Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операция зонасыннан ялга кайткан егет өйләнде: «Өч көндә туйга әзерләндек»

Кичә төнге уннарда күрше егете шалтырата. «Күрше, бу үзебез өчен дә көтмәгәндә булды, әмма иртәгә язылышабыз, сине дә чакырабыз», - ди. «Киләм», - дидем. Илназ узган атнада гына махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтты.

news_top_970_100
Махсус операция зонасыннан ялга кайткан егет өйләнде: «Өч көндә туйга әзерләндек»
Гөлүзә Ибраһимова

Эштән «Казан» гаилә үзәгенә кадәр ике атлыйсы да, бер сикерәсе генә, шуңа беренче килеп бастым. Аннан кияү килде. Башта яшелле чуар хәрби формадан булырмы икән, дип уйлаган идем, юк икән. Кара костюм, ак күлмәк – классика. «Күрше, белсәң иде, өч көндә барысын да оештырдык, бераз дулкынланам», - ди. Дулкынлануның бер сәбәбе менә-менә «Әйе», дип әйтәсе булса, икенчесе – авылдан килүче әти-әниләренең соңгарак калу ихтималы иде. Авыл дигәндә Тәтеш районы Олы Тархан авылын күз уңында тотарга кирәк. Алар нәкъ тантана башланганда килеп өлгерде.

Бу көнне бөтен нәрсәнең туры килүе шаккаткыч булган.

«Мин үзем моны ничек атарга да белмим – могҗиза»

Дүшәмбе кич кенә «өйләнешәбез» дип карар кылганнар да, җомга көнне инде ЗАГС төбендә басып торалар. Соңыннан Тәтешкә бәйрәм итәргә кайтып киттеләр. Кәләш Эльвина үзе дә моны бер могҗиза урынына кабул иткән.

Беләсеңме,барысы да шундый уңайлы булды, мин әле дә ышанып бетә алмыйм. Сишәмбе көнне банкет залы, алып баручыны эзли башладык. Без теләгән зал да, алып баручы да буш булып чыкты.Макияж, прическа ясаучыларның да нәкъ миңа кирәкле вакытта урыннары бар иде. Бер көн алдан гына тортка заказ бирдек, анысы да әзер булды. Язылышу өчен дә бүгенге көнгә бер генә вакыт бар иде. Әлбәттә, безне чиратсыз да теркәгән булырлар иде, тик ул тантаналы рәвештә булмас иде, ә безгә «алтын зал» буш була, диделәр.

Бөтен кеше гаҗәпләнде, бер көн кала барысын да эшләп чыгып булмый, диләр. Була икән. Мин моны үзем ничек атарга да белмим – могҗиза, - дип сөйләде Эльвина, хәзер инде Баһавиева.

Аларның танышуына инде 10 елдан артык вакыт узган. Яшел Үзән районында Эльвинаның авылында танышкан булганнар. Илназ алар ягына дәү әнисе белән кунакка барган.

Бу инде 2012нче елларда ук булды. Без бергә клубка чыга идек, кунакка йөрештек. Ул вакытта бер-ике ай очрашып та йөрдек, тик соңыннан аерылышкан идек. Күпмедер вакыт узгач, Илназ армиядән кайткач, яңадан аралаша башладык. Башта «Вконтакте»да языштык, аннан очраша башладык. Мин социаль челтәргә үзем җырлаган бер видео керткән идем. Нинди җыр булгандыр инде, хәтерләмим, мәхәббәт турында булгандыр. «Бу миңамы?» - дип язып җибәрде. Мин: «Юк инде», - дидем. Ә ул очрашырга тәкъдим ясады, мин дә ризалаштым. Ел ярымнар тирәсе очрашып йөредек тә, никах укыттык. 2021 елның ноябрендә никахыбыз булды.

Аннан соң туйга да әзерләнә башладык. Ул вакытта, коронавирус сәбәпле, банкетлар үткәрергә ярамагач, ясамадык. Анда инде барысы да әзер иде диярлек, тик туй булмады. Күлмәкне дә алып куйган идем, менә бүгенге көнгә кадәр үз көнен көтте, - дип сөйләде Эльвина.

«Хатның азагында: «Мине күрәсең килсә, борылып кара», - дип язган»

Әйткәнемчә, Илназ узган атнада гына махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтты. Ноябрь аенда, беренчеләрдән булып киткән иде. Әниләр көне алдыннан Илназның әнисе – Лилия апа белән «Интертат»та әңгәмә дә чыккан иде. Борчылдылар. Ул элемтәгә чыкса, миңа да хәбәр биреп куялар иде. Авылда күрешкән саен да сөйләшү темасы бер булды. Көтә торгач, ул кайтасы көн дә килеп җитте. 24 май көнне Илназ авылга кайтты. Бу турыда Эльвинага әйтмәгән. Белгән кешеләр барысы да сер итеп тоткан. Берничә көн алдан аның белән бергә булган дус егете Казанга кайткан булган. Илназ аның аша хат җибәрдем, дигән.

