Махсус операциядә һәлак Илназ турында: «Кызына тәкъдим ясар өчен, балдак алып калдырган»
Бу көннәрдә махсус операциядә һәлак булучылар исемлегенә тагын бер татар егетенең исеме өстәлде… 30 декабрь көнне Әлмәт районы Елховой авылы халкы 23 яшьлек Илназ Сибгатуллин белән хушлашты. «Интертат» хәрбинең якыннары белән сөйләшеп, истәлекләр туплады.
Илназның әнисе: «Анда гел Коръән укыган»
Илназ Сибгатуллин Динә апа белән Рәҗәп абый Сибгатуллиннар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән. Әмма әби-бабай белән бергәләп яшәгән зур, тату гаиләнең ишеген 2008 елда кайгы җиле шакый. Каты авырудан әтиләре Рәҗәп абый вакытсыз вафат була. Әтисез калганда Илназга 8 яшь кенә тула әле. Ир-ат тәрбиясен Илназ күбрәк әтисенең әтисе – бабасыннан ала.
6нчы сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә укый. Соңрак Динә апа бәхетен тагын бер кат сынап карарга уйлап, тормышын башка кеше белән бәйли, аннан тагын бер кыз бала алып кайта. Илназ белән абыйсы да әниләре янәшәсенә, Җәлил бистәсенә күченә. Илназ 9нчы сыйныфка кадәр Җәлилнең 2нче мәктәбендә белем ала. Аннан Сарман аграр көллиятенә укырга кереп, аны уңышлы тәмамлый.
Укып бетерү белән армия сафларына китә, Мәскәү өлкәсендә десантчылар гаскәрендә хезмәт итә. Эшкә урнашып, 1 ел гына эшләп кала ул, 2022 елның 28 сентябрендә мобилизация башланып, Илназга повестка килеп төшә.
Бармыйча калу дигән сүзне уена да кертмәде. Без – артык гади кешеләр, нәрсә дә булса эшләү, алып калу, качырып калдыру өчен мөмкинлегебез дә булмады инде. Язмышы белән килеште, ярты көн эчендә җыенып, чыгып китәргә мәҗбүр булды, – ди Динә апа.
Илназ ел дәвамында якыннары белән элемтәдә тора. Иртән дә, кич тә шалтырата. Бик төпченеп сорашса да, аз сүзле егет әнисенә андагы хәлләрне сөйләмәүне хуп күрә.
– «Бар да яхшы, әни, бөтен әйберебез дә бар», – дип әйтә иде. Зарланмады. Барыбер посылкалар салып тордык. Соңгы тапкыр штурмга керер алдыннан да азык-төлекләр, киемнәр җибәргән идек. Ичмасам, вафатына кадәр пешергән ризыкларыбыз, күчтәнәчләребезне ашарга өлгерергәндер, дип өметләнәм, – ди Динә апа, күз яшьләрен тыя алмыйча.
Илназ быел 2 тапкыр – апрель һәм август айларында кыска вакытлы ялга кайтып киткән.
Авылга әби-бабасы янына кайттык. Әтисенең каберенә барып, аны чистартып килдек, эчтән генә догаларын укыды.
Әлмәттә йөргән кызы бар иде. Аның белән бик күп вакытын үткәрде. Сеңлесен дә алып, парклар, кафеларда ял иттеләр. Наиләне бик ошатып йөри иде, киләсе ялга кайтуында аңа тәкъдим ясарга җыенган булган... Бүләк итәчәк балдагын да алып куеп, абыйсына биреп калдырган, балакаем. Әниләр көнендә абыйсына үзе исеменнән миңа да, Наиләгә дә чәчәк алып бүләк итүен үтенгән. Ул балдакны сөйгәненә улымның кырыгы узгач тапшырырга уйлыйбыз, – ди Динә апа.
Әнисе сүзләренчә, Илназның искә алып сөйләрлек начар гадәтләре дә юк, ул – кечкенәдән инсафлы, дингә тартылып үскән бала.
Улым намазлар, догалар укый иде. Окопта да үзе белән ике Коръән китабы булган. Шәхси әйберләрен алып кайтып тапшырдылар. Ике китабының да яртысыннан артыгын укыган, кайда калганлыгын билгеләп куйган, балакаем. Догалар бик күп белә иде, дингә кечкенәдән тартылды. Әби-бабасы балаларга бик күп догалар өйрәттеләр. «Утка кергәндә дә укып керә күр, улым», – ди торган идем. Монда вакытта әбисенең китапларын укып өйрәнде, тик үзе белән китаплар алып киткәнен белмәгән идем. Коръәннәрне монда кайкач сатып алган, күрәсең, – ди ул.
