Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә һәлак булган Фаилнең апасы: «Бер генә кочакларга рөхсәт итегез инде!»

Егет нәкъ 1 ел элек Украинадагы махсус хәрби операциягә киткән. Аның белән хушлашу мәрасименнән «Саба таңнары» видеорепортаж төшергән.

news_top_970_100
Махсус операциядә һәлак булган Фаилнең апасы: «Бер генә кочакларга рөхсәт итегез инде!»
Фото: © «Саба таңнары»

Украинадагы махсус хәрби операциядә гомере өзелгән Саба районы Түбән Утар авылы егете Фаил Галимуллинны туган авылына алып кайтып җирләделәр. Ул 25 сентябрь көнне Луганск Халык Республикасының Сватово шәһәрендә барган сугышларда һәлак була. Бу хакта «Саба таңнары» нда Фәнил Мәүлетов яза.

1981 елда туган Фаил әти-әнисен иртә югалткан. Әнисенең сеңлесе Альфира ханым төп кайгыртучысы булган. Абыйсы һәм сеңлесе бар.

Район газетасы язуынча, Фаил Галимуллинны авылдашлары тәртипле, «юк» дип әйтә белми торган, эшкә карусыз егет буларак белә. Элегрәк аучылык белән дә шөгыльләнгән. Узган елның сентябрендә хәрби комиссариаттан чакыру килгәч тә, бер күзе начар күрсә дә, бернинди сәбәп эзләми, өлешчә мобилизацияләнүчеләр сафына күчә. Тугызынчы ротада укчы була. Соңгы сулышына кадәр антына тугры кала. Операция зонасына китәр алдыннан аңа калырга тәкъдим итсәләр дә, «күршемнән калмыйм» дип җавап бирә, дип яза «Саба таңнары».

«Мин 9нчы ротаны яхшы беләм. Минем ике улым белән бер блиндажда тордылар. Фаил аларның кулында суынды. Андагы атамасы «Фома» иде. Дүртәү иделәр, хәзер өчәү калдылар. Аларга да авыр»,– дип сөйли хәрби операциядә катнашучы сабалыларга гуманитар ярдәм илтүдә зур булышлык күрсәтүче Җәмил Янгучин.

Фото: © «Саба таңнары»

Фаил Галимуллинны соңгы юлга озатырга район җитәкчеләре, авылдашлары, дуслары, сыйныфташлары җыелды. Җеназа намазын укыганнан соң, озатырга килгән дин әһеле, мәрхүмне зур тырышлыклар куеп Ростов шәһәреннән алып кайткан, озын ерак юлдан соң әле йоклап та алмаган хәрбине чакырды. «Бик авыр, мәшәкатьле булачак иде алып кайту да. Илнур дигән шушы егетебез – аны алып кайтуга бөтен көчен куеп, изге эш эшләгән егет», – дип, аңа рәхмәтләрен җиткерде.

Фото: © «Саба таңнары»

Илнур Яруллин – үзе дә Әфган сугышын кичкән егет. «Беренче тапкыр сугыш кырыннан мәет озатуым 1984 елда булды. Пандшер операциясендә һәлак булган сугышчан дустым Зиннатуллин Илфатны Баграмнан Саба районы Чулпыч авылына озаттым. Бу егетләрне дә миңа 2 сәгатьтән шалтыратып әйттеләр. «Шәмәрдәнгә якын авыл, Галиуллин Фәнил», – дип ишеттем. Шундук район башлыгына чыктым, эзләтә башладык. Аннары теге якта элемтә өзелде. Эләүне дәвам иттек, тикшерттек.

Ул полк – миңа чит полк түгел, анда гел барып йөрим. Ә Фаил булган бу 9нчы рота турында фильм да төшердем. Алар мине барысы да белә, анда барган саен 1-2 көн бергә блиндажда йоклап кайта идем. Соңгы вакытта аларны Змеевка дигән участокка күчерделәр. Ул – бик катлаулы участок. Ике Кишет егете дә шунда үлгән иде. (Арча районы Кишет авылында һәлак булган ике туган турында сүз бара – Интертат). "Туры тидерү" ысулы белән танкны һәм САУ(үзйөрешле артиллерия установкасы) шартлаттылар – "прилёт"лар (миналар, снарядлар килеп төшү) еш булып тора торган куркыныч участок.

