Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә һәлак булган Руслан хәзрәт Вахитов турында: «Аннан үрнәк алырга кирәк»

Омск өлкәсе мөфтиенең Төньяк районнар буенча урынбасары, Тәвриз (Тевриз) районының баш имамы Руслан хәзрәт Вахитов махсус хәрби операциядә һәлак булган. «Интертат» аның якыннары белән сөйләште.

news_top_970_100
Махсус операциядә һәлак булган Руслан хәзрәт Вахитов турында: «Аннан үрнәк алырга кирәк»
Руслан хәзрәтнең аккаунтыннан. Коръән уку бәйгесе вакытында

Украинадагы махсус хәрби операциядә Омск өлкәсе мөфтиенең төньяк районнар буенча урынбасары, Тәвриз (Тевриз) районының баш имамы, 53 яшьлек Руслан хәзрәт Вахитов һәлак булуы турында хәбәр иткән идек. Омск Диния нәзарәте Руслан Вахитовның махсус операциягә үз теләге белән китүен яза. (Баштар нәзарәт Руслан хәзрәт мобилизацияләнгән булган дигән мәгълүмат чыгарган иде).

Сабантуй бәйрәмендә

Руслан хәзрәт 1969 елда Омск өлкәсе Кип Коллары (Кипо-Кулары) авылында дөньяга килә. Спорт белән шөгыльләнгән, ауга, балыкка йөрергә яраткан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, училищедан токарь белгечлеге алып чыга. Соңыннан хәрби хезмәткә алына, һава десантында хезмәт итә. 6 айдан соң, сержантлар мәктәбен уңышлы тәмамлап, Әфганстанга китә, дип яза «Ислам и семья» сайтында.

1989 елда туган авылына кайта. Өйләнә, Башкортстандагы «Галия» ислам көллиятен бетерә, хаҗ кыла. 2007 елның сентябреннән Тау (Тавинск) авылындагы «Нур-Ислам» мәчете имам-хатыйбы булып тора. 2 баласы бар.

Коръән ярдәмендә күп кенә кешеләрне хәмер коткысыннан йолып калган. Руслан хәзрәт аларны дәвалау, хастаханәгә илтүне мәчет хисабына оештыра. Үсеп килүче яшьләр арасында даими эш алып бара. Аларны Аллаһка ышанырга өнди, ислам нигезләрен аңлата. Тау авылында бөтен дини бәйрәмнәр дә бик матур итеп үткәрелә. Балалар арасында Коръән уку яисә намаз уку буенча бәйгеләр дә оештырыла.

Хәзрәт мәчеткә китерелгән сәдака хисабына җомга өстәленә балаларга тәм-томнар ала, мәчетне тәртиптә тота, яшьләрне укыта, аларга стипендияләр түли, бәйрәмнәргә бүләкләр ала. Әйләнә-тирәдәге мөселманнар да хәзрәткә ярдәм сорап бик еш мөрәҗәгать итәләр иде, дип язылган Руслан хәзрәт турындагы әлеге хәбәрдә.

IslamNews сайты бер ел элек аның хакында язган булган. Анда Руслан хәзрәт пандемия чорында имамнарның авыр шартларда эшләвен сөйли. Ул үзе ике тапкыр коронавирус белән авырган икәнен әйтә. «Хәзер имамнар риск зонасында. Пандемия булса да, җеназага барырга, мәетләрне юарга кирәк, карантинга сылтап, кешеләрне үзләрен генә калдырып булмый бит. Җеназада чир йоктыру ихтималы зур. Авырулар эзсез узмады. Үпкәләргә зыян килде, тиз арыйм»,- дигән имам. «Себер авыллары төрле катлаулы чорларны да кичергәннәр, монысын да үткәреп җибәрерләр», – дигән булган ул. 

Хәзрәт белән таныш кешеләр аның ярдәмчел булуын әйтә, махсус хәрби операциягә дә шуның өчен киткәндер – андагы мөселманнарга ярдәм итәргә теләгәндер, диләр.

Ул быел гына Россия ислам институтын тәмамлап, диплом алган булган.

«Мулла из-за угла» Телеграм каналында Руслан хәзрәтнең Себер татарлары балалары өчен Коръән шигырьләре бәйгесендә чыгышы эленгән. Ул әтисе Абдел-Вахед Вәлиулла эшен дәвам итәчәге турында сөйли.

«Әлхәмделиллаһ, алга таба да мәчетләр төзүне дәвам итәрбез. Ел саен шушыны дәвам итәрбез», – дип, планнары белән уртаклаша Руслан хәзрәт.

«Руслан хәзрәт бик ихлас һәм актив дин эшлеклесе иде. Мәчетләр төзеде, татар зиратларын карап торды, яшьләрне тәрбияләде, аларны укырга кертте. Омск җәмгыяте өчен бу – бик зур югалту.

