Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аңа тиңнәр юк иде...» – Махсус операциядә артист Алмаз Хуҗин һәлак булган

news_top_970_100
«Аңа тиңнәр юк иде...» – Махсус операциядә артист Алмаз Хуҗин һәлак булган
социаль челтәрләр

Бүген Башкортстанның Белорет районы Зөяк авылында махсус операциядә һәлак булган артист Алмаз Хуҗинны соңга юлга озатканнар. 43 яшьлек гармунчы махсус операциягә бу елның мартында үзе теләп киткән. Җәмәгать эшлеклесе Зәки Алибаевнын сүзләрен китереп, «Яшьлек» газетасы бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Алмаз Әсхәт улы Хуҗин... Соңгы айларда бу исем күпләрнең телендә булды. Гармунда уйнап төшкән видеоязмасын күргәч, Мостай Кәримнең Үлмәсбае искә төште.

Алмазның тормыш юлы бик катлаулы, авыр булды. Бала гына килеш ятим калуы, агалары гаиләсендә тәрбияләнүе, Г.Әлмөхәмәтов исемендәге музыкаль гимназия. Бу уку йорты Алмазга хыял канатлары куеп, алга өметләр уяткандыр. Чөнки гимназиядан соң ул З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтына «Курчак театры актеры» бүлегенә укырга керде. Барысын да үз көче, теләге белән башкарды. Һәр нәрсәгә иҗади карашы булган Алмазның таланты биредә тулысынча ачылды.

Соңыннан ул хәрби хезмәттә булды, белгечлеге буенча эшкә урнашты, гаилә корып, балалар үстерде. Барысы да ал да гөл кебек. Әйе, кебек. Тормышның һәр мәле Алмазга сынау арты сынау алып килгән. Моңлы хис-тойгыларын, шигырьләр язуын автоматка алыштыру аңа бер дә җиңел булмагандыр.

Хәзер барысы да артта. Алмаз илебез азатлыгы өчен гомерен бирде. Бүген Зөяктә аны соңгы юлга озаттык. Бәхил бул, батыр», – дигән Зәки Алибаев.

Фото: © https://arhangel.bashkortostan.ru/

Алмаз Хуҗин инде 4 июльдә үк һәлак булган. Хушлашу мәрасиме Алмаз Хуҗин махсус операциягә киткәнче эшләгән Архангел районында узган. Матәм чарасында Алмаз турында бик күп якты истәлекләр сөйләнде, дип хәбәр ителә администрация сайтында.

«Алмаз Хуҗин 18 елдан артык гомерен район мәдәният йортына багышлады. Районыбыз данын төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә яклый иде. Биредәге һәр кеше Алмазны тормыш сөючән кеше буларак белә. Бу – безнең барыбыз өчен дә бик зур югалту, моны кабул итүе бик авыр», – дип белдергән үз чыгышында район башлыгы Азамат Нарбуллин.

Фото: © https://arhangel.bashkortostan.ru/

«Алмазны без талантлы, иҗади кеше, хезмәттәшебез, искиткеч сценарист, режиссер-куючы, җырчы, гармунчы буларак истә калдырырбыз. Кайсы гына өлкәне алма – Алмазга тиңнәр юк иде», – дигән мәдәният йорты хезмәткәре Венер Монасыпов.

Уфа дәүләт мәдәният һәм сәнгат институты профессоры Земфира Хөсәенова Алмаз Хуҗинның таланты нәкъ менә Архангел районына кайткач ачылуын билгеләп үткән.

«Без бүген артистны соңгы юлга озатабыз, ә ул дәшми… Аның җыры өзелде... Без бүген аның төркемдәшләре белән бергә кайттык һәм Алмазның нинди булганлыгын искә төшердек. Йөзендә гел елмаю, һәрвакыт шаяртыр, үзе белән гел гармуны булыр иде. Безнең күңелләрдә ул шундый булып истә калачак. Ул алган белемнәрен дөрес итеп кулланды. Әмма аның чын таланты районга кайткач ачылды. Алмаз район турында матур сүзләр генә сөйли иде, үзенең тамашачысына рәхмәтле булды», – дигән ул.

Фото: © социаль челтәрләр

Төркемдәше, Башкорт дәүләт курчак театры директоры Альберт Имаметдинов сүзләренчә, Алмаз һәрвакыт чын дус, компаниянең җаны булган. «Җырлады да, биеде дә, гармунда да уйнады. Ул әлеге һөнәренә мине дә кызыктырды. Хәзер үзем дә әлеге музыка коралы белән кызыксынам», – дип сөйләгән ул.

Традиция буенча Алмаз Хуҗинны соңгы юлга алкышлар белән озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100