Бу юлы егетләр аларның координаталарын тапшыручы дронга аталар, шул вакытта снаряд шартлап Фаил авыр яралана һәм урында һәлак була.

Якыннарын юатып, бер генә сүз әйтә алам: без аның гәүдәсен монда алып кайтып җиткерә алдык. 6 февральдә һәлак булган Валиуллин Фоат һәм Спиридонов Игорь исемле 2 егетебезне әле дә алып кайта алмыйбыз. Аларның рота командиры белән элемтәдә тора идем, ул да яраланып махсус операция зонасыннан алып чыгылган. Бүген анда әле 5 чакрым араны кереп булмый, миналанган, 90 процент очракта аннан исән чыгу икеле. Беренче мөмкинлек булуга аларнын да сакланган хәтле җәсәдләрен алып кайтырга тырышачакбыз», – дип уртаклашты күпне кичергән әфганчы Илнур. Сүзен тәмамлап, Илнур Фаилнең абыйсы, сеңлесе, тәрбияләп үстергән Альфира апасының кайгыларын уртаклашты, аларга күркәм сабырлыклар теләде.

«Саба таңнары»ның «ВКонтакте социаль» челтәрендәге сәхифәсеннән

Якыннарының авыр кайгысын уртаклашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров килгән иде.

«Бик авыр хәл. Арадагы иң яхшы егетләрне югалтып барабыз. Тынычлык өчен тырышу – ул безнең илне генә саклау түгел. Ишетеп-белеп торасыз, фашизм көннән-көн арта бара, аның киләчәге нәрсә буласын беләсез. Бөтен халкыбыз исеменнән, шәхсән үземнең исемемнән шундый егетләргә аерым рәхмәт. Арабыздан шундый егетләрне югалту беренче очрак түгел. Бөтен туганнары, якыннары, дусларына зур сабырлык телим. Без мондый егетләрне онытмыйбыз», – дип хушлашу сүзләрен җиткерде район башлыгы.

Фото: © «Саба таңнары»

«25 сентябрь көнне Сватово торак пунктында хәрби бурычын үтәгәндә, иптәшебез, рядовой Фаил Галимуллин һәлак булды. Ул Ватан чакыруын намус белән кабул иткән, башкалар артына качып йөрмәгән. Һәрвакыт чын ир-ат, лаеклы угыл, яхшы дус булган. Бүген барыбыз да якыннарының хәсрәтен уртаклашабыз, сезнең белән бергә кайгырабыз. Сезне ташламаячакбыз, гаиләгә кыенлыклар белән көрәштә ярдәм итәчәкбез. Фаил Галимуллин – Россия, Татарстан һәм Саба районы горурлыгы. Аның батырлыгы халык күңелендә калачак, кыюлык, геройлык үрнәге булып торачак. Батырларның даны мәңгелек!»– диде Андрей Никиташин һәм Фаил Галимуллинга үзе үлгәннән соң бирелгән «Батырлык» орденын аның әнисе урынына калган Альфира ханымга тапшырды.

Фото: © «Саба таңнары»

Улы кебек күргән туганыннан бик авыр аерылды Альфира ханым: «Бер генә кочакларга рөхсәт итегез инде!» – дип, япма белән төрелгән егетне кат-кат кочаклады, «Бәхил бул, җаным!» – дип, елый-елый, кат-кат кабатлады.

Фото: © «Саба таңнары»

Хәрбине соңгы юлга оркестр уйнавы астында озаттылар.

Махсус операция төгәлләнгәч, Фаил Галимуллин йортының түбәсен алыштырырга, мунча салырга хыялланган. Ротадагыларга, безнең авыл бик матур, кайткач, барыгызны да кунакка чакырам, дип әйтә торган булган. Болар барысы да тормышка ашмаган хыял булып калды.

Саба районының Түбән Утардан махсус хәрби операциядә 6 ир-егет катнаша.

Фото: © «Саба таңнары»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100