Кызганычка, пуля белән җәрәхәтләнгән гәүдәсе сугыш кырында ятып калган, һәм Омск өлкәсе мөселманнары үзенең остазы һәм укытучысы гәүдәсен туган җиренә тапшыра алмады», – дип язганнар Телеграм каналда.

Руслан хәзрәт ау белән мавыккан

«Җәмәгатьчелек өчен зур югалту»

Хәзрәтне шәхсән белүчеләр барысы да аны бары тик җылы сүзләр белән генә искә алды. Омск өлкәсе Тевриз районы Тайча авылы урта белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнзия Саттарова:

Руслан Вахитов безнең районда төп имам иде. Бу – безнең барыбыз өчен дә зур кайгы. Мин аны шәхсән белә идем. Мондый кешеләрнең бу дөньядан вакытыннан алдан китеп барулары бик кызганыч. Руслан Вахитов барыбыз өчен дә үрнәк булды. Ул якты һәм яхшы, игелекле кеше иде. Ул безнең Тайча авылындагы мәчетне төзекләндерүне оештыручы да булды. Без барыбыз да аны хөрмәт иттек. Без аны һәрвакыт остаз, зирәк кеше итеп истә тотачакбыз. Аның гаиләсенең һәм туганнарының кайгысын уртаклашам, – диде Фәнзия ханым.

Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Радик Миңнеханов:

Руслан хәзрәт белән мин шәхсән таныш идем. Аны бик хөрмәт иттем. Аллаһы Тәгалә һәм татар халкын ярата торган кеше, имам иде. Омск өлкәсендә яшәүче татарлар өчен дә, дин өлкәсендә дә бик күп эшләгән кеше ул. Җәмәгатьчелек өчен әле тагын бик күп эшләр иде... Руслан хәзрәт кебек кешеләрдән үрнәк алырга кирәк. Россия патриоты ул.

Руслан хәзрәтнең хәләл җефете белән дә танышмын. Бергә бик күп төрле проектлар, чаралар башкарып чыктык. Безнең барыбыз өчен дә бик зур югалту, авыр кайгы бу, – дип сөйләде ул.

«Яшьләр арасында аның дәрәҗәсе зур иде»

Якташы, Омск өлкәсенең "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Фагилә Чумарова:

Мин мәрхүмне бик яхшы беләм, дип әйтә алмыйм, алай да, җәмәгатьчелек эшендә булгач, дин әһелләре белән очрашырга туры килгәли. Аның белән иң беренче танышуыбыз 10 еллар элек булгандыр... Фәүзия Бәйрәмова килгән иде безнең якларга. Аның белән бергәләп, төньяк районнарда урнашкан татар авылларына экспедициягә чыктык.

Тәвриз районы шәһәрдән 500 чакрымлаптыр. Безне каршы алып, ашату-эчертү кебек мәшәкатьләрне дә үзе кайгыртып, авылларга да озатып йөргән иде ул. Бик гади, ягымлы кеше иде. Аның белән сөйләшү дә, аралашып китү дә җиңел иде...

Урыс мохитендә яшәгәч, безнең якта динилек юк диярлек иде ул елларда. Ә Руслан хәзрәт, Әфганстанда хезмәт итеп кайту белән дини белем алу ягын да кайгырткан, чын, белемле хәзрәт иде. Югары белемле дин әһелләре бездә бик сирәк күренеш була торган иде.

Халык арасында да аны бик ихтирам иттеләр. Аның тырышлыгы аркасында соңгы елларда татар авылларында бер-бер артлы мәчетләр салынды, халык дингә тартылды. Аеруча яшьләр арасында аның дәрәҗәсе зур иде. Яшьләр бик хөрмәт итә иделәр...

Дин әһеле булу гына җитми бит, син кеше була бел башта! Үз артыңнан ияртеп алып китәр өчен, сиңа ышансын адәм баласы! Аңа ышаналар иде, – ди ул. 

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Омск өлкәсенең Тәвриз районы баш имамы Руслан Вахитовның һәлак булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша. «Омск өлкәсе Тәвриз районы баш имамы, Себернең күренекле мөселман дин эшлеклесе Руслан Вахитовның махсус хәрби операция барышында һәлак булуына бәйле рәвештә гаиләсе һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам.

Руслан хәзрәт исламга, мәгърифәткә лаеклы хезмәт итеп, чын мөселман, гражданин һәм патриот образын гәүдәләндереп, җәмәгатьчелек мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулады.

Без барыбыз да Аллаһка кире кайтырбыз. Мин Аллаһтан аның хаталарын кичерүне һәм җанына тынычлык бирүне сорап дога кылам», – диелә әлеге хәбәрдә.

Хәзрәтнең гаиләсенең, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 октябрь 2022
    Исемсез
    Кызганыч.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100