Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Омск өлкәсе Тәвриз районы баш имамы Руслан хәзрәт махсус операциядә һәлак булган

news_top_970_100
Омск өлкәсе Тәвриз районы баш имамы Руслан хәзрәт махсус операциядә һәлак булган

Күптән түгел махсус хәрби операциядә Омск өлкәсе мөфтиенең Төньяк районнар буенча урынбасары, Тәвриз (Тевриз) районының баш имамы Руслан хәзрәт Вахитов һәлак булган. Бу турыда Омск өлкәсе Диния нәзарәте хәбәр итә. 

(Баштарак, Диния нәзарәте хәзрәтнең мобилизациягә эләгүен хәбәр иткән иде. Бүген Омск Диния нәзарәте моңа төзәтмә кертте – «Руслан Вахитов махсус операциягә үз теләге белән киткән» дип хәбәр ителә). 

«Мулла из-за угла» Телеграм каналында Руслан хәзрәтнең Себер татарлары балалары өчен Коръән шигырьләре бәйгесендә чыгышы эленгән. Ул әтисе Абдел-Вахед Вәлиулла эшен дәвам итәчәге турында сөйли.

«Әлхәмделиллаһ, алга таба да мәчетләр төзүне дәвам итәрбез. Ел саен шушыны дәвам итәрбез», – дип, планнары белән уртаклаша Руслан хәзрәт.

«Руслан хәзрәт бик ихлас һәм актив дин эшлеклесе иде. Мәчетләр төзеде, татар зиратларын карап торды, яшьләрне тәрбияләде, аларны укырга кертте. Омск җәмгыяте өчен бу – бик зур югалту.

Кызганычка, пуля белән җәрәхәтләнгән гәүдәсе сугыш кырында ятып калган, һәм Омск өлкәсе мөселманнары үзенең остазы һәм укытучысы гәүдәсен туган җиренә тапшыра алмады», – дип язганнар Телеграм каналда.

Руслан хәзрәткә 53 яшь булган. Ул һава десантында хезмәт иткән, Әфган сугышында катнашкан булган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 октябрь 2022
    Исемсез
    Иннәә лиЛләәһи үә иннәә иләйһи раҗигуун.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100