Соңгы тапкыр Илназ Динә апаны Әниләр көне белән котлап, 28 ноябрьдә шалтырата. Үзләренең штурмга керәчәкләрен әйтә. 3 декабрь көнне Илназның абыйсына авылдашлары, шулай ук Илназ белән бергә киткән һәм бергә хезмәт итүче Флүс исемле егет шалтыратып, авыр хәбәр җиткерә. Җәсәден алып кайтканда да озатыша кайта.
Авдеевка юнәлешендә һәлак булган. Атышлар барган җирдән окопка чыгып җитәргә берничә адым гына калган булган улыма. Аяк астындагы тимергә эләгеп егылган да, муенына снаряд кыйпылчыгы эләккән. Үзе белән бер блиндажда яшәгән Түбән Кама егете чыгарышкан аны. Үзе дә бик каты яраланган.
29 декабрь көнне генә алып кайта алдылар. Бер айга якын көттек гәүдәсенең кайтып җитүен, 30ы җирләдек. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм, балаңның җәсәден көтүдән дә авыр нәрсә юк икән. Табутында кечкенә генә тәрәзә калдырганнар иде. Битләре ап-ак, чип-чиста, көлемсерәп ята, диделәр. Мин үзем карый алмадым… Баламны исән-сау килеш, ялдан киткән вакыттагы соңгы саубуллашуы белән хәтеремдә калдырасым килә.
Авылыбыз зиратына, әтисе янәшәсенә барып урнашты улым. Озатырга классташлары, дуслары, туганнарыбыз, үзе белән бергә хезмәт иткән егетләрнең туганнары, тормыш иптәшләре килде. Ул күбрәк Түбән Кама һәм Әлмәт егетләре белән хезмәт итте. Озата кайтучы хезмәттәшләре дә Әлмәттән иде. Илназ һәм тагын өч егет – ротадагы иң яшьләре булганнар.
Улым анда баргач та үзен уңай яктан гына күрсәткән. Отпускка кайтканда командирлары да шалтыратып: «Ничек шулхәтле акыллы егет үстерә алдыгыз? Илназ бигрәк акыллы, эчми, тартмый, бөтен эшне үзеп белеп эшли, кушканны да көтеп тормый», – дигән иде. Командирлары үзе дә Түбән Камадан, 3 кыз әтисе. Шуңа ул безнең балаларны «улым» дип йөртте.
Чыннан да тыйнак, тәртипле, сабыр иде улым. Характеры белән бик тә әтисенә охшаган. Ул да шулай тыныч, әйбәт күңелле кеше иде, мәрхүм.
Йөрәгем өзгәләнсә дә, олы улым һәм кызым белән юанып яшим инде хәзер. Алар ярдәме белән онытылырга тырышам. Әле ярый янәшәмдә кызым бар, дим. Малай белән килен дә, бер көн дә калмыйча, хәлебезне белергә киләләр. 13 гыйнвар көнне туганнарыбыз белән җыйнаулашып, улымның кырыгын уздырырга ниятләп торабыз, – диде Динә апа.
Әтисенең апасы: «Әбисе белән бабасының иң яраткан оныклары иде ул»
Әтисенең апасы Фидания ханым Гатауллина:
– Илназ – минем бертуган энемнең улы. Энем дә 41 яшендә арабыздан китеп барды. Илназ белән әтисе берсен-берсе бик ярата, бала әтисенең алдыннан төшми дә иде. Энем дә армиядән нурланыш алып кайткан булган, без аны вафатыннан соң гына белдек. Безнең бабайлар да сугышта һәлак булганнар. Хәзер бу балабыз да шундый аянычлы язмышка дучар булды.
23 яшь кенә иде, яши дә башламаган сабый.... Шулхәтле елмаеп кына тора торган, тыныч, сабыр бала иде Илназыбыз. Аның турында башка берни дә әйтеп булмый. Әби-бабасына да бик авыр. Әтиләренең вафатыннан соң киленебез чыгып китмәде, ике бала белән әти-әни янында калды. Илназ авылда үсте, 6нчы сыйныфка кадәр авылда укыды. «Бала баласы балдан татлы» диләр бит инде. Әбисе белән бабасының иң яраткан оныклары иде ул.
