китте. «Улым яши», – дип ышанып күтәреп йөрдем гөлне. «Чәчәге исән бит, ничек үлсен инде?» – дип ышанмадым. Соңга кадәр бер дә ышанасы килмәде, өметем өзелмәгән иде, - дип сөйләде әни кеше.
9 декабрь көнне Русланның хезмәттәшләреннән гаиләгә хәбәр килә. Аның каты яралануы турында язганнар. «Аны госпитальдә күргәннәр», - диләр. Иң авыр хәбәрне Руслан белән бергә булган солдатның хатыны җиткерә. «Аны кулыбызда күтәреп чыктык. Исән калсын өчен барысын да эшләдек. Ул минем кулда җан бирде», – дип сөйләгән солдат. Шуннан соң Руслан турында хәбәрләр өзелә. Гаилә ышанмый. Яралангандыр, үзе хәбәргә чыгар, дип көтәләр. Берничә көннән Руслан Семеновның һәлак булуы турында рәсми хәбәр килә.
Русланымны соңгы тапкыр 22 октябрьдә күрдек. Ялы тәмамлангач, озаттык. Бу – икенче кайтуы иде, беренче ялга май аенда кайтты. Гел теләкләр теләп тордык. Беләсезме, ул бервакытта да зарланмады. «Минем барысы да әйбәт», - дип әйтә иде. Яңгыр яуса да, киемем пычранмады, ашарга булмаса да, аныкы гел «бар» иде. Бер зарланганы булмады. Улым бик җаваплы иде. Бөтен эш килде кулыннан, машиналарны да сүтеп җыя ала иде. Ул энесе өчен абруйлы абый булды. Безгә дә гел киңәш биреп тора иде, без дә аның сүзенә колак сала идек.
Улым авылны яратты. Әтисенең туган ягы – Мамадыш районы Ташлыяр авылына кайтырга ярата иде. Кайтуга ук машиналарны юып куяр иде. Бик сабыр бала булды. Ул бик акыллы иде, нинди генә хәл килеп чыкса да, салкын акыл белән уйлап эш итә белде. Беренче киткәндә үк безне кисәтеп куйды: «Мин үлгән яки яраланган дип акча сорасалар, ышанмагыз. Төрле хәл булырга мөмкин, әмма ят кешеләр шалтыратса, берсенә дә ышанмагыз, кирәк әйберне үзем сорармын», – диде. Шуңа башта бер дә ышанасы килмәде.
Баламны эшендә дә яраттылар, ул оештыра белде. Коймаклар пешереп, хезмәттәшләрен дә җыя иде. Улым бик ярдәмчел иде. Кайсы вакытта кем генә шалтыратса да, ярдәмгә килә иде. Без аны «скорый помощь» дип йөртә идек. – дип сөйләде әни кеше.
«Минем дүрт көн ашаган юк инде», – дип көлеп куйды»
Мәрхүм Казанда «Казаноргсинтез» заводында слесарь булып эшләгән. Гөлсинә апа да бу заводта аппаратчы булган, ә Русланның әтисе Владимир абый әле дә анда эшли. Кечкенә уллары да шул ук юлны сайлаган.
Русланымның башта заводка керәсе килмәде, үз эшен башларга теләде. Без хупламадык, заводка керергә киңәш иттек, улым 2009 елда заводта эшли башлаган иде. Шуннан заводта эшнең өстенлекләрен аңлады. Энесен дә заводка алып барды. Бергә эшләп, балаларга фатирлар, машиналар алдык. Кечкенә улым абыйсының сүзеннән чыкмады. Абыйсының фикере, сүзе аның өчен мөһим. Гел «абый» дип торды. Ике егетне мин үзем генә болай тәрбияли алмас идем, әтиләре юл күрсәтүче булды, балалар аның сүзеннән чыкмады. Тормыш иптәшем әле дә заводта эшли. «Хәзер инде оныкны күтәрергә кирәк, миңа эшләргә кирәк», - ди. Безнең өчен зур югалту... – дип сөйләде Гөлсинә апа.
Руслан Семенов өлешчә мобилизациянең беренче дулкынына эләгә, 27 сентябрьдә «Казан Экспо»га китә. Махсус хәрби операциядә взвод командиры урынбасары була.
