Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин теләкләрне ни өчен кат-кат кабатлау кирәклеген аңлата

news_top_970_100
Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин теләкләрне ни өчен кат-кат кабатлау кирәклеген аңлата
Фото: © "Татар-информ"

«Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин Аллаһтан гел яхшылык сорап теләк теләү, дога кылуның хикмәтен аңлатты.

Беркөнне сорау бирделәр: «Хәзрәт, намазда гел бер догаларны укыйбыз, ашап-эчкәннән соң да бер үк доганы укыйбыз, татарча теләк теләгәндә дә, гел бер үк әйберне кабатлыйбыз: җәннәт, бәрәкәт сорыйбыз. Бер үк әйберне чәйнәп тору нәрсәгә, берәр хикмәте бармы аның?» – дип.

Менә шушылай сорау бирүчегә: «Туган сәгатеңнән алып бүгенге сәгатькә кадәр гел сулыйсың бит, сулама, туйдырмыймы сине гел сулап тору?! Һәркөнне иртән су эчәсең – эчмә, бер үк су бит ул, көн дә бер үк икмәкне ашыйсың – ашама! Суга, ризыкка, һавага мохтаҗбыз, шуның кебек җаныбыз догага мохтаҗ. Әгәр кулыңны күтәреп, иман, ышану белән: «Раббым Аллаһ, гафу ит, изгелегемне кабул ит, тормышыма бәрәкәт бир, балаларымны хәвеф-хәтәрдән сакла», – дип әйтәсең икән, шушы һава сулаган кебек, су эчкән кебек буласың, шушы сүзләр аркылы тормышыңа бәрәкәт, хәзинә килә. Буш сүз түгел бит ул, матурлык өчен әйтелми!» – дип җавап бирдем.

Бу хакта ул бер мәҗлестә, табын артында сөйли. Алга таба Мәхмүт хәзрәт бер вакыйганы мисалга китерде.

Авылга бик дини бер кеше килгән. Кешеләргә вәгазь сөйләп йөрүче, дингә чакыручы кеше була. «Хәзрәтне кем хөрмәт итә, өйлә ашына чакыра?» – дип сорый. Авылның бер бае: «Әйдә, хәзрәт, мин ашка чакырам үзеңне», – ди. Бик дини кеше булмый, ләкин хәзрәтне өйлә ашына чакырырга уйлый. Ашап-эчкәннән соң, хәзрәт кулын күтәреп, дога кылганда, теге кеше кулын күтәреп дога кылмый икән. Кунакка чакыргач, хәзрәт хуҗага каты бәрелми инде. Ипләп кенә: «Ник дога кылмыйсыз, бәрәкәте була бит», – ди. Теге кеше: «Бер үк догалар, теләкләр инде, аны гел әйтеп тору нәрсәгә?» – дигән. Шунда бу сүзләрне үзенең кечкенә малае ишетеп алган да: «Әти, мин сиңа һәр көнне «хәерле иртә», «рәхмәт, әтием» дип әйтәм. Алай булгач, мин дә әйтеп тормыйм, бер тапкыр әйтеп куям да, шуның белән булды», – ди.

Ничек инде әйтмисең ул сүзләрне?! Хатын да иренә һәрвакыт рәхмәтен әйтә, ир дә хатынына рәхмәтен җиткерә. Ник кирәк бу сүзләр, дип тыелмыйбыз бит?! Аллаһы Тәгаләне искә төшереп, һәрвакыт «Әлхәмдүллилләһ» дип әйтү күңелгә рәхәтлек бирә! – дип, Мәхмүт хәзрәт һәрвакыт Аллаһка шөкер итеп, бәрәкәт сорап яшәргә өндәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100