Тыштан сабыр итәргә тырышалар, чөнки бүгенге көндә сугышта үлгәннәрнең күбесен алып чыга, алып кайта алмыйлар. «Илназны, ичмасам, туган җиренә алып кайтып җирләргә мөмкинлек булды», – дип тынычландырабыз. Шәһитләрдән булсын инде, балакаем. Хәзрәт тә шулай дип әйтеп, әти белән әнинең күңелләрен аз булса да юандырды.
Эчмәде, тартмады, тавыш күтәреп сөйләшми торган, басынкы гына бала иде ул. Әбисе нәрсә кушса да, «ярар» дигәннән башка сүз әйткәне булмады аның. Әни дә хәзер: «Тәртипсезрәк булган булса да бу хәтле авыр булмас иде», – дип әрнеп утыра.
Кечкенә чагында да капка төбендәге комга чыгып утыра да, тып-тыныч кына уйный торган иде ул. Малайларга ияреп, әллә кайларга да китми иде.
Военкоматтан повестка килгәч, әби-бабасы белән саубуллашырга авылга төнге 1дә кайтты. «Бабасын да, мине дә кысып-кысып кочаклады», – ди әни. Отпускка кайткач, «китмә» дип әйтмәсәк тә: «Китмичә булмыймы соң, Илназ?» – диебрәк сораган идек. «Түбән Кама егетләре көтеп тора, апа, мин бармыйча, аларны кайтармыйлар бит. Аларның да кайтасылары килә», – дип әйтеп куйды. Шундый җаваплы иде үзе.
Штурмга керер алдыннан минем малайга да, барысына да шалтыраткан, саубуллашуы, бәхилләшүе булгандыр. Әмма үзенең беркайчан да пессемистик рухта сөйләшкәне булмады. Үзе генә белгәндер, эчендә саклагандыр инде, балакаем.
Беркемне дә гаепләп булмый, язмышы шундый булгандыр, дибез. Инде Аллаһның ярдәме белән бу хәлләргә нокта куелып, ил-көннәребезгә тынычлык килсен иде. Әбиләр «күңел тынычлыгы булсын» дип әйтәләр иде. Менә шул күңел тынычлыгы җитми хәзер. Көн туса да, тормышның бер кызыгы юк. Кешедә күңел тынычлыгы, иртәгәгә ышаныч, дигән әйбер юк. Күпме кешеләр бер гөнаһсызга кырыла. Мондый хәлләр турында тарихтан гына укып белә идек. Шушы тарихның безнең балаларда кабатлануы бик аянычлы.
Әни: «Илназым кайтмаячак», – дип бик бетереште. Бигрәкләр дә нык ярата иде инде аны. «Бу дөнья бер мизгел генә бит инде. Шәһитләрдән киткән булса, аннан да бәхетле кеше юктыр, әни», – дип әнине тынычландырган булам. Ә үзем әле видеоларын карап, әле аңа багышланган шигырьләрне укып, елап алам… Менә хәзер сезнең белән сөйләшкәндә дә, эчтән бер төрле калтырану биләп тора. Күңел әле һаман да ышанмый, кире кайтып керер сыман. Инде безнең «махсус операция» дигән сүзне ишетәсе дә килми. Тизрәк дөньялар тынычлансын, югалтулар булмасын, ятим балалар үсмәсен иде.
Илназның йөргән кызы: «Күз алдымда аның ягымлы елмаюын саклыйсым килә»
Елдан артык очрашып йөргән кызы Наилә җәсәден гүргә иңдергәнче сөйгәненең һәлак булуына ышанмаган. Илназның абыйсы шәхсән килеп хәбәр иткәннән соң да, 1 ай дәвамында аннан хәбәр көткән.
Илназ белән интернет аша танышкан идек. Бераз языштык та, озакка сузмыйча, очрашырга булдык. Мин әле ул вакытта укып йөри идем, Илназ мин яшәгән тулай торак янына килде. Беренче тапкыр очрашканда ул миңа артык тыйнак тоелды, мөнәсәбәтләребез җитди борылыш алыр дип уйламаган да идем. Ә Илназ мине беренче күрүдә үк ошаткан икән. Аралаша башлагач, мин дә Илназның уңай якларын күреп алдым, күңелемә ятты. Тырыш, әйбәт егет. Минем өчен гел борчыла, мине кайгырта иде.
Мобилизация башлану белән повестка килүен әйтте. Берничә көннән алып та киттеләр. Көтәргә вәгъдә биреп калдым…. Ялларга кайтканда да вакытыбызны гел бергә уздырдык. Махсус операция темасына сөйләшмәскә тырышты. Үлем темасына да сөйләшкәнебез булмады. Әмма дусларының һәлак булулары хакында әйтә, югалтуларны бик авыр кичерә иде.