Эштән кайткач безгә әйтте дә, иртән чыгып та китте. Ул беркемне тыңламады. «Улым, бармасаң ничек булыр икән», - дигән идем. «Әни, мин дә бармасам, кем барсын», - диде. Алар былтыр ноябрь аенда Украинага керде. Без ул вакытта санаторийда идек. Әтисе: «Безнең монда швед өстәле, сиңа нәрсә ашаталар», – дип шаяртып кына әйткән иде. «Минем дүрт көн ашаган юк инде», – дип көлеп куйды. Шунда бик борчылган идем. Яз айларында улым гел әйбәт, матур итеп төшләремә керә иде. Һәлак булыр алдыннан бер дә төшләремә кермәде, – дип сөйләде әнисе.
«Әни үзенең печеньесын пешереп җибәрсен әле», - дип язган»
Солдат үзе сорамаса да, гаиләсе посылкалар җибәреп торган. Ике тапкыр әнисе үзе пешергән печеньены җибәргән булган. Бервакытта да, берни сорамаган сорамаган солдат Яңа елга посылка салырга сораган булган.
«Әни үзенең печеньесын пешереп җибәрсен әле», – дип язган киленгә. Посылканы җибәреп өлгермәдек. Без көн саен мондагы яңалыкларны язып тора идек, ул ешрак хатынына шалтыратты, без риза идек, чөнки килен шунда ук безгә хәбәр итә иде. Баласының хәлләрен гел сорап торды. Улын бик яратты. Оныгыбыз шатлыгыбыз инде, ул булганда әзрәк онытылып торабыз. Киленебез белән дә яратышып матур итеп яшәделәр. Бер-берсен кадерләп тордылар.
Киленебез Ләйлә безгә бүләккә Илсөя Бәдретдинова концертына билет алган иде. 10 декабрь көнне концертка барырга тиеш идек, тик безгә хәбәре килде... Әтисе башта ук концертка барырга теләмәде. Руслан киленгә башка бүләк алырга кушкан. Соңгы тапкыр 7 декабрь көнне шалтыраткач та: «Әтигә бүләк алдыңмы?» – дип сораган. Ләйлә чыбыксыз колакчан алган. Мин дә билетларны тотып атмадым, улым бүләге дип саклыйм, - диде Гөлсинә апа.
«Улыбыз: «Әти кайда?» – дип сорый»
Ләйлә һәм Руслан 7 ел элек гаилә корган булган. Соңгы бер елны исәпкә алмаганда, 6 ел бергә яшәп калганнар. Ләйлә 3 яшьлек улы Эмиль белән тол калды.
Руслан андагы хәлләрне сөйләми иде, безнең хәлләрне, яңалыкларны гел сорашып торды. Башта бик сирәк шалтырата иде, җәй айларында ешрак элемтәгә чыга башлады. Мин һәркөнне хәбәр язып тордым. «Син яз, мин укыйм», – дип әйтә иде. Иртән хәерле иртә телим, аннан улым белән нишләгәннәрне, кая барганнарны, планнарны яза идем, кичен тыныч йокы тели идем. Ул язган смсларны әле дә кабат-кабат укыйм.
Аның аягы авырткан, биле дә авырткан инде, мин беләм, тик бервакытта да зарланмады. Ул еракта булып та безне кайгыртты. Балага әйбер алырга булсам да, гел аның белән киңәшләшә идем. Берәребез авырса, гел сорап тора иде. Бик гаилә җанлы иде. Кулыннан бөтен эш килде. Безнең фатирда, түбә һәм ишекләрдән кала, барысын да үзе эшләде. Фатир өчен түләүләр, счетчик күрсәтүләрен бирү – барысы да аның өстендә иде. Барысын да үземә өйрәнергә туры килде, – дип сөйләде күз яшьләре аша Ләйлә.
Өлешчә мобилизация турында хәбәр чыккач ук Руслан: «Повестка килсә, барам», – дип катгый әйтеп куйган.
Руслан Яңа ел посылкасына шоколад, чипсы кебек әйберләрне салырга да сораган булган. «Ул үзе андый әйберләрне бик ашамый иде, әмма анда теләге тугандыр инде», – диде тормыш иптәше.
Руслан һәм Ләйлә 2015 елда туйда танышкан булган. 2016 елда инде гаилә корганнар.