Андагы эмоцияләрне белсәң! Мин шундый еладым. «Мин сиңа аның аша хат җибәрәм. Минем кайту вакыты – барысы да шунда язылган булачак», - диде. Беркөнне (Илназ икенче көнне үк Казанга килгән) эштән соң кич шул дусты белән күрешергә булдык. Ул гаиләсе белән килде, миңа хатны бирде. Тышында ук: «Бернигә дә бүленмичә, игътибар белән укы», - дигән. Укый башладым. Хисләре турында язган иде, үзенең хәлләре турында язган. Соңыннан: «Мине күрәсең килсә, борылып кара», - дип язган. «Ничек инде?» – дип борылсам, ул басып тора. Үз күземә үзем ышанмадым. Шундый эмоцияләр иде, берни аңламадым, еладым.

Беләсеңме, ул киткәннән соң беренче көннәрдә тынычландыра торган дарулар гына эчеп тордым. Аннан соң әкрен генә тынычлана башладым. Ул да шалтыраткалап торды, бик озакка югалып торганы булмады. Барыбер борчыла идем. Әкрен генә ияләндем кебек булды, тик күргәч бөтен эмоция чыкты, еладым да еладым.

Дөресен әйткәндә, үзгәреп кайтты. Кешегә мөнәсәбәте үзгәрде, яхшы якка үзгәрде, бик кадерләп кенә тора, - дип сөйләде әле генә ханым булган Эльвина.

«Анда бик тиз дуслашасың»

Илназ үзе: «Сюрприз ясыйсым килде һәм минем килеп чыкты. Елады, җаным», - дип елмайды.

«Монда бөтенләй икенче дөнья кебек, тик төннәрен йоклый алмыйм», - диде. Ялга алданрак кайткан дусты да язылышуга килгән иде. Алар шул «икенче дөнья»да танышканнар. Ул үзе Кама Тамагы егете икән. Ике дөньясын кушып шаяртып та куялар.

«Моннан киткәндә бер-беребезне белми идек. Без анда гына таныштык. Менә ял вакыты да бер үк вакытта булды диярлек. Анда бик тиз дуслашасың, – дип елмайды ул. – Сагындык, монда да сагынганнар, китәсе килми», – ди Илнар. Ул  6 июнь көнне китәчәк. 

«Тагын да авыр булыр инде»

Илназ 8 көнне кире китә. Илназның әнисе Лилия апа күз яшьләрен тыеп тора алмый. Әни кеше үзе бәйрәмдә булса да, күңеле, уйлары белән монда ук түгел. 

Шуны гына уйлыйм. Белмим, ничек җибәрербез. Беренче тапкыр киткәндә ул да без дә кая барасын белмибез, ә хәзер мин дә, ул да беләбез. Кайчан кайтачагын да белмибез. Тагын да авыр булыр инде, – дип уфтанды ана кеше.

Ничек каршы алдыгыз?

Гөлүзә, балаңны сугыштан ничек каршы аласыңны беркемгә дә белерлек булмасын. Өйдә табыннар әзерләдек. Туганнар, күршеләр – барыбыз да бергә каршы алдык. Исән-сау, бәхетле генә булсыннар, – дип теләде әни кеше.

Элвинаның әнисе Ильмира апа Вафина яшьләрен тоткарлап калырга тырышты.

Туйны озаграк көттерделәр шул. Аллага шөкер, бу көн килеп җитте. Әлбәттә, кыз кешенең туй күлмәге киясе килә. Үзебезнең дә аны ак күлмәктән күрәсе, шулай кияүгә бирәсе килә. Бәхетле булсыннар инде. Илназны бик яратабыз, бик рәхәт кеше. Беренче күргәч тә: «Безнең кияү булса ярар иде», - дип уйладым. Бик ачык, әйбәт егет. Бәхетләре гомерлек булсын. Илназ исән-сау кайсын инде, бер дә җибәрәсе килми, - дип сөйләде ул да. 

Эльвинаның дәү әнисе Гөлсара апа Зәйнуллина:

Минем ике оныгым бар. Бер оныгым кечерәк булса да, алданрак өйләнде. Хәзер инде зурысының туй көне килеп җитте. Ике ел элек никахлары булган иде. Оныкларның никахларын күрү бик зур шатлык. Бәхетле булуларын телибез. Бик әйбәт егет, алдагы көннәрдә дә мәрхәмәтле булсын. Бик борчылып тордык, көттек. Бер үк исән-сау булсын инде, башка балалар да исән-сау булсын, – дип сөйләде ул. 

«Әйе» дигәннәрен ишетеп, котлап, «ура» кычкырып, ярты сәгать эчендә егет белән кызны ир белән хатын итеп кайттык. Бәхетле булыгыз, Илназ һәм Эльвина! 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 6 июнь 2023
    Исемсез
    Шундый куннеле им киткеч Тарихнын башы башлана
  • 6 июнь 2023
    Исемсез
    Бик - бик бэхетле парлар булсыннар!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100