Отпускта чакта күбрәк киләчәккә планнары, фатир-машина алу теләге, укырга керәсе килү турында сөйли иде. Миңа ниятләренең җитди булуы, өйләнәсе килүе турында гел әйтеп торды, – ди Наилә.
28 ноябрь көнне Наилә сөйгәненнән зур чәчәк бәйләме ала. Әниләр көнендә Наиләне дә сөендерәсе килгәндер, мөгаен, Илназның.
Бер дә көтмәгәндә абыйсы: «Бу сиңа Илназдан», – дип букет китереп биргәч, бик гаҗәпләндем. Туган көнем минем 26 декабрьдә. Хәзер генә уйлап утырам – ул мине котлый алмаячагын сизгәндер. Әмма үзе миңа бер дә начар әйберләр уйламаска кушты. «Штурмга керәбез, элемтәгә керәмәсәм, начар уйларны башыңа кертмә, телефонында зарядка беткән, дип кенә уйла», – диде. Илназның үлгән хәбәре килер алдыннан 2 көн бер тамчы да йоклый алмадым. Абыйсы «Илназ үлгән» дип әйткәч тә ышанасым килмәде. Аны авылга алып кайтып җирләгәнче, дөрес сүз түгелдер, дип көттем… Хәзер Илназның җир астында ятуын аңлыйм инде… Әмма җирләр алдыннан карамадым. Күз алдымда аның ягымлы елмаюын гына саклыйсым килә, – диде Наилә.
Алсу Фаракшина: «Бөтен авылыбыз белән сыкранып еладык»
Илназ – алып баручы Алсу Фаракшиналарның күрше егете. Ул Илназ белән хушлашу мәрасименнән видеолар белән уртаклашып: «Безнең авылыбызга да афәт җиле килеп кагылды», – дип язган иде. Алсу да «Интертат»ка Илназ турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
– Илназ – күз алдыбызда үскән егет. Йортларыбыз бер-берсенә терәлеп тора. Динә апа белән ак биләүгә биләнгән Илназны әтиләренең ак «Жигули» белән роддомнан алып кайтканы әле дә исемдә тора. Безнең мәктәптә укыды. Бик тыйнак, күренми, тавышланып йөрми торган, инсафлы, әдәпле егет иде ул.
Илназның әби-бабай тәрбиясе күреп үскәне әллә каян күренеп тора иде. Беркемгә дә каршы дәшми, бөтен эшне булдырып эшли торган. Әтиләренең вафатыннан соң да малайларга ир-ат тәрбиясен бабалары бирде, эшкә дә шул өйрәтте.
Бик жәл, бик кызганыч хәлләр. Әле дөнья да күрмәгән, өйләнәм дип торган, матур, сау-сәламәт, тормыш итәсе егет бит. Өйләнеп, тупырдатып балалар да сөя алмады. Икенче яктан карасаң, тагын бер бала ятим калды, дип кызганыр идек. Хәзер күпме сабыйлар әтисез үсә шушы махсус операция аркасында.
Бөтен авылыбыз белән сыкранып еладык. Безнең авылыбыздан анда хезмәт итүчеләр булса да, мондый аянычлы очрак – беренче очрак. Башка авылдашларыбызга Ходай Тәгалә мондый хәсрәтләр күрсәтмәсен иде инде, – диде Алсу.
Авылдашлары Мәрьям Закир Илназ Сибгатуллинга багышлап шигырь язган.
«Авылыма бик зур кайгы килде.
Яп-яшь егет кайтты табутта.
Яшәргә дә әле өлгермәдең...
Сүзләр әйтеп булмый табып та.
Илебезнен данын яклап башын сала
Бөркет кебек яп-яшь егетләр.
Күңел түрләрендә мәңге уелып кала.
Йөрәк әрни, сүнә өметләр.
Кычкырасы килә бар галәмгә:
«Туктат!» – диеп сугышны тизрәк!
Әниләрнең таммасын күз яше.
Югалтулар булсын әзрәк.
Сабырлыклар телим әниеңә.
Туганыңа, әби-бабайга.
Күзләремнән кайнар яшьләр тама.
Йөрәк түзми, әрни болай да.
Тынып калган авылым, ак кар ява...
Халкым чумган кайгы утына.
Дога булып барсын, батыр егет.
Багышладым синен рухыңа…»
«Татар-информ» редакциясе Илназ Сибгатуллинның якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Яраткан кешегезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын, Аллаһы Тәгалә барыгызга да күркәм сабырлыклар бирсен!