Июль аенда булган туйда беребез дә беренче адымны ясамады. Сентябрь аенда мин үзем аңа язды, ул күрешергә тәкъдим итте, 1 октябрь көнне беренче очрашуга бардык. Улыбыз: «Әти кайда?» – дип сорый. Командировкага китте, кайта дип көтә инде. Бер ел шулай узды бит. «Әтиең башка кайтмый, тик йөрәгебездә яши», – дип әйтәм, ул әле аңламый. Беләсезме, бар бит начар кешеләр, алар яши, ә шундый әйбәт кешеләр бу дөньядан китә. Мин аптырашта. Ул чын ир-ат иде. Мин аңламыйм… – дип сөйләде Ләйлә.
«Ул дөреслек яклы иде»
Мәрхүмне соңгы юлга озатырга килгән кешеләр «Курган» зиратының кечкенә генә хушлашу бүлмәсенә сыеп та бетмәде. Тол калган Ләйлә табутта яткан ирен сыйпап алды, хатын-кызның иреннәре нидер пышылдады.
Руслан Ягодное торак пункты тирәсендә һәлак булган. Семенов Руслан Владимир улы «Батырлык» ордены белән бүләкләнде. Бүләкне әнисе һәм тормыш иптәше алды. «Казаноргсинтез»ның баш инженеры Рафаэль Атласов кайгы уртаклашты.
Руслан Семеновны соңгы юлга озатырга бик күп кеше җыелган иде. Аның белән бер ротада хезмәт иткән егетләрнең туганнары да килгән. Эльвира Хәлиуллинаның энесе Руслан белән бергә булган. Штурмнан соң анардан да хәбәр юк әле.
Алар анда барысы да бер зур гаилә кебек. Бер-берсе өчен торалар. Алар инде туганнар. Энем һәм Руслан бер үк көнне киттеләр. Иң яхшылар китте... Безнең өчен алар барысы да геройлар. Берсе дә качмады, үзләре китте, – диде ул.
Бик күп еллар заводта эшләгән Әбүзәр абый, Русланның яхшы белгеч булуын искәртте.
Мин аның әти-әнисен яхшы беләм. Яшь чакта мин дә Руслан эшләгән цехта эшләдем. Руслан безнең күз алдында үсте, чөнки без якында гына яшибез. Русланны урамда да еш очрата идем. «Хәлләр ничек?» – дип сорагач, «Әйбәт, Әбүзәр Әнвәрович, барысы да әйбәт», - дип елмая иде. Гел игътибарлы булды. Ул бик яхшы белгеч иде. Машинист булып кергән иде, бик тиз өйрәнде, – диде ул.
«Иң яхшыларын, өметле яшьләрне алдылар, – дип кушылды янында торган Рәшит абый. Ул да заводта хезмәт иткән. – Алар олы яшьтәге белгечләрне алмаштырырга тиеш иде. Бик яшь, шундый кызганыч», – диде ул.
Кабер кызыл канәфер чәчәкләренә күмелгәндә әни кеше түзмәде. «Бер тапкыр зарланмыйча китеп барды. Барыбыз да бик яхшы кешене югалттык», – дип сыкранды.
Кабер яныннан соңгылардан булып Рамил Талипов китте. Ул – Русланның туганнан туган сеңлесенең ире.
Без 17 елдан артык таныш. Руслан алтын кеше иде. Ул шундый кешелекле, итәгатьле иде, бервакытта да авыр сүз әйтмәде, кешене ярдәмсез дә калдырмады. Үзе турында түгел, кеше турында уйлый иде. Ул дөреслек яклы иде, нәрсәгә генә алынса да җиренә җиткереп эшләде. Гаиләсен үлеп яратты, алар бик тату гаилә.
Руслан ялга кайткач сөйләшеп утырдык, ул анда күпме кешене коткарган. Батыр, куркусыз иде. Повестка алырга военкоматка да аны мин озата бардым, беркемне дә борчыйсы кимәде. Бик әйбәт кеше иде, алыштыргысыз кешене югалттык. Бервакытта да үз-үзен кызганмады. Гел елмаеп кына тора иде. Бервакытта да зарланганы булмады, – дип сөйләде ул.
Кечкенәдән бергә үстек, – дип кушылды икетуганы Айгөл. – Авырлыклар булса да, сер бирми иде. Бер ел дәвамында, бер тапкыр да «авыр» димәде. Ялга кайткач та: «Китәргә кирәк. Мин китмәсәм, башкаларны җибәрмиләр», – дип торды. Бик юксыначакбыз Русланыбызны, – диде ул.
Руслан Семеновның туганнары, якыннары, дусларының кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!